Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юкмыш бабай малае (Внук бабая Небывая) – Хәсән Туфан


Читаем детскую классику! Сегодня предлагаем вам интереснейшую сказку Хасана Туфана "Внук бабая Небывая". Мы изложили текст в прозе, адаптировали его для наших читателей, записали аудио, перевели ключевые слова. Ну а в конце вас ждёт тест. Приятного прочтения!

Юкмыш бабай малае
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:47 0:00
йөкләү

Мин кечкенә генә бер малай. Бик борчак ашарга бик яратам. Шул борчак аркасында бик күп сәяхәт иттем. Теләсәгез, сезгә дә сөйлим. Борын-борын заманда (ул вакытта әле әти дә тумаган иде), бабай белән мин борчак чәчтек. Шуннан соң өйгә кайттык та, мич башына йокларга мендек. Бабай әле яшь иде, туксан сигездә генә. Шулай да аңа да ял кирәк. Без торганчы борчак та үсәргә тиеш иде.

Белмим, күпме йоклаганбыздыр, ике я дүрт көн узгандыр. Бервакыт кемдер ишек какты. Мин курыктым, тизрәк бабайны уяттым. Бабай миңа: "Куркак син, яңгыр ява урамда. Яңгырдан соң безнең борчак торна йомыркасы кадәр үсәчәк", – диде. Мин моңа бик шатландым. Торна йомыркасы кадәр борчакны әле беркемнең дә күргәне юктыр. Димәк, безнең уңыш бик уңачак! Аны беркем дә урламаса, әлбәттә...

***

Бер көнне бабай белән икәү иртүк тордык та инешкә төштек. Анда юындык та борчак бакчасына киттек. Бакчаны күргәч, бабай елап җибәрде. Ә минем күземнән бер яшь тә чыкмады. Нигә дисезме? Мин тугач та бик елак булганмын. Бөтен күз яшемне шунда елап бетергәнмен. Ә бабай менә нигә елады: безнең борчакны кемдер чүпләп бетергән.

Слова и выражения

  • борчак – горох
  • борчак чәчтек – посеяли горох
  • мич башына йокларга мендек – поднялись на печь спать
  • торна йомыркасы кадәр – размером с журавлиное яйцо
  • уңышздесь: урожай
  • инешкә төштек – спустились к ручью
  • елак – плакса
  • чүпләп бетергән – склевал

– Нинди карак булды икән монда? Намуссыз, явыз карак. Инде кышны ничек чыгарбыз? Нәрсә генә ашарбыз? – дип елады бабай. Ул елаганда, мин әрәмәлектә кемнедер күрдем. Ул миңа йодрык күрсәтә иде. Шуннан яхшырак карадым. Юк, йодрык түгел, ниндидер озын муенлы, нәзек аяклы әллә кем иде бу. Ул калган борчакны чүпләп йөри иде.

– Мин аны юньсез бер кеше дип уйладым. Борчак карагы торна икән бит, улым! – диде бабай. Бабай миңа торнаны ничек тотарга икәнен аңлатты.

– Калган борчакны без исертик һәм җиргә сибик. Торна, бәлки, исерер һәм оча алмас. Без аны шунда тотарбыз, – диде.

Бабай урманга колмак эзләргә китте. Ә миңа салам астына качарга кушты. Мин башта качып тордым. Тик торна шундый якын килде, аны тотуы бик җиңел иде. Мин сикереп чыктым да торнаны ботыннан эләктердем!

Торна мине өскә сөйри башлады! Ә мин аны җибәрергә теләмим, ныграк тотам. Кош мине бераз сөйрәде, аннан канатларын җәйде дә һавага күтәрелә башлады. Ә мин бит бик җиңел идем. Җил алып китмәсен дип тимер итекләр кия идем. Аякларым инде куакларга бәрелә башладылар... Шулай итеп мин туган илдән аерылдым.

Слова и выражения

  • Инде кышны ничек чыгарбыз? – Как же зиму переживём?
  • әрәмәлектә – в зарослях кустарника
  • йодрык күрсәтә – грозит кулаком
  • озын муенлы – с длинной шеей
  • кәкре аяклы – кривоногий
  • борчак карагы – вор гороха
  • колмак эзләргә – искать хмель
  • салам астына качарга кушты – велел спрятаться под солому
  • өскә сөйри башлады – начал тащить вверх
  • ныграк тотам – держу крепче
  • Җил алып китмәсен дип тимер итекләр кия идем. – Чтобы не унёс ветер, носил железные сапоги.
  • куакларга бәрелә башладылар – начали биться об кусты

***

Мин җирдәге тормышны уйлый-уйлый бардым. Бабайны сагындым. Ул урманнан кайтыр, мине эзләп йөрер. Минем кайда икәнне ничек белер инде ул? Бу дөньяга соңгы тапкыр каравымдыр, бәлки. Яхшылап карап калыйм дидем.

Минем күзем бик яхшы күрә. Шуңа мин бар нәрсәне дә яхшы күрдем. Әнә бер карт Шүрәле каенга менгән. Әнә бер бүре сыртына бер сарыкны салган. Әнә су буенда аю баласы балык тота. Тик балык кына эләкми.

Аста – урман да урман. Торна мине еракка, чит илгә алып китә, ахры... Ә мин ачудан аның ике аягын бау белән бәйләдем. Бездән көлмәсен өчен, борчак урлап йөрмәсен өчен дидем. Ә ул ярдәм сорап кычкыра башлады. Шунда ук торнаның дуслары килделәр һәм миңа һөҗүм итә башладылар, чалбар балакларымнан чеметтеләр. Мин алар белән сугышып тиргә батып беттем. Барысын да җиргә тибеп төшердем.

Шуннан миңа торна болай диде:

– Әйдә, энем, килешик. Син дә бит бабаңның акчасын урладың бүген. Әнә теге учыңда ул синең.

Торнаның бу сүзләре намусыма тиделәр. Мин аңа сул учымны күрсәттем:

– Кайда намусың? – дидем. – Юк бит миндә акча.

Торна:

– Беләм мин, – ди. – Ике кулыңны берьюлы күрсәт миңа, – ди.

Мин торнаның бу сүзләренә чыдый алмадым. Гомеремдә бер шырпы кабы да урлаганым юк минем. Алдакчы торна! Мондый яла ягарга нинди хакың бар синең?

– Менә, – дидем, – мә, кара. Кайда акча күрәсең?

Ике учымны ачтым да торнага күрсәттем. Әй киттем шуннан җиргә төшеп! Инде хәзер нишләргә?

Слова и выражения

  • соңгы тапкыр каравымдыр – в последний раз смотрю
  • сыртына бер сарыкны салган – положил на спину барана
  • аю баласы балык тота – медвежонок ловит рыбу
  • бау белән бәйләдем – привязал верёвкой
  • һөҗүм итә башладылар – начали нападать
  • чалбар балакларымнан чеметтеләр – щипали за брюки
  • тиргә батып беттем – вспотел
  • әнә теге учыңда – вон в той ладони
  • намусыма тиделәр – задели совесть
  • чыдый алмадым – не выдержал
  • бер шырпы кабы да урлаганым юк – ни одного спичечного коробка не крал
  • яла ягарга нинди хакың бар – какое есть право клеветать

***

Инде исән калмам дип уйлаган идем. Сазлыкка килеп төштем. Муеннан баттым, һич чыга алмыйм. Караңгы төште. Каршыма бүре килде. Ул минем янга килсә, ике колагымны да ашар иде. Мин хәйлә уйлый башладым. Мин бит бик башлы малай. Хәзер шуны кулланырга кирәк иде. Бүренең койрыгын тоттым да каты итеп сызгырдым. Бүре курыкты һәм чаба башлады. Шулай итеп мине дә сазлыктан чыгарды.

Шуннан соң бер чишмәгә төштем һәм әйбәтләп юындым. Суда җәен балыгы күрдем. Ничек җәенгә утырып диңгездә йөзгәнне, еллар буе бабайны, өйне эзләгәнемне сөйләмим инде. Кайда гына булмадым, ниләр генә күрмәдем мин. Аю малае белән җиләк ашап йөрдем. Пошый түти белән дә таныштым. Ите, белмим, тәмледерме, ә менә сөте искиткеч иде. Бүрене дә эшкә җиктем мин. Ул гына моны ошатмады: "Бу бит бүрене эксплуатацияләү", – диде.

… Менә шулай борчак яратам мин. Шул борчак яратуым аркасында күпме сәяхәт иттем. Өйгә кире кайта алсам, берәр язда я көздә сезгә дә сөйләрмен әле.

1940 ел

Слова и выражения

  • сазлыкка килеп төштем – упал в боллото
  • муеннан баттым – утонул по шею
  • хәйлә – хитрость
  • башлы малай – смышлёный мальчик
  • кулланырга кирәк иде – надо было использовать
  • сызгырдым – свистнул
  • җәен (балыгы) – сом
  • диңгездә йөзгәнне – плавание в море
  • пошый түти – лосиха
  • эшкә җиктем – запряг работой

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Юкмыш бабай малае

Тест: Юкмыш бабай малае

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG