Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рабит Батулла әкиятләре (сказки Рабита Батуллы)


Давайте почитаем татарские сказки известного писателя Рабита Батуллы. Мы выбрали 3 поучительные сказки, немного адаптировали текст для изучающих язык, записали красивое аудио. Перевод ключевых слов и фраз, тест прилагается.

Батулла әкиятләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:32 0:00
йөкләү

Ак песи, кара песи

Бер авылда яшәгән икән әби белән бабай. Аларның ике песие булган икән. Ул пескәйләрнең берсе ап-ак, берсе кап-кара икән. Ак песи Ак йомгак исемле, карасы Кара тун атлы. Әби ак песине алдына утырта һәм сөя ди:

– И-и, аппаккаем минем, и-и, йомшаккаем минем! – дип иркәли ди.

Ә бабай кара песине якын итә икән. Ястыкка яткыра һәм:

– И-и, Кара тункаем, – дип сөя икән.

Әби сөтне Ак йомгакка күбрәк сала икән. Кара песи моңа бик үпкәләгән. Бер көнне бабай песинең елаганын күргән.

– Һай, нигә елыйсың, Кара тункай? Кем тиде сиңа? – дип сораган ул.

– Мияу, мияу, – дигән кара песи, – әби мине сөйми, сөтне дә аз сала. Ә ак песигә күп итеп бирә.

– Елама, елама, балакаем. Әйдә, әби белән Ак йомгакны кызык итәбез, – дигән аңа бабай.

Бабай кара песине чоланга алып чыккан. Чолан идәнендәге табакта он бар икән. Бабай песи баласын онда аунаткан. Кап-кара песи ап-ак булган.

Бераздан әби кайткан. Ак песине күргән дә:

– И-и, аппаккаем минем, яңа сауган сөт белән сыйлыйм әле үзеңне, – дигән. Үзе дә белмичә песигә җылы сөт салган. Акка буялган кара песи рәхәтләнеп сөт эчкән.

Шулчак ак песи кайткан.

– И, Ходаем... – дигән әби,– күземә ике булып күренәсеңме, аппаккай?

– Ул ак песи түгел! Мин ак песи, – дигән кара песи. Пескәйләр сугыша башлаганнар. Сугышканда Ак йомгак белән Кара тун идәндәге табакны аударганнар. Табактагы су кара песи өстенә түгелгән дә онны юып төшергән.

– Эх, юньсез! – дип әби кара песине куып чыгарган.

Бер көнне әби авырган һәм урынга яткан. Песиләрне бабай ашата башлаган. Бабай яраткан кара песиенә сөтне күбрәк сала икән. Ак йомгак ач кала икән. Бабай өйдә булмаганда, ул әбигә әләкләгән.

– Бабай мине сөйми. Кара тунга сөтне күбрәк сала, – дигән.

– Елама, йомгаккаем! – дигән аңа әби. – Морҗадагы корымга буял. Син дә кара песи булырсың.

Ак песи елаудан туктаган һәм мич авызына сикергән. Андагы корымда аунаган. Шулай ак песи кап-кара песигә әверелгән.

Бераздан өйгә бабай кергән. Кара песине ул Кара тун дип уйлаган һәм:

– Кара тункаем, ак песи югында мин сине каймак белән сыйлыйм әле, дигән.

Ак йомгак исемле ак песи әнә шулай бик тәмләп каймак ашаган. Шул вакыт кара песи кайткан.

– Бабай! Бабай! Сине алдаганнар. Бу бит ак песи. Мияу! Мин бит синең кара пескәең. Нигә каймакны аңа ашатасың? – дип кычкырган.

Песиләр тагын сугыша башлаганнар. Бабай аларның икесен дә өйдән куып чыгарган. Ә урамда коеп яңгыр ява икән. Яңгыр кара песинең корымын юып төшергән. Бабай ак песине бик әрләгән.

Тиздән әби терелгән. Ул өйдәге хәлләрне ишетеп яткан икән. Әби белән бабай болай килешкәннәр. Әби кара песине үпкәләтмәскә, бабай ак песине үпкәләтмәскә тиеш дигәннәр. Шуннан соң әби ике песине дә тигез ярата башлаган. Ак йомгакка да, Кара тунга да сөтне бертигез бирә башлаган. Әби белән бабай, Ак йомгак белән Кара тун әле дә тату яшиләр ди.

Слова и выражения

  • ак йомгак – белый комок
  • кара тун – чёрная шкурка
  • алдына утырта һәм сөя – сажает на колени и ласкает
  • якын итә – более близок
  • ястыкка яткыра – кладёт на подушку
  • кызык итәбез – разыграем
  • чоланга алып чыккан – вынес в чулан
  • табакта он бар – в тазу есть мука
  • онда аунаткан – обвалял в муке
  • сөт белән сыйлыйм әле – угощу–ка молоком
  • күземә ике булып күренәсеңме – в глазах двоишься
  • табакны аударганнар – опрокинули таз
  • кара песи өстенә күмелгән дә онны юып төшергән – вылилась на чёрную кошку и смыла муку
  • юньсез – бестолковый
  • урынга яткан – слегла
  • әләкләгән – наябедничал
  • морҗадагы корымга буял – испачкайся в бане в золе
  • мич авызына сикергән – прыгнул в печь
  • каймак – сметана
  • алдаганнар – обманули
  • коеп яңгыр ява – льёт дождь
  • өйдәге хәлләрне – происходившее дома
  • болай килешкәннәр – договорились так
  • бертигез – одинаково
  • тату яшиләр – живут дружно

Озын телле кош

Әллә кайчан булган ди бу хәл. Кошлар һәрберсе үзләренә оя ясыйлар икән. Кызылтүш әрәмәлекләрдә яшәгән ди. Кычыткан чыпчыгы тигәнәк, кычыткан арасына оя ясаган. Тәкәрлекләр сазлы урыннарда оялаганнар. Карлыгач каралты-кура тирәсенә, бытбылдык иген басуы, урманда тормыш иткән. Аларның исемнәре я холыкларына, я төс-башларына карап бирелгән икән. Бары тик озын телле бер кошның гына исеме дә, оясы да булмаган.

Бер көнне кошлар бергә җыелганнар һәм шундый сүз куешканнар. Һәркем тапкан азыгын аландагы имән төбенә куярга тиеш булган. Шулай иткәннәр дә. Сандугач суалчаннарны, карлыгач чебен-черкиләрне аулаган, кычыткан чыпчыгы төрле бөҗәкләр алып кайткан.

Ләкин озын телле исемсез кош кына җим эзләргә бармаган.

– Фи! – дигән ул. – Бөтенесе дә баргач кызык түгел. Фи! Мин бармыйм.

Кошлар бер ни дәшмәгәннәр. Азык эзләргә киткәннәр. Бер көн үткән шулай, ике көн үткән. Озын тел көннәр буе йоклаган да йоклаган. Ә буш вакытын юкка сөйләп үткәрә икән.

Кошлар җыйган азыкларын ашый башлаганнар. Озын телгә дә бер корт чыккан. Ләкин озын телле кош бөҗәкнең башын гына тешләп караган һәм чәрелди башлаган:

– Фи! Тәмсез корт алып кайткансыз! Сез мине иң тәмле бөҗәк белән сыйлагыз, – дигән һәм бөҗәкне куаклар арасына ыргыткан.

Селкенчәк дигән кош түзмәгән.

– Иң тәмлесен үзең эзләп тап! – дип кычкырган. – Үзең табып ашасаң, бик тәмле була ул, – дигән.

Шуннан соң кошлар рәхмәтсез кошка бер бөҗәк тә бирмәгәннәр. Озын телле кош алар тапкан бөҗәкләрне эзләгән. Әмма таба алмаган. Кошлар аларны агач куышына яшергәннәр һәм таш белән каплаганнар.

Озак ач йөргәннән соң, кош ул урынны тапкан бит. Тапкан да ашамакчы булган. Ләкин ташны кузгата алмаган. Шуннан ул ​агач кайрысын чукый башлаган. Озак чукыган һәм агач кәүсәсендә тишек ясаган. Караса, агач корый башлаган. Кошлар озын телле кошны гаепләгәннәр.

– Синең ялкаулыгың аркасында без кортларны агачка яшердек. Хәзер алар агачны кимерәләр. Башка агачларга да таралганчы син аларны чукып бетерергә тиешсең.

Шуннан соң теге кош көне-төне агачтагы кортларны чукый башлаган. Хәзер аның ялкауланырга вакыты калмаган. Иртәдән кичкә кадәр тукылдаганы өчен аңа Тукран дип исем кушканнар.

Слова и выражения

  • кызылтүш – снегирь
  • әрәмәлек – заросли
  • кычыткан чыпчыгы – крапивник, зяблик
  • тигәнәк, кычыткан арасына оя ясаган – гнездился среди репейников, крапивы
  • тәкәрлек – пигалица, чибис
  • сазлы урыннарда оялаганнар – гнездились в болотистых местностях
  • карлыгач – ласточка
  • каралты-кура тирәсенә – около подворных построек
  • бытбылдык – куропатка
  • иген басуы, урманда тормыш иткән – жили в хлебном поле, лесу
  • холык – характер
  • төс–башларына – на внешность
  • сүз куешканнар – дали слово
  • аландагы имән төбенә – под дубом в поляне
  • сандугач суалчаннарны, карлыгач чебен-черкиләрне аулаган – соловьи охотились на червяков, ласточки – на мух и комаров
  • төрле бөҗәкләр – разные насекомые
  • җим эзләргә бармаган – не летал за кормом
  • юкка сөйләп үткәрә – проводит напрасно
  • чәрелди башлаган – начал пищать
  • агач куышы – дупло
  • агач кайрысы – кора дерева
  • агач кәүсәсе – ствол дерева
  • тукран – дятел

Ике маэмай

Мөбәрәкшаның ​салпы колаклы бик матур көчеге бар. Көчекнең кушаматы да үзенә туры килә – Салпы колак. Мөбәрәкша аңа көн саен сөт эчертә. Көчек чакыруга малай янына килә. Ул көчеккә таяк ыргыта, ә көчек алып килә. Бусагадагы башмакларны, итекләрне алып китә, әллә кая куя. Шулай итеп уйный. Кызык була Мөбәрәкшага.

– Аһ син, шаян маэмай! Кая куйдың башмагымны? – ди аның әнисе.

– Салпы колак! Салпы колак! Әнинең башмагын китер!

Салпы колак утыннар арасына керә дә ​сыңар башмакны алып чыга. Уйнаганда ул юри генә Мөбәракшаның кулын тешли.

Бер көнне әтисе Мөбәракшага уенчык эт алып кайтты. Уенчык эт гаҗәеп матур! Үзе чын эт кебек өрә, үзе йөри. Бик сөенде Мөбәракша. Яңа уенчык белән уйный-уйный малай Салпы колакны бөтенләй онытты. Хәзер Салпы колак белән уйнаучы да, аңа тәмле сөт эчертүче дә юк. Салпы колак ишегалында кечкенә хуҗасын көтеп йөри-йөри дә оясына кереп ята. Бик күңелсез булды Салпы колакка. Бер көн шулай узды, ике, өч көн үтте. Көчек елый башлады.

– Мин Мөбәрәкшага кирәк түгел икән. Мин үземә башка бер хуҗа эзлим. Ул оясын ташлады һәм урамга чыкты.

Икенче көнне малайның әнисе аннан сорады:

– Улым, Салпы колаккка сөт салдыңмы? – диде.

Мөбәрәкша ишегалдына сөт алып чыкты. Ә Салпы колак оясынннан чыкмады, малайны каршы алмады. Мөбаракша Салпы колакны эзләргә китте. Болынга барды, урманга керде. Ләкин югалган маэмаен таба алмады.

– Салпы колак! Салпы колак! Мин сине онытмадым! Кабат алай булмам. Кая киттең син? – диде. Көчек чыкмады.

Авылга кайтканда малай су буенда бәбкә саклаучы кызларны күрде. Алар янында аның көчеге дә утыра иде.

– Салпы колак! Салпы колак! – дип кычкырды Мөбәрәкша. Этен күрүенә ул бик шат иде.

Салпы колак та хуҗасының тавышына шатланды. Сикерә башлады. Кечкенә хуҗасын сагынган иде маэмай. Мөбаракшаның битен ялый, сөенеченнән чиный.

– Салпы колак, Салпы колак, – диде аңа малай, – әйдә өйгә кайтабыз. Мин бит сезнең икегезне дә яратам. Уенчыгымны да, сине дә. Хәзер өчәү уйнарбыз.

Салпы колак малай белән килешкән кебек өреп куйды.

Слова и выражения

  • салпы колаклы – вислоухий
  • чакыруга ​– здесь: на встречу
  • сыңар башмакны – вторую пару башмака
  • ишегалдында ​– во дворе
  • бәбкә саклаучы кызларны – девочек, пасущих гусят/утят
  • будто согласившись – ризалашкан сыман

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Батулла әкиятләре

Тест: Батулла әкиятләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG