Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдулла Алиш әкиятләре (Сказки Абдуллы Алиша)


На этой неделе мы решили прочитать самые известные сказки татарского классика Абдуллы Алиша. Текст адаптирован для изучающих татарский, к нему записана аудиосказки. Также прилагаем перевод ключевых фраз, а также тест.

Абдулла Алиш әкиятләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:53 0:00
йөкләү

Бал корты һәм шөпшә

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:

– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, – дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.

Күп тә үтмәгән, төрле яктан бөҗәкләр очып килгән. Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр.

– Менә дигән савыт, балны кара салып, – дигәннәр.

Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән.

– Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, – дигән.

Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә оча, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал ала, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә әшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән.

Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны кунакка чакырган:

– Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күрерсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, – дигән.

– Ярый, – дигән Бал корты, – ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, – дип, Шөпшәне үз өене алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән.

Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һәм аны бик-бик мактаган.

– Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? – дигән.

– Серемне әйтсәм әйтим, дустым бит син, – дигән Бал корты, – көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, – дигән.

Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунакка барыр вакыты да килеп җиткән.

Эштән кайтышлый Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән.

– Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып бераз ял итәсеңме? Әллә авырыйсыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, – дигән.

Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан.Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:

– Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, – ди икән

Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, ул аны ашап та бетергән. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.

Ярыш көне килеп җиткән.

Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп ярышка киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.

Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзе акмаган.

– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләгәннәр. Шуңа күрә, теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм, – дигән чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

Слова и выражения

  • зур ярыш үткәрергә – провести большие соревнования
  • төрле якка хәбәр дә салган – всех оповестил
  • бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр – насекомые не знали ни дня, ни ночи
  • борып җибәргән – отправил обратно
  • шөпшә – оса
  • бал корты – пчела
  • эшкә керешкәннәр – взялись за работу
  • беренчелекне алырга – взять первенство
  • матур күзәнәкләргә сала – кладёт в красивые ячейки
  • кояш кыздыра башлагач – когда солнце начинает печь
  • көннәрнең берендә – однажды
  • кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр – некоторые места надо починить
  • бүгенгә эш торып торсын – сегодня работа пусть подождёт
  • чалкан яткан – лёг на спину
  • күзләрен акайткан – выпучил глаза
  • мыекларын түбән салындырган – повесил усы
  • балавыздан эшләнгән – сделан из воска
  • аннан-моннан эшләнгән кәрәзен – так себе выполненную соту
  • күп көч куйганнар – много сил потратили
  • теләсә никадәр – сколько угодно
  • хурлыкка калганнар – опозорились

Чукмар белән Тукмар

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.

Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?" – дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукый, тукмары күгәрткәнче тукмый икән.

Бердән бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моңа ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?" – дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланганнар. Әби күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби килгәч, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килә дә:

– Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, – дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

– Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, – ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр алып киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине", – дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтчы, бүтән бер дә сугышмас идек", – ди икән.

"Ярый, – дигән әби, – алып кайтам. Әгәр тагын сугышсагыз, тотам да берегезне бөтенләй юк итәм", – дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган. Алар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән. Тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.

Слова и выражения

  • бертигез ярата – любит одинаково
  • чукый – клюёт
  • тукый – бьёт
  • Җимне миңа әзрәк бирде – Корма мне меньше дала
  • өлешемә кердең – мою долю ешь
  • күгәрткәнче – до синяков
  • әби күзләреннән югалгач – когда бабушка исчезла из поля зрения
  • әләкләүләреннән дә туйган – устала от ябедничества
  • култыгына кыстырган – взяла в подмышки
  • суярга алып китә – понесла варить из меня суп
  • күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле – как давно не видевшиеся родственники

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

У нас есть бонус для тех, кто дочитал до конца :) Предлагаем вашему вниманию мультфильм "Бал корты белән Шөпшә​" производства "Татармультфильм":

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Абдулла Алиш әкиятләре

Тест: Абдулла Алиш әкиятләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG