Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Евразия икътисади берлеге вәкилләренә федерализм хакында искә төшерде 


Фәрит Мөхәммәтшин

Төбәкләр чит илләр белән хезмәттәшлек итәргә хокуклы, диде парламент рәисе.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) вәкилләренә Русиядә федерализмны үстерергә кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта ул бүген Казанда узган Халыкара Евразия интеграциясе конгрессында чыгыш ясады.

"Төбәкләрнең тышкы икътисади хезмәттәшлек алып бару хокукы Русиянең 72нче мәддәсендә язылган. Безнең фикеребезчә, бу Русия федерализмының мөһим бер җиңүе. Төбәкләр дә, федераль үзәк тә дәүләтнең үсештә булуын тели. Дәүләтнең нигезе дотация һәм субвенцияләр алуда түгел, ә икътисадый үсеш алган, чит ил партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра алган төбәкләрдә. Бу Евразия киңлекләрендә дә уңышлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә", диде Мөхәммәтшин.

Шул уңайдан, Фәрит Мөхәммәтшин Евразия икътисади берлегенең төбәк штаб-квартирасын Казанда булдырырга кирәк дип белдерде.

10-11 июнь көннәрендә Казанда IX Евразия интеграциясенең халыкара конгрессы уза. Анда Әрмәнстан, Кыргызстан, Беларус, Казакъстан, Русия вәкилләре җыелды. Җыенда икътисадый мәсьәләләрдән алып, фән өлкәсенә кадәр хезмәттәшлек итү турында фикер алышалар.

Евразия икътисади берлеге 2015 елда төзелде. Анда Русия, Казакъстан, Беларус, Кыргызстан һәм Әрмәнстан дәүләт-әгъзасы булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG