Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Дудька каршы наркотиклар пропагандасы турында эш ачканнар


Юрий Дудь
Юрий Дудь

Блогерга 1,5 миллион сумга кадәр штраф яный.

Мәскәүнең Зюзинский район мәхкәмәсенә журналист Юрий Дудька каршы административ эш килгән. Аны интернетта "наркотик пропагандалауда" гаеплиләр. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтанып Медиазона яза.

Апрельдә "Имин интернет лигасы" мөдире Екатерина Мизулина Юрий Дудьның YouTube-каналына зарланып полиция мөрәҗәгать иткән. "Имин интернет лигасы" Дудь каналында рэпер Моргенштерн һәм блогер Ивангай белән әңгәмәләрдә наркотиклар пропагандасын тикшерүне сораган.

  • Полициядә мөрәҗәгать нигезендә административ эшне тикшерү башланды дигәннәр, ләкин нәтиҗәдә беркетмәнең кем исеменә язылганын белдермәгәннәр иде.
  • Юрий Дудьның "вДудь" каналына тугыз миллионнан артык кеше язылган. Ивангай һәм Моргенштерн белән булган интервьюлар барлыгы 46 миллион тапкыр каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG