Accessibility links

Кайнар хәбәр

SOTA журналисты Мәскәүдәге перфоманс эшендә хулиганлыкта шикләнелә 


Ника Самусик
Ника Самусик

Самусикка җиде елга кадәр төрмә яный.

Акцияләр уздыруы белән танылган активист Павел Крисевичның Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы перфомансыннан соң журналист Ника Самусикка карата хулиганлык кылуда гаеп белдерелде. Самусикка җиде елга кадәр төрмә яный. Бу хакта SOTA басмасының телеграм-каналы хәбәр итә.

11 июньдә Лубянкадагы ФСБ бинасы янында Гайсә пәйгамбәр кыяфәте белән танылган акционист Крисевичны буш корал белән ату чарасыннан соң тоткарлыйлар. Акционист ике тапкыр һавага, аннары үзенең башына ата. Рәссам сүзләренчә, перформанс сәяси тоткыннарга багышланды.

Самусик бу акцияне видеога төшерә. Аны Павел Крисевич белән бергә тоткарлыйлар. Полиция хезмәткәрләре журналист төшергән кадрларны алган. Самусикның хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, журналист акция турында белмәгән һәм анда катнашмаган.

Самусик белән Крисевичны Петровкада вакытлы изоляторга китергәннәр. Тоткарланучыларның иреген чикләү чарасын сайларга тиешле мәхкәмә утырышы якшәмбе, 13 июньдә узачак.

Ника Самусикка 19 яшь. Ул Петербур дәүләт университетының биология факультеты студенты. Журналист акционизм һәм заманча сәнгатькә багышланган "Пьятница" телеграм-каналын алып бара. Самусик - өченче төркем инвалид, хәзерге вакытта онкология чиренең ремиссия стадиясендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG