Стокһолмдагы дөнья проблемнарын өйрәнү институты (SIPRI) чыгарган хисапка күрә 2021 ел башына дөньяда атом-төш шартлаткычы йөртүче ракетлар 13 080 данә булган, бу бер ел элеккеге санга караганда 320 данәгә кимрәк (13 400). Бу корал тугыз дәүләтнеке – АКШ, Русия, Британия, Франция, Кытай, Һиндстан, Пакъстан, Израил һәм Төньяк Корея.
Шул ук вакытта, очыртырга әзер хәлдәге атом кораллары саны 3 720 данәдән 3 825 данәгә кадәр арткан. Шуларның ике меңгә якыны югары хәрби әзерлек хәлендә булган. Бу төр ракетларның күбесе Русия һәм АКШ коралы булып тора.
Атом-төш коралының гомуми күләмен киметү дәвам итсә дә, АКШ һәм Русия очыртырга әзерләп куелган ракетлар санын 2021 ел башына якынча 50шәр данәгә арттырган диелә.
SIPRI белдергәнчә, дөньядагы атом-төш коралының 90лап проценты Русия һәм АКШка туры килә. Бу илләрнең атом-төш ракетларын алыштыру, яңарту, заманчалаштыру өчен киң һәм кыйбатлы програмнары эшли, дип билгеләп уза хисап авторлары.
"Русия дә, АКШ та, күрәсең, илкүләм иминлек стратегияләрендә атом-төш коралына торган саен зуррак әһәмият бирәдер" дип белдергән SIPRIның коралсызлану, кораллануны контрольдә тоту һәм атом-төш коралы таралуын булдырмау бүлеге хезмәткәре Ханс Кристенсен.
Апрельдә SIPRI илләрнең 2020 елда хәрби чыгымнары турында хисап чыгарган иде. Ел нәтиҗәләре нигезендә АКШ, Кытай, Һиндстан, Русия һәм Британия бу максаттан 1,98 триллион доллар акча тоткан. Бу – дөньядагы барлык хәрби чыгымнарның 62 проценты. Русия хәрби чыгымнары белән 2020 елда дөньяда дүртенче урында диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!