Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев: русияләр Украинада җир сатып алырга маташса, ул җирләр тартып алынырга мөмкин


Украина икътисад министры русияләрнең илдә җирләр сатып алу омтылышлары күзәтелеп барылачак дип белдерде.

Русияләрнең Украинада җир сатып алуына юл куелмаячак, мондый омтылышлар күзәтеп барылачак, әгәр шундый очраклар була икән, ул җирләр тартып алынырга да мөмкин, дип белдерде Украинаның икътисад үсеше, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы министры Тарас Высоцкий. Ул моны "Дом" телеканалы эфирында әйтте.

"Үзләрен республика дип игълан иткән Луһански һәм Донецки төбәкләре, Кырым кешеләре, Русия ватандашлары Украинада җир сатып алу куркынычы бармы" дигән сорауга Высоцкий: "Канунда чикләүләр бар – агрессор һәм террорчылык оешмалары тарафыннан җир сатып алуны тыю бар" дип җавап бирде.

"Канунны урап узып, килешүләрне украиннар аркылы эшләргә маташулар булса – моны күзәтеп барачакбыз. Андый очрак булса, бу җирне тартып алу мөмкинлеге бар" диде министр.

Аның сүзләренчә, җир сатып алучының чыганаклары да катгый рәвештә контрольдә тотылачак. Түләү рәсми рәвештә банк хисаплары аша гына башкарылырга, салымнар түләнгән булырга тиеш. "Соңыннан бәйләнеш барлыгы табылса, дәүләт бу җирләрне конфискацияләргә хокуклы" диде Тарас Высоцкий.

Җир сатып алуы килешүләре реестрга кертеп барылачак, ул бөтен кеше өчен дә ачык булачак, кем һәм күпме сатып алганы күренеп торачак, диде ул.

Март ахырында Югары рада авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алуга мараторийны алды. Канунга ярашлы, 1 июльдән 2024 елга кадәр авыл хуҗалыгы җирләрен физик затлар гына, һәм бер кулга 100 һектардан да арттырмыйча сатып алырга мөмкин. 2024 елдан юридик затларга да мондый хокук бирелә, аларга 10 мең һектар җир сатып алырга рөхсәт ителәчәк. Дәүләт җирләрен хосусыйлаштыру тыела. Аннан алда Украина президентының җир эшләре вәкиле Роман Лещенко илдәге авыл хуҗалыгы җирләре русияләргә сатылмаячак дип белдергән иде.

2020 елның мартында Русия президенты Владимир Путин чит ил ватандашларына Кырым һәм Акъярның чикләре янында җирләр биләүне тыючы фәрман чыгарды. Аерым алганда, Ялта, Керич, Евпатория, Судактагы җирләргә карата тыю кертелде. Фәрман 2021 елның 20 мартында гамәлгә керде.

2020 елның апреленә булган мәгълүматка карый, президентның бу фәрманы 11,5 мең җир кишәрлегенә кагылган. Бу җирләрләрнең хуҗалары арасында 55 илнең ватандашы бар, аларның күпчелеге – Украина ватандашлары.

Кырым автоном республикасындагы Украина президенты вәкиллеге Путинның Кырым җирләре турында фәрманын "хәрби җинаять" дип атады.

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Путинның аннексияләнгән Кырымда җирләрне сатуны тыючы фәрманы кырымтатар халкы өчен "чираттагы фаҗига" булачак диде.

Европа берлеге Кырымда чит ил кешеләренә җир сатып алуны тыю канунын Русия тарафыннан халыкара хокук бозу дип бәяләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG