Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия Европа футбол беренчелегендә җиңде


Бу Европа беренчелегендә Италиянең икенче җиңүе, беренче тапкыр ил 1968 елда чемпион булган иде.

12 июльгә каршы төндә Европа футбол беренчелеге финалында Италия Англия такымын җиңеп, чемпион исемен яулады. Җиңүчене төп уен вакытында да, өстәмә вакытта да билгеләп булмады, ул пенальти вакытында гына ачыкланды.

Лондонның "Уэмбли" стадионында узган уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Матчның өченче минутында ук Англия уенчысы Люк Шоу көндәш капкасына гол кертте. Икенче таймда Италия футболчысы Леонардо Бонуччи да гол кертә алды. 15шәр минут дәвам иткән ике өстәмә тайм дәвамында яңа голлар кертеп булмады, пенальти билгеләнде.

Инглизләр такымыннан унбер метр ераклыктан капкага тупны Һарри Кейн белән Һарри Магуайр кертә алды. Маркус Решфорд тубы штангага эләкте, ә Джейдон Санчо белән Букайо Сака һөҗүмнәреннән капкачы яклады.

Италия такымыннан исә капкага тупларны Доменико Берарди, Бонуччи һәм Федерико Бернардески кертте. Андреа Белотти белән Жоржиньо аткан тупларны Англия голкиперы тота алды.

Италия җыелмасы Европа чемпионы булып икенче тапкыр танылды. Моңарчы шундый ук уңышка алар 1968 елда ирешкән иде. Ике тапкыр (2000 һәм 2012 елларда) ил икенче урын алды. Англия җыелмасы исә Евро беренчелегенең финалында беренче тапкыр уйнады.

Евро-2020 чемпионаты коронавирус пандемиясе аркасында бер елга күчерелгән иде. Аның исеме барыбер "2020" булып калды. Беренчелек 11 июньнән 11 июльгә кадәр Европаның 11 шәһәрендә узды: Рим, Будапешт, Бухарест, Глазго, Петербур, Амстердам, Мюнһен, Севилья, Копенгаген, Баку һәм Лондон.

Беренчелек коронавирусның янә җәелә бару вакытына туры килде. Аерым алганда беренчелекне Петербурда уздыру тәнкыйтьләнде, Русиядә июнь аеннан бирле пандемиянең өченче дулкыны бара дип санала, авыручылар саны кискен күтәрелде.

COVID-19 аркасында чемпионатта махсус чикләүләр булды. Ярышларны уздыручы шәһәрләр кемнәрне стадионга кертү турында үзләре хәл итте, ә җанатарларга матчлар алдыннан тест бирергә кирәк булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG