Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт үсеше өчен шәхес тәрбияләү өлкәсендә балаларга әсбаплар бик аз"


Ландыш Ибраһимова шакмаклары
Ландыш Ибраһимова шакмаклары

Татар хәрефләреннән сүзләр төзергә өйрәтүче шакмаклар хәзер генә чыга башлады. Аның авторы Ландыш Ибраһимова хисаплар язып утыручы түрәләрдән көтмәскә, татарларны үз-үзләрен кайгыртырга өнди.

Балаларга татар телен өйрәнергә һәм укырга ярдәм итә торган шакмаклар сатуга чыкты. Аларны Мөхәммәдия мәдрәсәсе галимәсе, татар һәм гарәп телләре укытучысы Ландыш Ибраһимова булдырган. Җыелмага 12 шакмак һәм 36 язулы рәсемнәр керә. Азатлыкка биргән әнгәмәсендә Ландыш, укытучы булып эшли башлагач, милләтебез, динебез үсеше өчен шәхесләр тәрбияләү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү өлкәсендә балалар өчен әсбапларның аз булуы бик нык ачык күренде дип сөйләде.

— Ландыш ханым, мондый шакмаклар ясау теләге ничек туды?

— Бу шакмаклар турында фикер минем башыма бер 4-5 ел элек килгән иде. Әмма ни өчендер аны кемдер эшли башлар кебек тоелды. Биш ел вакыт узса да, андый кеше табылмады, шундый әсбапны без әле дә кибетләрдә күрә алмыйбыз. Казан федераль университетында татар теле филологы белгечлеген алганнан соң, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ислам фәннәре курсларында укытучы булып эшләдем. Шушы эшләү дәверендә бик нык ачык күренде: милләтебез, динебез үсеше өчен шәхесләр тәрбияләү өлкәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әсбаплары бик аз. Бүгенге көндә алар бераз артып бара, ләкин берничә ел элек алар бик аз иде. Һәм менә шулай програмнар эшли торгач, балаларга дәресләр үткәрү өчен төрле кулланмалар эшләү белән, миңа шушы шакмаклар идеясы килде.

Шулай ук балалар өчен минем тагын бер проектым бар – "Ислам әлифбасы" ("Азбука ислама") дип атала. Бу проект кысаларында без мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп хәрефләрен һәм ислам фәннәре нигезләрен өйрәтү өчен 30 телетапшыру әзерләдек. Ул бүгенге көндә Youtube каналында куелып бара һәм шулай ук берара "Хозур" телеканалында да чыкты. Бу – балалар өчен эшләнгән икенче проектым.

Шакмаклар идеясы юктан гына килеп чыкмады. Бүгенге көндә мин Мөхәммәдия мәдрәсәсендә татар теле, татар әдәбияты һәм гарәп теле дәресләрен алып барам. Шулай ук Казан ислам университетында Көрьән дәресләре укытам. Киләчәктә гарәп хәрефләре белән дә шакмаклар чыгарырга ниятлим.

— Моңа кадәр дә балалар өчен хәрефле шакмаклар чыкканы бар. Мәсәлән, татарча "Зайцев шакмаклары" булды. Сез эшләгән шакмакларның үзенчәлеге нидә? Ул ниндидер авторлык алымнарына нигезләнәме?

Ландыш Ибраһимова
Ландыш Ибраһимова

— Бу шакмакларның төп үзенчәлеге – анда татар хәрефләре дә булуы. Бүгенге көндә, белүемчә, андый шакмаклар юк. Һәрхәлдә, мин андый шакмаклар таба алмадым. Үземнең бала чагымны искә төшерәм, минем шундый шакмаклар бар иде, әмма анда татар хәрефләре юк иде. Бу ниндидер автор методикасы түгел. Безнең җыелмада 12 шакмак. Һәр шакмакның алты ягына хәрефләр язылган, хәрефләрдә мин күбрәк татар хәрефләренә басым ясадым, татар сүзләрен җыяр өчен. Бала шушы шакмаклардагы хәрефләрдән сүзләр җыя, уен аша иҗекләр төзергә, укырга өйрәнә.

— Аны ничек таратырга ниятлисез?

— XХI гасырның зур бер плюсы – интернет челтәре. Бүгенге көндә без аларны Instagram сәхифәсе аша таратырга максат куябыз. Маркетплейслар бар. Бүгенге көндә без Казан Экспресс маркетплейсы белән эшлибез. Озон, Вайлберис дигән сату урыннары да бар. Офлайн кибетләрне дә онытырга ярамый. Бүгенге көнде татар шакмаклары берничә кибеткә куелган. Татар шакмакларын "Дуслар стори", "Ихлас", "Зәкәрия" кибетләрендә алып була.

— Сезнең шакмаклар балалар бакчаларына барып җитәрме?

— Бу шакмакларны балалар бакчаларына җиткерү – безнең максатларыбызның берсе. Алар үзләре дә безнең белән элемтәгә керә. Иң беренчеләрдән булып безнең шакмакларны "Ябалак" хосусый балалар бакчасы алып китте. Татар балалар бакчаларына җиткерү өчен бүгенге көндә эш алып барабыз, моның өчен рәсми хат язарга кирәк. Дәүләт рәсми кешеләре белән очрашу оештырырга кирәк.

Ландыш Ибраһимова шакмаклары
Ландыш Ибраһимова шакмаклары

— Шакмакларыгызның бәясе (бер җыелма – 2800 сум) кешегә артык кыйбат булып тоелмасмы?

— "Ашаган белми, тураган белә", ди татарлар. Әйе, әлбәттә, сатып алучыга ул зур булып тоелырга мөмкин, әмма мин, тураучы, эшләүче буларак, аның бәясен зур дип әйтә алмыйм. Беренчедән, материал сыйфатлы. Ул пластик, фанера түгел – бук дигән агачтан эшләнгән һәм эче куыш түгел. Мәсәлән, кайбер шакмакларны фанерадан, эчен куыш итеп ясыйлар. Без чыгарган шакмакларны я утка ташлап, я суга салып кына юкка чыгарырга була. Ягъни сыйфат беренче урында тора. Ул шакмакларны сез бер алып куясыз да, ул сезгә берничә буын балаларга да җитәргә мөмкин.

Икенчесе, никадәр генә Казанда, Татарстанда эшләтергә тырышсам да, тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы килеп чыкмады, Татарстанда эшләүчеләр белән уртак тел табып булмады. Шул сәбәпле без чит төбәккә чыгарга булдык. Чит төбәктән килгәч, бәягә юл чыгымнары да өстәлә.

Балаларның туган көннәрен зурлап үткәрәләр, тортлар ясыйлар, әмма торт ул туганнарны, дусларны җыеп бер ашарлык кына

Шакмаклар янында сүзтезмәләр белән карталар да бар. Алар да сыйфатлы, калын ламинация ясалган, аларны бала ерта алмаячак. Без типография тәкьдим иткән иң калын ламинатны сайладык, озакка җитсен дип ясадык. Без өч минутка гына чыдый торган уенчыклар заманында яшибез, бала алып кайтып 5-6 минут уйнаганнан соң ук ватыла торган уенчыклар бар. Минем җир йөзен, планетабызны тагын да чүп-чар белән тутырасы килми иде, шуңа күрә бер алып озак вакытка җитәрлек карталар, шакмаклар ясыйсы килде. Картада бизәкләрне дә рәссам ясады. Монда әле рәссамның да хезмәтен хисапларга кирәк.

Чын дөресен карасак, бүген балаларның туган көннәрен зурлап үткәрәләр, тортлар ясыйлар, әмма торт ул туганнарны, дусларны җыеп бер ашарлык кына – калория һәм эмоцияләрдән башка әйбер калдырмый дисәк тә була. Ә монда бер торт бәясенә шакмакларны, карталарны бер тапкыр алабыз да, алар балаларыбызны озак еллар шатландырып торачак, баш мие үсеше өчен дә файдалы булачак. Ул – күңел ачу гына түгел.

— Татарстан бай республика санала. Нигә менә мондый татарча уенчыкларны аерым шәхесләр чыгара, республика түгел?

— Әйе, Татарстан бик бай, акчалы республика. Милли татар брендларын күтәрүдә зур эш алып бара. Без күбебез барысын да дәүләт эшләргә тиеш дигән фикердә яшибез. Әйе, әлбәттә дәүләт эшләргә тиеш, ул үз халкын кайгыртырга тиеш, тик шулай да, уенчыклар ясау ул иҗат белән бәйле. Дәүләт урыннарында иҗади кешеләр бик утыра алмыйлардыр, алар хисап әзерли, документлар тутыра. Шулай дип аңлатырга буладыр бәлки.

Без – дәүләтнең халкы, аның нигезе, шуңа күрә аннан гел көтеп утыру дөрес түгел

Без – дәүләтнең халкы, аның нигезе, шуңа күрә аннан гел көтеп утыру дөрес түгел. Татар халкы "Еламаган балага имезлек каптырмыйлар", ди. Без үзебез кирәклеген күрсәткән вакытта, үзебез башлап йөргән вакытта гына, дәүләт тарафыннан ярдәм килсә, ул алга китәчәк.

Тарихны алып карасак та, XIX гасырларда татарлар гел үзләренә таянып эшләгән. Юнысовлар, Апанаевлар гел үзләре газет-журнал чыгарган, мәктәпләр ачкан, мәдрәсәләрне үз кулларында тоткан. Шәхси кешенең роле бик зур ул. Безнең арабызда Аллаһ Тагалә тарафыннан төрле сәләткә ия кешеләр бик күп. Балалар белән, олылар белән эшләргә һәм дәүләтне көтеп ятмыйча, шушы сәләтләребезне милләтебез, динебез файдасына тотарга насыйп булса иде.

— Ничек уйлыйсыз, балалары өйдә генә татарча сөйләшеп, телгә өйрәтеп буламы? Яисә татар телендә белем биргән балалар бакчалары, мәктәпләр кирәкме?

— Өйдә генә сөйләшү җитми. Өйдә без көндәлек эшләр турында сөйләшәбез, бик сирәкләр генә ниндидер фәлсәфи темаларны күтәрә. Шул сәбәпле татар телендә белем бирә торган балалар бакчалары, мәктәпләр кирәк. Тик алар замана белән бергә атларга тиеш. Ягъни татар телендә фикер йөртә торган бала урыс телен дә, инглиз телен дә, гарәп телен дә, төрек телен дә белсен. Татар теле ул нигез булып тора. Галимнәр дә дәлилләгәннәр, кеше туган телен белмәсә, аңа башка чит телләрне дә өйрәнү кыен. Шуңа күрә нигез буларак кеше туган телен яхшы белергә тиеш. Шул ук вакытта баланың кем белән аралашуы мөһим. Сүз дуслары турында бара, татарча аралашучы дуслары бар икән, бу баланың татар телен белүенә зур бер этәргеч булып тора.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG