Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда телләрне саклауга 200әр мең сумлык биш грант биреләчәк


Татар теле өйрәнү өчен өстәл уены

Бәйгене оештыру Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

Татарстан хөкүмәте республика телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән яңа грант булдырды. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

Грант елына биш тапкыр биреләчәк. Аның берсе 200 мең сум тәшкил итә. Акча өчен иҗтимагый оешмалар көрәшә алачак. Бәйгене оештыру Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

Грант өчен акчалар 2014-2022 елларга исәпләнгән Татарстанның дәүләт һәм халыклар телләре програмы кысаларында бүлеп биреләчәк. Министрлык комиссиясе актуаль һәм социаль әһәмиятле проектларны сайлап алачак диелә. Бәйгедә катнашучылар проектка кадрлар җәлеп итәргә, булачак төгәл нәтиҗәсен күрсәтергә, ачык булырга һәм башка таләпләргә туры килергә тиеш. Грант отучылар проект чыгымнарының 20 процентын бюджеттан тыш чыганаклардан капларга тиеш булачак.

Моңа кадәр Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылганы билгеле булды. Карарда 150 млн сум грантлар рәвешендә таратылачак диелә карарда. Шул исәптән 200 грантны Татарстан халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү эшчәнлеге өчен мәктәпләр һәм балалар бакчаларына бирергә ниятләнүе әйтелде.

Ел башында Татарстан Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына 10 млн сум грант бүлеп биргән иде.

27 июльдә Казан мэриясе игълан иткән "Үз телем" премиясе җиңүчеләренә 1 млн сумлык биш премия бирелде.

Узган ел ахырында Urban.tatar интернет радиосының iOS-кушымтасын эшләү өчен Татарстан яшьләр министрлыгы 200 мең сум грант биргән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG