Казанда татар рәссамы Әнвәр Сәйфетдинов рәсемнәре белән бизәлгән "Әнвәр Әлифбасы" дөнья күрде. Рәссам татар әлифбасындагы 39 хәрефә һәрбесенә бер сүз сайлап, шуларга рәсем ясаган. Рәсем янында текст та бар. Аны Казан авиация институты доценты Светлана Шәвәлиева язган.
Текстлар авторы Азатлыкка сөйләгәнчә, китап шәхси типографиядә рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның үз акчасына бастырылган. "Әлифба 2011 елда ук эшләнә башлаган иде, ниһаять, ун ел узгач, басылып чыкты," дип сөйләде Светлана Шәвәлиева.
Аның әйтүенчә, алар Әнвәр Сәйфетдинов белән ун ел элек танышкан.
"Әлифба чыгару уе аның ул вакытта ук бар иде. Ул Әлифбаны рәсемнәр рәвешендә чыгарырга теләде. Рәсемнәрне мин бик ошаттым. Иң мөһиме – текстлар зур булмаска тиеш, алар балаларга да, өлкәннәргә дә кызык булсын, шул ук вакытта татар халкының гореф-гадәтләре, тарихыннан кызык фактлар да керсен. Текстлар бу Әлифба өчен махсус язылган" дип сөйләде ул.
Китапта татар мәкальләре һәм әйтемнәре дә кергән. Кайберләре әдәби чыганакларда бик таралмаган, ә тормышта кулланылып килә. "Мәсәлән, минем әни гел әйтә иде: "Белмәгәннең беләге авыртмый", яки "Пыяла йорт хуҗасы күршесенә таш атмас". Бу әйтем "йорт" сүзенә туры килә" дип сөйләде Светлана Шәвәлиева.
2012 елда Мәрҗани Фонды Әнвәр Сәйфетдинов рәсемнәре белән Әлифба чыгарган булган, әмма анысына урысча текстлар гына кергән.
"Рәссам бу китап татар телендә чыгуын бик теләгән иде, шуңа ул аны үз акчасына булса да бастырды" ди Светлана Шәвәлиева.
Әлифба 1000 данә булып басылып чыккан. Ул татарча, урысча һәм инглизчә дөнья күрде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!