Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Теләнмәгән оешма" дип танылган"Проект" басмасы башка исемдә эшләячәк


Роман Баданин
Роман Баданин

"Проект"ның элеккеге мөхәррире мондый атаманың "ят агент" статусы хөрмәтенә сайлануын белдерде.

Русиядә "теләнмәгән оешма" буларак игълан ителгән "Проект" басмасы "Агентлык" ("Агентство") исеме белән эшли башлый. Бу хакта "The New York Times"ка Русиядә матбугат чараларына басым көчәюгә багышланган әңгәмәсендә басманың элеккеге баш мөхәррире Роман Баданин белдергән (Баданин "ят агент" медиа исемлегенә кертелгән).

"Берәр кайчан алар безне томалаячак. Һәм бу хәл соңрак түгел, минемчә, иртәрәк булачак", дигән журналист. Ул әлегә үзенең Калифорниядә булуын һәм мондый атаманың "ят агент" статусы хөрмәтенә сайлануын белдерде.

Июль уртасында Баш прокуратура Американың Project Media, Inc ширкәтен "теләнмәгән оешма" дип таныды. Журналист тикшеренүләре алып барган "Проект" басмасын да әлеге ширкәт белән бәйләделәр. Прокуратура фикеренчә, басма "Русия конституциясе нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра".

"Проект"ны "теләнмәгән оешма" дип игълан иткәннән соң, Роман Баданинны һәм берничә журналистны "ят агент" функцияләрен үтәүче массакүләм мәгълүмат чаралары реестрына керттеләр. Әлеге исемлеккә соңгы айда башка басмалар һәм журналистлар да керде.

Июль аенда "Медуза", The Insider, ә 20 августта "Дождь"телеканалы һәм "Важные истории" басмасы бу исемлеккә керде. "Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы да кертелде.

"Проект" Русия түрәләре турында тикшерүләр чыгара иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG