Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җенси тәрбия — ул бозыклык түгел, ә тормышта кирәкле белем"


Рузилә Якупова һәм Ләйсән Нурмөхәммәтова

Балалар һәм яшүсмерләргә җенси тәрбия җитмәү, шәхси чикләрне саклый белмәү, бу хакта ихлас әңгәмәләр булмау җәмгыятьтә аяныч нәтиҗәләргә китерә дип саный сексуаль белем бирү проекты авторлары Рузилә Якупова һәм Ләйсән Нурмөхәммәтова. "Без сексуаль белемнең оятсызлык һәм бозыклык түгел, ә кирәкле белем икәнен аңлатырга телибез" ди алар. Кызлар белән шушы четерекле темага сөйләштек.

Уфада яшәүче татар кызлары Рузилә Якупова һәм Ләйсән Нурмөхәммәтова белемнәре белән юристлар. Бу һөнәрдән тыш кызларны тагын иҗтимагый эшчәнлек берләштерә – алар үзләре җитәкләгән китап клубы кысаларында туган сексуаль белем бирү проектын алып баралар. Уфада һәм, гомумән, Русиядә яшьләр һәм яшүсмерләргә җенси тәрбия бирү урынлымы, хәзерге заманда җәмгыятьнең бу тыелган темага мөнәсәбәте үзгәрәме – кызлар белән шул хакта сөйләштек.

Рузилә: Иң башта безнең икебезне дә кешеләрнең инфекцияле авырулар һәм ниндидер психологик проблемнар өлкәсендәге наданлыгы темасы борчудан башларга кирәктер. Ягъни, кешеләр үзләре юлыккан күңелсезлекләрнең төбенә төшәргә тырышмый, сәламәтлеккә, беренче чиратта үз сәламәтлегенә җавапсыз карый.

Тикшерү эшләренең күбесе педофиллар турында икән

Безнең бер дустыбыз тикшерүче булып эшли иде, аның сөйләвенчә, тикшерү эшләренең күбесе педофиллар турында икән. Без Ләйсән белән ни өчен шулай килеп чыгуын психологик яктан өйрәнә башладык, балалар педофилга ничек каршылык күрсәтә ала – шул сорауга җавап табарга теләдек. Моңа каршы ничек көрәшеп була, кеше балага йогынты ясый алмасын өчен нинди ысуллар бар? Без бик зур материалга тап булдык, бу турыда бик күп өйрәнелгән һәм күп хезмәтләр язылган икән.

Безне Канададагы бер очрак тетрәндерде: гаиләдә ир, хатын һәм бала яши, бу гаиләдә җенес органнарын "печенье" дип атау гадәткә кергән була. Әтисе баланы көчләгәнен, җенси көчләү алымнарын кулланганын бала үзенең тәрбиячесенә сөйли, "әти минем печеньены ашый" дип аңлата. Әлбәттә, тәрбияче сүзнең нинди печенье турында баруын аңламый, "яхшы кызлар бүлешергә тиеш", ди, һәм көчләү дәвам итә. Мондый темалар, проблемнар, тарихлар бик күп. Соңрак без бу теманы ничек күтәрергә дип уйлаша башладык, тирә-юнебездәге кешеләр белән сөйләшергә булдык.

Без клубта китаплар турында гына түгел, актуаль социаль темаларга да сөйләшәбез

Безнең Уфада төрле проблемнар турында аралашырга мөмкинлек бирә торган китап клубы бар, без анда китаплар турында гына түгел, актуаль социаль темаларга да сөйләшәбез. Без китап клубындагы кызлар белән дә бу турыда сөйләштек: ник алай килеп чыга, ник кешеләр үзләренең сәламәтлегенә шулай җавапсыз карый? Болар барысы "Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү" исемле бер зур проектка әверелде, ягъни моңарчы һавада очып йөргән идея проектка формалашты, соңрак мин проект яздым һәм Ләйсәнгә җибәрдем, "Ләйсән, зинһар, кара, син ни уйлыйсың?", дип сорадым, чөнки кайсыдыр бер моментта икеләнә башладым – болар бит ачык әйберләр: үзеңне кайгыртырга, балаларны кайгыртырга кирәк, нәрсә ул СПИД, нәрсә ул ВИЧ һ.б.

Ләйсән: Әмма бөтен кеше өчен дә алай түгел булып чыкты. Без, әйтерсең, кузыда яшәгәнбез – кызыксынабыз, танышлар белән үзара бу темага сөйләшәбез, фикер алышабыз, безнең өчен бу ап-ачык әйберләр кебек; әмма гадәти аралашу түгәрәгеннән чыгып, башка кешеләр белән аралаша башлагач, бу аерымачык әйберләрнең алар өчен билгесез булуы ачыклана, бу турыда мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәклеген аңлыйсың.

"Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү" чарасы
"Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү" чарасы

Рузилә: Проект язылды, без аны краудфандинг платформасына элдек. Бу 2020 елның февраль башы иде. Акча җыю апрель азагына кадәр дәвам итте. Башта без дискуссия мәйданчыгы гына булдырырга теләгән идек, ягъни бу теманың Уфа өчен никадәр актуаль булуын, кешеләрнең бу темага карашын ачыкларга теләдек. Проектның максаты – соңыннан үзебезгә бу аспектларны тулырак яктырту өчен бәхәс мәйданчыгына белгечләрне чакыру, җәмгыятьтәге проблемнарны яңгырату иде.

— Сезнең эшегез нидән гыйбарәт? Минем аңлавымча, нигездә бу эш сезнең инстаграмда аша һәм иҗтимагый киңлекләрдә лекцияләр аша бара, шулаймы?

Безнең халык бу темада коточкыч белемсез, бу тема җәмгыятьтә абсолют тыю астында

— Әйе, телеграм, инстаграм һәм иҗтимагый мәйданчыкларда проблемлы темаларны даими рәвештә яктыртып торырга телибез. Быел майда уздырылган дискуссия безнең халыкның бу темада коточкыч белемсез булуын, теманың җәмгыятьтә абсолют тыю астында икәнен ачык күрсәтте. Барысы да бу эш белән шөгыльләнә, барысы да сексның уйламаган нәтиҗәләреннән зыян күрергә мөмкинлеген белә кебек, әмма кешеләр үзләрен кайгыртмый. Шуңа күрә без җәмәгать урыннарында аерым темаларга кирәкле белгечләрне чакырып очрашулар уздыруны да, телеграм һәм инстаграм аккаунтларын үстерүне дә дәвам итәчәкбез.

Русия җәмгыятенә секс турында ачыктан-ачык сөйләргә мөмкин икәнен кабул итү кыен һәм бу кысынкылык кайвакыт агрессиягә әверелә. Мондый сөйләшүләрне кабул итмәү белән еш очрашасызмы?

Ләйсән: Безнең агрессия очраткан юк, уңайсызланып көләргә тырышучыларны очраткан бар. Кешеләр белән ачык һәм җитди сөйләшергә җыенсаң, алар моны шаяруга, үзләре гадәтләнгән уңайлы яссылыкка күчерергә омтыла. Нәрсә шатландыра: пандемия аркасында офлайн чараны безгә бер елга күчерергә туры килде, бу ел эчендә без әлеге теманы өйрәнеп, үзебезнең каналларга күбрәк мәгълүмат чыгардык, ниндидер темалар күтәрдек, һәм кешеләр теманың җитдилеген аңлый башлый, ныграк ачыла.

Проект феминизм идеясен хуплыймы? Һәм бу татар-башкорт җәмгыяте өчен никадәр актуаль?

Феминизмның төп идеясе һәр җәмгыять өчен актуаль

Ләйсән: Феминизмның төп идеясен алсаң – ирләр һәм хатын-кызлар өчен тигез хокуклар, мәгълүматка, белем алуга, шулай ук җенси белем алуда бертөрле хокуклар – алар һәр җәмгыять өчен актуаль. Ахыр чиктә, бу ике җенес өчен дә әһәмиятле бит. Монда татар-башкорт-рус җәмгыятенә бүлү кирәкмидер.

Рузилә: Бу ниндидер стереотипмы, белмим. Мәсәлән, Уфада, безне күп кеше аңламасын мин беләм, ләкин безне адекват кабул иткән күп санлы кеше таптык. Ә менә мин секс, җенси белем, секска мөнәсәбәт, теманың тыелуы турында ачыктан-ачык постлар яза башлагач, "син феминисткамы?" дип язучылар булды. Мин бервакытта да бу темаларны үзара бәйләмәдем, әмма проблемлы темалар турында ачыктан-ачык сөйләргә омтылуымны кешеләр минем дөньяга карашымны күрсәтә дип кабул итә.

Ләйсән: Чөнки, минемчә, төшенчәләр алмашына. Кешеләр бөтен терминнарны бер өемгә өя.

Бездә өлкәннәр дә еш кына секс һәм физиология белән бәйле берәр нәрсә турында фикер алышырга оялалар. Мондый мәдәнияттә үскән кызларга ничек итеп уңайсызлык кичерүдән туктарга?

Рузилә: Мин үз тормышымдагы бер мисалны сөйли алам: мин хокук институтында юридик консультация бүлеге җитәкчесе булып эшләдем, һәм, әлбәттә, студентларым күп иде. Безнең дискуссия мәйданына бер студент кыз килде. Аның бу мәйданчыкта үзен бик начар хис иткәне күренеп тора иде: без биредә секста проблемнар, ир-атларның һәм хатын-кызларның йомыклыгы, кешеләрнең чикләнгәнлеге һәм үзара элемтә кора белмәве турында сөйләштек. Дискуссиядән соң бер ай узгач, ул бик озын хат язды: "Бирегә килеп, яшьтәшләремнең һәм танышларымның бу темага ачыктан-ачык сөйләшә алуын, үз куркулары һәм проблемнары белән уртаклашуын күрү мине үземә таба борылырга, үземне тыңларга, секска бәйле сорауларда үземә карата гадел булырга өйрәтте" дип язды ул – шуңа күрә безнең дискуссия мәйданчыгына килергә чакырам.

Ләйсән: Башта бит ниндидер мәгълүмати ресурсларны өйрәнергә, экспертларны укырга була. Укыганда, күп кеше тарихларын күрәсең, кыенсыну кими. Мин дә оялчан идем, әле хәзер дә оялчан булып калам, әмма бу темага сөйләшү кешенең теләсә кайсы әгъзасы турында сөйләшү кебек үк табигый икәнен аңлау юлын ничектер уздым бит.

"Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү" чарасы
"Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү" чарасы

— Сезнеңчә, феминитивлар мөһимме? Урыс телендә хәзер профессия атамаларын яңа трендка ияреп атау модада – авторка, режиссерка, ә татар һәм башкорт телендә ничегрәк?

Ләйсән: Минем яраткан темам. Татар телендә феминитивларның һәрвакыт булуын беләбез: табиб-табибә, шагыйрь-шагыйрә. Мин татарларның һәрчак бөтен планетада алдынгы булуы белән бик горурланам. Моның рус теленә таралуына килгәндә, минем һөнәремне ничек атаулары минем үземә мөһим түгел. Әмма заманча тормыш тәртибен яктыртканда бу трендның актуальлеген аңлыйм: мәсәлән, "кеше" яисә "пожарный" дигәндә без ир кешене күз алдына китерәбез, әмма бу бит һәрвакыт алай түгел. Шуңа күрә мөһим дип саныйм. Телдәге теләсә нинди үзгәрешләр каршылыкка очрый. Хәзер гадәти булган кайбер сүзләр, мәсәлән, Пушкин заманында бозыклык яки тупаслык дип бәяләнгән, ул чорда аларның кирәге булмаган. Тел – һәрвакыт хәрәкәттәге конструкция, безгә ошаса да, ошамаса да, ул һәрвакыт үзгәрешләр кичерә. Феминитивларны үзем дә кайчак кулланам.​

— Русия шартларында җенси тәрбия белән ата-аналарга шөгыльләнергә туры килә, ә бу мәктәптә кебек нәтиҗәле була алмый, чөнки бала белән секс турында ата-ана позициясеннән сөйләшү катлаулырак. Сез моны ничек үзгәртергә кирәк дип саныйсыз?

Рузилә: Без дискуссия мәйданчыгында "комплекслы җенси тәрбия" төшенчәсе турында фикер алышкан идек. ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән документ бар, ул мәктәпкәчә яшьтән мәктәп бетергәнче бала белергә тиешле сексуаль белем хакында. Һәр этапта бала ни белергә тиешлеге турында язылган: ике яшьтән өч яшькә кадәр, биш яшькә кадәр, мәсәлән, "эчке кием кагыйдәсе": бернинди чит кеше дә баланың эчке киеменә кагылырга тиеш түгел. Бу яктан без комплекслы белем бирү яклы. ​

Ләйсән: Ата-ана белән мәгариф системы бергәләп эшләргә тиеш. Ата-ана барыбер бу сораудан читтә кала алмый, туганнан алып, бала гомеренең күпчелек өлешендә алар янәшә бара, һәм безнең өчен ата-ана – тормыштагы иң зур авторитет, шуңа күрә беренче сөйләшү әти-әни белән булырга тиеш дип уйлыйм.

Бала үзе өйрәнер әле, яки башка кеше аңлатыр дип уйлау – үзеңнең җаваплылыгыңны башкаларга аудару

Бала үзе өйрәнер әле, яки башка кеше аңлатыр дип уйлау – үзеңнең туры җаваплылыгыңны башкаларга аудару. Чөнки бала әти-әнинең бу темадан оялуын, йомылуын сизсә, аның уена тыелган, начар, оят әйбер бар дип сеңеп калачак. Балаларга моның сәламәтлек мәсьәләсе икәнен җиткерергә кирәк. Фәнни тикшеренүләргә күрә, җенес әгъзаларының дөрес аталышын, урнашу һәм эшләү тәртибенең схематик төзелешен белгән балалар табибларга кайда ни тоюын конкретрак аңлата ала, ягъни аларга тулырак медик ярдәм күрсәтелә дигән сүз.

Педофиллар темасына кайтсак, Европа төрмәләрендә уздырылган тикшеренүләр барышында педофиллар арасында сорашу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әгәр бала "пенис" яки "вульва" кебек сүзләрне белсә, педофиллар аларга якын килмәскә, элемтәгә кермәскә тырыша – димәк, бала "эчке кием кагыйдәсе"н белә, чит кеше җенси зоналарга кагылса, бала ниндидер ялгыш әйбер эшләнүен аңлый. Әгәр бу төшенчәләрне белә икән, димәк, ул ата-аналары белән бу темага ачыктан-ачык сөйләшә, һәм педофиллык гамәлләре турында да сөйләячәге аерымачык. Ягъни ул яшереп калдырмаячак, педофил да җәзасыз калмаячак. Шуңа күрә ата-ананың да, дәүләтнең дә җенси белем бирүдә катнашуы кирәк.​

— Балалар җенес әгъзалары һәм сексуаль тормыш нечкәлекләре турында ничә яшьтә белергә тиеш?

Ләйсән: Кызыксыну уяну белән: үзенең гәүдәсен өйрәнә, сораулар бирә башлау белән. Тулысынча тәфсилләп аңлату мәҗбүри түгел, бала аңлый торган төшенчәләр белән нинди әгъза икәнен, кешегә (балага) ни өчен бирелгәнен аңлатырга була.

Рузилә: Безнең дискуссия мәйданчыгында бер башлангыч сыйныф укытучысы, мин беренче чиратта баланың үзенең кызыксыну дәрәҗәсенә карап аңлатам, ата-аналарга да шулай итәргә киңәш итәм: бу тема белән бөтенләй кызыксынмаган балалар бар, кече яшьтән үк сорау бирә башлаучылар бар, дип сөйләде.​

— Сексуаль агартуга, балалар һәм яшүсмерләрдән бигрәк, күп кенә өлкәннәр үзләре дә мохтаҗ. Бу, мәсәлән, секс турында ачык сөйләү кабул ителмәгән җәмгыятьтә, маргиналь тирәлектә тәрбия алган кешеләр; контрацепция турындагы мәгълүматны беркайдан да ала алмаган – җенси яктан иминлек турында инде әйтеп тә торасы юк; комплекслары һәм психологик яралары сексуаль тормышларын канәгатьләнерлек итеп алып барырга мөмкинлек бирми торган өлкәннәр. Әгәр сезнең якыннарыгыз арасында мондый мәгълүматка мохтаҗ кеше булса, нишләргә?

Рузилә: Мин беренче чиратта җенси тәрбия турындагы бөтен ресурсларны җибәрәчәкмен, социаль челтәрләрдә җенси агарту белән шөгыльләнүче блогерларның үзем урынлы дип тапканнарын. Без кешенең башында ни булуын белмибез һәм аның гамәлләрен гоманлый алмыйбыз, кешенең мәгълүмат куллану мөмкинлеге булсын өчен файдалы ресурслар белән тәэмин итәргә була.

Ләйсән: Әгәр аның ихтыяҗы булса. Чөнки кешегә игелек китерү дә һәрвакытта да урынлы түгел. "Синең сексуаль белемең белән проблемнар бар, сиңа менә бу китапны укырга кирәк", дисәң, ул аны аңламаячак.​

— Netflix платформасында "Половое воспитание" фильмы чыкты: кайсы җире ошады, кайсы җире безнең менталитетка килешми? Бу аккаунтны булдыруга әллә шушы фильм илһамландырдымы?

Ләйсән: Фильм соңрак чыкты кебек. Безне ул илһамландырмады. Нәрсә ошады? Яшүсмерләрнең җенси тәрбия темасында белемсезлеге ничек яктыртылуы ошады – икенче сезонның беренче сериясендә кемдер нидер йоктырды һәм бөтен мәктәп ниндидер җенси инфекцияне йоктырмас өчен йөгерешә.

Рузилә: Сериалның беренче сериясе 2020 елның 11 гыйнварында чыккан. Без параллель башлаганбыз. Менталитетка килгәндә, монда сүз менталитет турында да түгелдер: яңа мәгълүматны кабул итәргә әзер кешеләр бар, ниндидер мәдәни тәрбия, социаль элемтәләр йогынтысы аркасында кабул итә алмаучылар бар.​

— Сезне тулысынча кызлар проекты дияргә була: авторы – кыз, оештыручылар нигездә кызлар. Ә егетләргә җенси тәрбия турында белем бирү кирәкме?

Безнең җенси тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыксындыра

Рузилә: Бу бөтен кешегә дә кирәк. Безнең проект тыштан кызлар проекты кебек күренә. Әмма проект өчен акча җыйганда 50/50 килде: безгә кызлар да, егетләр дә булышты. Безнең җенси тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыксындыра. Без проектка реакция җыйганда, танышларыбыз арасында "бу минем өчен кирәк иде", диюче егет булды. Һәм безнең проектта сексуаль мәсьәләләрдә белеме җитмәвен танырга курыкмаучы егетләр дә артыр дип ышанам. Безнең спикерларның берсе ир-егет иде, тамашачылар арасында да егетләр бар иде, алар безне бик хуплады.​

— Көнбатышта балаларга җенси мөнәсәбәтләр темасын мәктәптә үк өйрәтә башлыйлар, Русиядә дә шулай булырга тиеш дип саныйсызмы? Федераль стандарт нигезендә укыту мөмкин дип уйлыйсызмы?

Рузилә: Бу яктан ВЦИОМ да, Левада да ата-аналар арасында аларның мәктәптә мондый тәрбиягә әзерлеге турында бик күп сораштырулар уздырды. Әлегә бу тема һаман да бәхәсле булып кала: кайбер елны мәктәптә өйрәтү яклылар күбрәк, икенче елны әзрәк. Хәзергә безнең бурыч – бу темага сөйләшү, безне ишетергә әзер кешеләргә теманың кирәклеген җиткерү. Минем тоемлавымча, безнең җәмгыять, аеруча Уфада, моңа әзер түгел. Без бит бу мәсьәләгә барыбер Уфа, Башкортстан республикасы призмасыннан бәялибез, без икебез дә Борайдан, аеруча үзебезнең Борай җирлеге күзлегеннән карасак, районда бу темага негатив караячаклар.

Ләйсән: Миңа Уфаның кайсыдыр бер мәктәбендә укыган кешеләрнең сөйләгәне ошады: кайчандыр берничә буын дәвамында бер ширкәт ниндидер акция кысаларында презервативлар, брошюралар алып килеп, аңлату эшләре алып бара торган булган. Кешеләр бу акция-дәресләр барышында күп файдалы мәгълүмат алуларын, кайдан мәгълүмат эзләргә кирәклеген хәтердә калдыруларын позитив тәҗрибә итеп искә ала.​

— Җенси агарту дәресләрен федераль стандартларга кертү турында түрәләр белән сөйләшкәнегез бармы?

Рузилә: Дискуссия мәйданчыгына без принципиаль рәвештә дәүләт структураларын чакырмаска тырыштык. Аңлатам: безгә беренче чиратта кешеләр бу сорау белән кызыксынамы-юкмы икәнен ачыклау мөһим иде. Чөнки дәүләт оешмасына барганчы, ниндидер сораштыру нәтиҗәләрен, мәгълүмат тупларга, ниндидер йомгак ясарга һәм аларны диалогка чакырырга кирәктер. Киләчәктә дискуссия мәйданчыгында дәүләт вәкилләре белән дә аралашырбыз дип ышанам. Уфада моның эффекты булырмы, белмим, чөнки стандартлар бит федераль үзәктән төшә. Сөйләшкәнебез, мөрәҗәгать иткәнебез, хатлар язганыбыз, ягъни берничек тә аралашканыбыз юк, ә мәктәптә мондый лекцияләр уздыру тыелган.​

— Мөселманнар бу теманы күтәрүне тәнкыйтькә тота, алар белән тарткалашулар булганы юкмы?

Җенси белем – ул сәламәтлек һәм иминлек турында, бу бер дингә дә каршы килми

Рузилә: Без әлегә үзебезнең тәҗрибәдән, проектта булган мисалдан чыгып җавап бирә алабыз. Иң гаҗәбе – мондый конфликтлар булмады, юкса мин көткән идем. Безнең дискуссияле очрашуга яулык япкан кыз килгән иде, ул каян мәгълүмат табарга, нинди китаплар укырга дип кызыксынды, сораулар бирде, диндәшләренә җенси тәрбия бирү белән шөгыльләнергә теләвен белдерде. "Күп кенә кызлар кияүгә иртә чыга, үзләренең сәламәтлеген, физиологиясен аңлап бетерми, ирләре белән үзләрен ничек тотарга белми", дип бүлеште. Ул җенси тәрбия кирәк, дип чыгыш ясады. Без моңа бик шат.​

Ләйсән: Ни әйтсәң дә, җенси белем – ул сәламәтлек һәм иминлек турында, акыл белән уйлап карасаң, бу бер дингә дә каршы килми. Шуңа күрә без бу яктан каршылыкка сәбәп күрмибез.​

— Русиялеләрнең күбесе балаларга җенси тәрбия кирәкми дип саный, ягъни "Секс — табигый шөгыль. Үз вакыты белән өйрәнер" диләр. Килешәсезме?

Ләйсән: Әйе, әлбәттә, өйрәнәләр. Әмма үз хаталары хакына бит. Соң булырга да мөмкин. Сексның шундый нәтиҗәләре дә була бит: авырулар, көтмәгәндә теләмичә балага узу. Бала ике партнер да әзер чагында гына туарга тиеш. Алдан әзер булып торуның ни зыяны бар? Рульгә утырыр алдыннан, без бит кагыйдәләрне өйрәнәбез, беренче көнне үк каршы юлга чыкмыйбыз.​

Рузилә: Бик дөрес әйттең, өстәр әйбер дә юк.​

* * *

Уфа китап клубы — BOOK CLUB UFA очрашуларында катнашучылар бергәләп китап укыганнан соң китап турында фикер алышалар, үз фикерләре һәм хисләре белән уртаклашалар. Клубта 18 яшьтән башлап теләсә кем катнаша ала, бердәнбер критерий — әдәбият белән кызыксыну.​

Китаплар призмасы аша сексуаль белем бирү проекты — BOOK CLUB UFA китап клубының проект җимеше. Оештыручылар җенси тәрбия юклыгы, шәхси чикләрне саклау хисен тәрбияләмәү, бу хакта ихлас сөйләшүләр җитмәү җәмгыять чишә алмаган аяныч нәтиҗәләргә китерә дип саный. Проект авторлары сексуаль белемнең оятсызлык һәм бозыклык түгел, ә белем һәм аң билгесе булуын исбатларга тели.

Эчке кием кагыйдәсе (инглизчә аббревиатурасы PANTS):

P (Privates are private) — тәннең интим өлешләре бары тик балага гына карый дигәнне аңлата. Эчке кием астында тәнгә бары тик әти-әни һәм табиб кына карый һәм кагыла ала.

А (Always remember your body belongs to you) — синең гәүдәң бары тик синеке генә икәнен һәм бүтән берәүнең дә аның белән нидер эшләргә хакы юклыгын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әгәр дә кемдер нидер эшләргә тырышса, бала үзе ышана торган өлкән кешегә сөйләргә тиеш.

N (No means no) — "Юк" тыюны аңлата. Әгәр бу аның шәхси чикләрен боза икән, бала иң якын кешесенең кочаклавыннан баш тартырга мөмкин. Балада "юк" дип әйткәне өчен гаеп хисе тудырмагыз. Юкса, кемдер кинәт кенә аның чикләрен бәреп керсә, балага аны кире кагуы катлаулы булачак.

Т (Talk about secrets that upset you) — үзеңне борчыган серләр белән уртаклаш. Еш кына серләр җинаятьченең иң төп коралы булып тора. "Бу безнең кечкенә серебез" дигән фразалар баланың артык борчылуына яки бу хакта өлкәннәргә сөйләүдән куркуга китерә. Балага яхшы һәм начар серләр барлыгын аңлатыгыз. Начар серләр — өлкән кеше ниндидер күңелсезлек эшләгәндә һәм аларны "кечкенә сер" дип атаганда була. Моның турында өлкәннәргә һәрвакыт сөйләп торырга кирәк.

S (Speak up, someone can help) — нидер борчыса, дөресен сөйләргә. Әти-әнисе һәм якыннары начар серләр белән уртаклашкан өчен аны ачуланмаячакларын бала төгәл белергә тиеш. Балага мәктәптә — укытучыга, яки бакчада тәрбиячегә серен ышанып тапшыра алуын аңлатырга кирәк. Якыннары үзләре киңәш иткән бу кешеләрнең ярдәм итәчәген гарантияләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG