Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең киләчәген корылтайда хәл итү кирәк"


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы һәм төбәк тарихын өйрәнүче Фәүзия Бәйрәмова Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчелеге мәсьәләсен Казанда корылтай уздырып хәл итәргә кирәк дип саный.

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең Омскида узган VI форумы оешма җитәкчелегендә каршылыклар булуын күрсәтте. Оешма җитәкчесе Камил Әбләзов анда катнашмады. Аның ике урынбасары, тарихчылар Альберт Борһанов һәм Дамир Исхаков арасында алга таба эшне ничек оештыру, җәмгыятьнең шурасына яңа әгъзалар кертү мәсьәләсендә каты бәхәс чыкты. Узган атнада бу форум турында аларның икесенең дә карашын җиткергән идек. Әлеге җыен һәм Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең эше турында төбәк тарихын өйрәнүче, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да Азатлыкка үз фикерләрен әйтте.

— Фәүзия ханым, форум эшен ничек бәялисез?

— Бу форум бик каршылыклы шартларда узды. Башта пандемия аркасында узмый калды, аннан быел да берничә тапкыр кичектерелде. Аннан кем бара, кем бармый дип исемлек тирәсендә бәхәсләр булды. Аннан соң Дөнья татар конгрессы җитәкчелегеннән беркем катмашмавы ачыкланды. Шуңа күрә бу форум шактый үзенчәлекле булды. 2019 елда Томскида узган форумны хәтерлим, анда конгресс җитәкчелеге дә килеп үз сүзен әйтте. Бу юлы Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте форумы җәмгыятьнең рәис урынбасары, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов һәм аның такымы җилкәсенә генә калды. Алар катнашучылар өчен Омскида барлык шартларны тудырган, алдан сөйләшеп форум узасы урын, кайларга бару, кайда яшәү, тукталу мәсьәләләрен хәл иткән иде. Томскидагы форум рәсмиерәк рәвештә үткән булса, монда җитәкчелек булмагач, төбәк тарихчылары үзе генә булгач, ул бик иркен, демократик рәвештә узды, теләгән кеше үз фикерен әйтә алды. Анда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булса, кеше авыз ачарга куркып утырыр, коры хисап бирү белән генә чикләнер иде. Хәтта конгресс җитәкчелеге белән дә шулай. Данис Шакиров яшьрәк булгач, аның алдында үрә катмыйлар, әлбәттә. Конгрессның элекке рәисе Ринат Закиров алдында бөтенесе үрә катып тора иде бит. Ул кешеләрне сүз әйтергә үзе сайлап кына чыгара иде. Бу юлы беркемнең дә авызын томалау булмады.

— Форум барышында Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчелегендәге каршылыклар да ачыкланды.

Бер-беребезне күпме генә сүксәк тә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшендә нәтиҗә күренә

— Җәмгыятьнең җитәкчесе Камил Әбләзов Томскидагы форумда да, Омскида да катнашмады. Ә аның урынбасары, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһановның такымы бик көчле булуы күренде, алар аның артыннан дөнья читенә чыгып китәргә дә әзер. Борһанов алар белән күп эшли, конференцияләр дә үткәрә, китапларын да чыгаралар. Һәм алар Борһановны үзләренең лидеры итеп таный. Шуңа күрә безгә алга таба ни эшләргә икәнен уйларга кирәк. Әбләзовны да бөтенләй эшләми дип әйтә алмыйм. Башкортстанда эшли ул. Анда ул "Берлек" дигән нәшрият төзеде, аларның китапларын да чыгара, Сарытауда да ниндидер эшләре күренә. Әмма бөтен Русия күләмендә ул эшләми. Шул ук вакытта Борһановны яратмаучылар да шактый. Аның кызып китә торган гадәте дә бар, минем дә бу форумда аның белән каршылык булып алды. Әмма ул бу эшкә баш-аягы белән кереп чумган. Аны кран белән дә тартып чыгарып булмый, ул бирелеп эшли һәм аның көчле такымы бар. Борһановны читләштерсәләр, аның такымы да аның артыннан китәчәк. Бу безгә кирәкме, юкмы — әйтә алмыйм. Әмма иң мөһиме — нәтиҗә булуы. Бер-беребезне күпме генә сүксәк тә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшендә нәтиҗә күренә. Күпме китап чыкты, күпме җыеннар узды, күпме йөрдек халык арасында. Без бит профессионал булсак та, булмасак та, тарихны теркәп калдырабыз. Алга таба Казанда җыелып киләчәктә ничек эшләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Җәмгыятьнең шурасы бар, бюросы бар, алар бер тапкыр да җыелмады.

— Форумда Бөтен татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисенең ике урынбасары Альберт Борһанов белән Дамир Исхаков арасында чыккан каршылыкка ни диярсез?

— Аның төп сәбәбе — Борһановның җәмгыять шурасына ротация юлы белән яңа әгъзалар кертү тәкъдиме булды. Исхаков исә моны корылтай гына эшли ала дип каршы төште. Әлбәттә, бу очракта Исхаков хаклы. Борһанов форум да шул ук корылтай инде дип әйтергә тели. Әмма корылтай корылтай инде ул. Корылтай сайлаган шураны корылтай гына үзгәртә ала, гәрчә корылтайда да залда шушы ук кешеләр утырачак. Бу 150 кешелек форумны корылтай дип тә атап булыр иде, әгәр документ эшләре алданрак хәстәрләнгән булса. Фәнни форумны исә корылтай дип атап булмый. Корылтайны шушы ук кешеләр белән Казанда оештырырга була, аның бер авырлыгы да юк. Мин дә үз сүземне әйттем, Альберт Борһанов тәкъдим иткән намзәтләрне шушы форум исеменнән корылтайга тәкъдим итәргә кирәк дидем. Мин ул кешеләрне шәхсән үзем беләм, алар эшли торган, теләсә кайсы җыенда түрдә утырырга лаеклы кешеләр.

Бердәнбер чын, тере, ихлас, бушка эшли торганнар булып төбәк тарихчылары калды

Гомумән, бу җәмгыятьтәге кешеләрнең берсен дә югалтырга, читкә тибәрергә ярамый. Болар бит барысы да түләүсез зур эшләр эшли торган кешеләр. Мин Дөнья татар конгрессы тирәсендә инде 20 еллап йөрим. Анда беркайчан да авыл интеллигенциясен чакырмадылар да, түргә дә утыртмадылар. Бердәнбер шушы төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында гына алар килеп үз сүзләрен әйтә ала һәм кеше булып йөри. Ә башка җыеннарда гел түрәләр генә. Аларга район җитәкчеләре килә, түрдә дә алар утыра, бүләкләрне дә, дәрәҗәле исемнәрне дә алар гына ала. Авыл зыялыларының гел читтә калуына һәрвакыт йөрәгем әрни. Авыл эшмәкәрләре җыены да, дин әһелләре җыеннары да бик ясалма үтә. Бердәнбер чын, тере, ихлас, бушка эшли торганнар булып төбәк тарихчылары калды. Бу зыялылар акчага йөрми, алар милләт өчен китап яза.

— Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылының 360 еллык бәйрәмендә катнашса да, форумда Дөнья татар конгрессы җитәкчелеге булмады. Сезнеңчә, бу нәрсәне аңлата?

Борһанов Казанга "дию башы" белән түгел, "диюне буйсындырып" татар өчен эшләтә торган итеп кайтып килә

— Башкортстаннан төбәк тарихын өйрәнүчеләр делегациясе дә юк иде дияргә була. Аннан Рамил Чурагулов һәм тагын өч кеше генә килде. Барлыгы 20 кеше килергә тиеш иде, алар килмәде. Бу үзенә күрә шундый протест булганмы, оешмаганлыкмы — ансын аңламадым. Конгресс җитәкчелегенең килмәве дә нәрсә аңлатуын әйтә алмыйм. Мин язучы буларак, моны Альберт Борһановны Себергә "дию башын алып кайтырга" җибәрү дип аңладым. Анда йә үләсең, йә бетәсең дигән кебек, бу Борһановка карата бер җәза һәм сынау да булды кебек. Әмма, Аллаһка шөкер, форум әйбәт узды, тарихны өйрәнүчеләр бик тырышты, бер йодрык булып бу эшне ерып чыктык. Борһанов Казанга "дию башы" белән түгел, "диюне буйсындырып" татар өчен эшләтә торган итеп кайтып килә.

— Форумны Омскида оештыру ни өчен кирәк иде?

— Төбәк тарихчыларының Себергә килүе аларның үзләре өчен дә бик яхшы булды. Чөнки күбесе район-авылларда яши. Профессионал тарихчы дигәннәренең дә күбесенең Казаннан ары киткәне юк. Алар өчен Себер зур ачыш булды. Хәтта Нурулла Гариф "Элегрәк килгән булсам, монда яшәүче татарларга ярдәм итеп, берничә китап язган булыр идем", диде. Чөнки Омскида профессионал татар тарихчылары юк. Җирле төбәк тарихын өйрәнүчеләр әле генә яза башладылар. Мин Омскига йөри башлаганда беренче китап чыкты — Хәлил Садыйковның урысча китабы чыккан иде. Быел ниһаять Фагыйлә Чумарованың татарча "Себер сүзе" исемле китабы чыкты. Омски өлкәсендәге 66 татар авылына иң күбе 7-8 китап чыкты. Андагы төбәкне өйрәнүчеләр бу эшне үзләре генә ерып чыга алмый. Алар Себер татарлары булсалар да, бик басынкы, үз хокукларын үзләре генә яклый алмыйлар. Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән тарихны өйрәнүчеләр килү аларга бик зур ярдәм булды.

Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән тарихны өйрәнүчеләр килү аларга бик зур ярдәм булды

Җирле хакимимятнең мөнәсәбәтен дә күзәттем. Аларның мөнәсәбәте бик яхшы булды. Омскида да, Тара шәһәрендә дә өлкә хакимияте вәкилләре катнашты. Ә форумның Тарадагы театр бинасында узган өлешендә Тара районы башлыгы, урыс кешесе безнең белән көне буе диярлек утырды һәм татарлар турында бик яхшы чыгыш ясады, татарларга хөрмәт сизелеп торды.

— Очрашулар вакытында Себер татарларының аерым милләт булып язылу теләге сизелмәдеме?

— Омскида андый "чир" юк. Ул хәтта Тубылда да юк, бары тик Төмәндә генә бар. Күбрәк анда кайбер галимнәр арасында гына ул. Аларның үзләренең Себер татарлары дигән милләт уйлап чыгарып, шунда лидер буласылары килә. Зур хәрәкәттә бәлки алар үзләрен күрсәтә алмыйлардыр, бәлки амбицияләре бик зурдыр. Омскида андый нәрсә күренми. Безнең язмышыбыз да, тарихыбыз да уртак. Дөрләп янган Каракүл авылын бөтен татар дөньясы күтәрде, кешеләр кышка яңа өйләр белән керә. Ни булса да, Казан ярдәм кулын сузачак. Казан ул ана кебек, бөтенесенә бирә, үзенә берни дә сорамый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG