Accessibility links

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены җитәкчелектәге каршылыкны күрсәтте


Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең VI форумы
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең VI форумы

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең Омскида узган VI форумы оешма җитәкчеләре арасындагы каршылыкларны ачып салды.

Омскида Русиянең 22 төбәгеннән 150ләп вәкил катнашында Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең бу атнада чираттагы VI форумы узды. Төбәкне өйрәнүчеләр форум кысаларында өлкәнең төрле шәһәр авылларында да булды, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән бергә Большеречье районындагы Каракүл авылының 360 еллык бәйрәмендә дә катнашты.

Каракүл авылындагы бәйрәм
Каракүл авылындагы бәйрәм

Бу авылга узган май аенда урманнан янгын килеп дистәләрчә йорт һәм каралты-кураны юк иткән, 20ләп гаилә йортсыз калган иде. Губернатор янгыннан соң биргән вәгъдәләрен үтәүдән баш тартса да, авыл халкы Татарстан, татар һәм мөселман дөньясы ярдәме белән яңа йортлар өлгертеп керде.

Каракүлдә төзелгән яңа йортлар
Каракүлдә төзелгән яңа йортлар

Тара шәһәрендәге очрашуга Омски өлкәсенең төрле районнарыннан да берничә дистә кеше татар килде.

Омскида узган пленар утырышта язучы, төбәк тарихын өйрәнүче Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәрендә туган мөселман дин әһеле һәм татарларның хокукларын яклауга зур өлеш керткән Габдерәшит Ибраһимов (1857-1944) турында чыгыш ясады. Ул шулай ук татарларны октябрь аенда узачак җанисәптә бердәм рәвештә татар булып язылырга өндәде.

Фәүзия Бәйрәмова төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында
Фәүзия Бәйрәмова төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында

Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәис урынбасары, әлеге форумны оештырган тарихчы Альберт Борһанов әйтүенчә, Омски якларында яшәүче татарлар Казанга йөз тота һәм ул җанисәптә дә проблем чыкмас, алар үзләрен татар дип яздырыр дип өметләнә.

Җәмгыятьнең икенче бер рәисе, тарихчы Дамир Исхаков та форумда катнашучылар арасында бу мәсьәләдә фикерләр уртак булуын әйтә. Әмма ул Азатлыкка җәмгыятьнең бу форумдагы эшенең ничек оештырылуы белән килешмәвен белдерде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Татар төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте хәзер бик авыр хәлдә калды, аның җитәкчесе Камил Әбләзов аның эше белән гомумән кызыксынмый. Эш аның өч урынбасарының берсе булган Алберт Борһанов кулына гына калды. Ул оешманың низамнамәсен бозып эш итә башлады. Шуңа күрә оештыру ягыннан анда зур проблемнар бар. Омскида булган форумда Борһанов низамнамәне бозып Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте шурасына яңа әгъзалар кертергә тырышты. Ә аны корылтайдан башка эшләп булмый. Корылтайның инде күптән оештырылганы юк. Татар яшьләре форумында да шундый ук хәл. Анда да, коронавируска сылтап, корылтайлар уздырмый гына җитәкчелек итәләр.

Мин дә Камил Әбләзевнең урынбасарларының берсе. Әмма минем вазифам — журнал чыгару. Минем бәяләвемчә, әгәр эшләр алга таба да болай дәвам итсә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте юкка чыгачак, - ди Дамир Исхаков.

Альберт Борһанов исә Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте шурасына яңа әгъзалар тәкъдим итүдә низамнамә бозу булмады дип белдерде Азатлыкка. Низамнамәдә "Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең югары оешмасы булып Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте шурасы чакыруы белән ике елга бер тапкырдан да ким уздырылмый торган форум (корылтай) тора. Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыру форумы Дөнья татар конгрессы шурасы карары белән оештырыла", дип язылган.

Альберт Борһанов форумда чыгыш ясый
Альберт Борһанов форумда чыгыш ясый

— Җәмгыятьнең моңарчы җыелган шурасы инде эшләми, кемдер мәрхүм, кемдер китте, кемдер эшләми. Шуңа күрә мин яңа әгъзалар тәкъдим иттем. Дамир Исхаков тәкъдиме белән кертелгән элекке әгъзалар да шурада кала, әмма без яшьләрне дә кертергә тәкъдим иттек. Ротация кирәк. Шурада төбәкләрдән кешеләр юк, анда тарихчы галимнәр генә. Мин үзем галим булсам да, бу бит тарихчы галимнәр оешмасы түгел. Шуңа күрә Барнаул, Свердлау, Новосибирски, Омскидан һәм башка төбәкләрдән төбәк өйрәнүчеләрне шурага кертергә тырыштык. Барлыгы 8 яңа әгъза кертелде, - ди Борһанов.

Дамир Исхаков Омскидагы форумда ясалган чыгышлардан гомумән алганда канәгать булуын әйтә.

Төрле төбәкләрдә яшәгән төркемнәрнең тарихын аерым өйрәнгән вакытта татарларның бердәмлеге бик күренми

— Анда яхшы гына чыгышлар да булды, ул төбәкне өйрәнүчеләрнең башка форумнарыннан аерылмады, ул яктан проблемнар юк дип уйлыйм. Чыгышлар бик эчтәлекле булмаса да, ярарлык иде. Мин чыгышымда татарларның бердәмлеге тарихи яктан ничек килгәнен аңлаттым. Ягъни төрле төбәкләрдә яшәгән төркемнәрнең тарихын аерым өйрәнгән вакытта татарларның бердәмлеге бик күренми. Шуңа күрә мин әйттем, татарлар бөтен Евразия киңлегендә барлыкка килгән халык. Шуңа күрә аларның тарихын бөтен киңлектә өйрәнгәндә генә, мәсәлән Себер татарларының да шул киңлектә формалашканлыгы күренә һәм тарих киңрәк ачыла да. - ди ул.

Татарстандагы Чистай районы Йолдыз урта мәктәбенең тарих укытучысы, төбәкне өйрәнүче Әлмира Шәрифуллина Азатлыкка форум эшчәнлегеннән бик канәгать булуын, Омскидагы татар авылларында күргәннәреннән бик тәэсирләнүен белдерде, анда газ һәм юллар булмауга йөрәк әрнеде диде. Кайбер авылларга автобус керә алмау сәбәпле җәяү керергә дә мәҗбүр булганнар.

Әлмира ханым әйтүенчә, шәхсән аның өчен мондый форумнарның әһәмияте — төбәкне өйрәнүче башка кешеләр белән танышу, элемтәләр урнаштыру һәм шулай итеп, киләчәк эшчәнлеккә яңа мөмкинлекләр ачу. Юлда поезд белән килгәндә дә бик күп мәгълүмат алдык, кемдер хариталарын, кемдер метрика язуларыны бүлешә ди ул.

Әлмира Шәрифуллина
Әлмира Шәрифуллина

— Менә әле генә заманында Тарада яшәгән бер байның Чистай белән бәйләнешләре булганлыгы ачыкланды, хәзер аны өйрәнә башлыйбыз. Төбәкне өйрәнүченең эше энә белән кое казу кебек. Бернәрсә дә җиңел генә эшләнми. Менә шушы форумнарга йөреп аралашулар ярдәмендә китаплар чыгаруда да бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мин катнашкан секциядә Төмән өлкәсеннән килгән бер ханым ике мең экспонатлы музее булуы, әмма анда җылылык булмавы турында әйтте. Без шундый очракларны форумның резолюциясенә кертеп чишелеш юллары турында уйлыйбыз. Шулай ук форумда яңа фикерләр ишетеп үз эшебезгә дә бөтенләй башка күзлектән карый, яңача эшли башлыйбыз — бу әлеге форумның иң зур нәтиҗәсе, ди Шәрифуллина.

Тара шәһәрендә Халыклар дуслыгы йорты
Тара шәһәрендә Халыклар дуслыгы йорты

Дамир Исхаков төбәкне өйрәнүчеләр белән тәнәфес вакытында яки кичен аерым очрашып, Максим Шевченко җитәкчелегендәге "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең (РПСС) сайлау платформасы турында да сөйләшергә теләгән. Исхаков әлеге фиркадән Русия думасы сайлавында намзәт буларак катнаша. Борһанов исә монда сәяси эшләр белән шөгыльләнмибез дип, андый очрашуга каршы чыккан һәм төбәкне өйрәнүчеләр дә Борһанов фикере белән килешкән. Борһанов сүзләренчә, Дамир Исхаковның форум эшен оештыруга карата тәнкыйте анда сайлау алды чарасын уздыру мөмкинлеге бирмәүгә ачуы килү белән бәйле.

Төбәкне өйрәнүчеләрнең чираттагы форумы узган язда Төмәндә узасы иде. Әмма коронавирус котыруы белән аңлатып, Төмән өлкәсе хакимияте аны уздыруга рөхсәт бирмәде. Дамир Исхаков Омскидан кайтышлый Төмәндә дә тукталган. Аның әйтүенчә, андагы кайбер даирәләр белән очрашуда Төмән өлкәсе җитәкчелегенең Татарстаннан бу чарага кешеләрне китертмәскә кушуы аңлашылган.

— Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев өч тапкыр Төмәнгә барып губернатор Александр Моор белән очрашырга омтылып карады. Өчесе дә кире кагылды. Гомумән Төмәндә Татарстан белән элемтәләрне өзү сәясәте бара. Аның ачык күренгән яклары да бар. Мәсәлән, Төмән университетында Себер татарлары өчен аерым үзәк ачып кую да шуның бер чагылышы. Төмәндә минем белән очрашкан кешеләр Татарстан белән элемтәдә булмаска дигән, телдән әйтелгән яшерен күрсәтмә булуын үземә турыдан-туры әйтте, ди Исхаков.

Исхаков әйтүенчә, моның артында икътисади сәбәпләр дә ята. Себер татарлары яшәгән районнарда зур нефть ятмалары бар һәм Роснефть ширкәте аннан нефть чыгара башлаган.

Аларны бездән аерырга, үзләрен генә аерым калдырып, "чишендерергә" тырышалар

— Хәбәрдар кешеләрдән ишетүебезчә, анда нефть чыгару икеләтә яки өчләтә артырган мөмкин. Мәсәлән Вагай районында да нефть татар авылларына якын урында. Хәзер ул урыннарны җирле халык белән киңәшләшмичә, күпләп ниндидер билгесез кешеләргә арендага бирәләр, аннан анда нефть ширкәте килеп керә, — ди Исхаков. — Бу җирләр башка кешеләргә бирелгәч, Себер татарлары аучылык һәм җиләк җыю урыннарыннан колак кага. Себер татарлары үз хокукларын яклауда Татарстанстан ярдәменә таянмасын өчен аларны бездән аерырга, үзләрен генә аерым калдырып, "чишендерергә" тырышалар, ди галим.

Борһанов әйтүенчә, форумның Төмәндә узмавына Казан һәм Төмән ягындагы оештыручыларның җитәрлек тырышмавы сәбәп булган. Җыенны Төмәндә оештыру — Дамир Исхаков инициативасы иде, мин аңа каршы чыгып, Омскины тәкъдим иттем һәм шушы форумны оештыру өчен тырыштым, диде Борһанов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG