Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумы: ни өчен зур җыен узмады?


Дөнья татар яшьләре форумында катнашучылар, Казан, 29 август 2021
Дөнья татар яшьләре форумында катнашучылар, Казан, 29 август 2021

Август ахырында Казанда Дөнья татар яшьләре форумы активистларны җыйды. Чара бернинди белдерүсез, аз кеше катнашында тыныч кына узды. Быел узасы зур җыен узмады. Сәбәбе нидә? Азатлык активистлар белән сөйләште.

Быел форумда 100гә якын кеше катнашты. Оештыручылар аңлатуынча, төбәкләрдән лидерлар гына килгән, аларга укыту оештырылды. Биредә тарих, төбәкләрдә татар бистәлерен ничек өйрәнергә һәм андагы тормышны җанландырырга, дәүләт грантларыннан файдалану юллары турында лекторийлар уздырылды. Форум шурасы булмады. Моңа кворум юк иде.

Форумның низамнамәсенә караганда җыен ике елга бер уздырылырга тиеш. Ике елга бер рәис сайлау – кагыйдә. Әмма тулы форум узмады, шура утырышы булмады, рәисне сайлау оештырылмады. Соңгы зур җыен 2018 елда булды. 2019 елда Тәбрис Яруллинның вазифадан алынгач чираттан тыш утырыш булды. 2020 елда зур җыен булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында аны 2021 елга күчерделәр. Быел исә җәй үтеп китте (гадәттә ул җәй көннәрендә уза - ред.), ә җыен юк. Сәбәбе нидә?

Татар имамнары, хатын-кызлары, эшмәкәрләре һәм башкаларның җыеннары уза тора, ә татар яшьләренеке булмаса да ярый дигән караш кайдан килә? Дөнья татар яшьләре форумы артык дәшми, яңгырамый торган, уку-укыту белән шөгыльләнгән оешмага әйләнеп барамы?

Азатлыкка оештыручылар хөкүмәт бу эшкә акча бирмәгән дип аңлатты.

Яшьләр форумының иң танылган проектлары:

1. "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үз канаты астына алу. 2006 елдан оештырыла башлаган акцияне башта "Үзебез" дип аталган активистлар хәрәкәте үткәрә башласа да, алдагы елларда аны уздыру Яшьләр форумы җилкәсенә күчә. Чараны үткәрү урыны үзгәрә, ул Бауман урамы башында сәхнәдә үтә башлый. Чара дизайны, концепциясе дә үзгәрә. Аның кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла башлый.

2. "Печән базары", "Jadid Fest". Милли кием фестивале буларак башланган бу чара берничә елда тулы татар телле фестивальгә әйләнә, анда дизайнерлар базары, лекторийлар, квест-экскурсияләр, перфоменслар һәм башка кызыклы чаралар үтә. "Печән базары" халыкны җәйге вакытта ачык һавада җыйса, "Jadid Fest" кышын үткәрелә.

3. "Акыл фабрикасы". 2015 елда Яшьләр форумы белем бирү һәм проектлар мәктәбе дип "Акыл фабрикасы" проектын башлап җибәрә. Даими рәвештә яшьләрне, белгечләрне җыеп, оештыручылар төрле темаларга кызыклы дискуссияләр, проблемнарны чишү юлларын тәкъдим итүче мәйданчык оештыра. Берничә ел дәвамында актив эшләп, "Акыл фабрикасы" башка форматка үзгәрә (киләсе пункт).

4. "Ачык университет". Югарыда телгә алынган "Акыл фабрикасы" 2019 елда "Ачык университет" проектына үзгәрә. Аның максаты – һәркем интернеттан карый алган лекторийлар онлайн мәйданчыгын булдыру. Бүгенге көндә сайтта дистәләп курс җыелган: татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү, гаиләдә татарча мохит булдыру һәм башка темалар.

5. Татарча диктант. 2016 елдан яшьләр форумы дөнья буйлап "Татарча диктант" чарасын үткәрә башлый. Татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру максатлары булган бу чара башта форум активистлары көче белән генә үтсә, соңыннан бу эшкә мәктәпләр һәм күп кенә башка төбәк һәм ил кушыла.

Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты. Бу – Татарстанда һәм Русиядә ирекле фикер белдерү, сүз иреге әле күпмедер яшәп килгән чаклар. Яшьләр хәрәкәтен контроль итү, алар аша үз фикерне үткәрү омтылышлары да әллә ни күзәтелмәде.

Форумда бер-бер артлы рәисләр сайланды һәм бу ирекле форматта узды. Аның җитәкчелегендә Азат Ислаев (әлеге вакытта Владивосток шәһәренең администрация башлыгы урынбасары булып эшли - ред.), Илшат Сәетов (галим, кинорежиссер), Руслан Айсин (сәясәт белгече), Тәбрис Яруллин булды, бүгенге көндә аны Ленария Мөслимова җитәкли. Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады.

Бүген исә хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәя бара. Бу Русиядәге сәяси вазгыять белән дә бәйле. Әмма шул ук вакытта моның объектив сәбәпләре дә бар. Форумны көчле лидерсыз калдыру һәм моны кинәт кенә башкару яшьләр такымына да тәэсир итми калмады.

Дөнья татар яшьләре форумында катнашучылар, Казан, 29 август 2021
Дөнья татар яшьләре форумында катнашучылар, Казан, 29 август 2021

Форумга рәис итеп сайланган Тәбрис Яруллин оешмага импульс өстәде. Аның килүе белән, беренчедән, оешма 2012 елда Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Икенчедән, төбәкләр белән элемтәләр ныгытылды, яшьләр форумы активистлары башка төбәк чараларына еш йөри башлады, Казанга да бөтен Русиядән һәм чит илләрдән яшьләр зур җыенга гына түгел, башка чараларга да ешрак килә башлады.

Форум иҗтимагый тормышта активлыгын киметмәде, шулай ук тел, тарих, федерализм мәсьәләләре күтәрелеп килде. Ул көчкә әйләнде, әмма уңышлы гына эшләп килгән форум 2019 елда башлыксыз калдырылды. Татарстан Дәүләт шурасына депутатлыкка барырга җыеган Тәбрис Яруллин кинәт кенә Татар конгрессыннан китүен һәм депутатлыкка бармавын белдерде. Шул ук вакытта ул Дөнья татар яшьләре форумы рәисе вазифасын да калдыруын белдерде. Яруллин вазифаларыннан китүен шәхси карар дисә дә, Азатлык чыганакларына караганда бу аның үзенә дә көтелмәгән булган, аңа эштән алынуы турында Ринат Закиров игълан иткән.

Ашыгыч җыелган форум шурасы рәис итеп моңарчы форумның баш сәркатибе булган Ленария Мөслимне сайлады. Ул форумны бүгенге көнгә кадәр җитәкли. Әлеге вакытта оешма мәгариф, мәдәният проектларын дәвам итә. Яңа проектлар күренми. Форум хәрәкәт булудан туктап килә.

Форумның проектлар мәйданчыгына әверелүенең берничә сәбәбе бар, аның берсе – Русиядәге сәяси вазгыять. Сәясәт белгече Руслан Айсин, Русиядә гражданлык җәмгыять юк, сәясәткә тыгыласың икән, башыңа сугалар, дип аңлата бу хәлләрне.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Русиядәге сәяси вазгыять начар якка үзгәрде, ирекле фикер йөртүчеләр, яки йөртә ала торган кешеләрдән арынып баралар. Бусы – бер. Икенчедән, Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге үзе дә мәдәният, шәһәр темаларын күтәрү хәерлерәк дигән фикергә килеп, сәясәттән качарга мөмкин.

Башта форум хәрәкәт иде, хәзер исә экспертлар, проектлар мәйданчыгына әверелде. Казан яки Татарстан белән чикләнү, шәһәр яшьләре тематикасын гына күтәрү – ялгышлык. Казаннан читтә дә татарларның проблемнары җитәрлек, аны яңгырату, хәл итү юлларын карарга кирәк. Татарлар хәрәкәтен булдыру эше белән бүген күбрәк "Идел" татар яшьләре үзәге шөгыльләнә башлады. Форумда милли һәм сәяси үзаң, тарих, тел мәсьәләләре икенче планга күчте дигән хис кала. Форумда хәрәкәт рухы сакланырга тиеш, ул бит халыкара оешма, дөнья татар яшьләрен берләштерергә тиеш, бу дәрәҗәне аңлау җитми. Минемчә, форум милли хәрәкәтнең эшен дәвам итеп, милли кадрларны әзерләүче мәйданчык булырга тиеш", дип саный Айсин.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим форумның эшчәнлеге кимемәде дип саный. Ул Азатлыкка бүген мәгариф, мәдәният темаларын алып бару да мөһим булганын әйтте.

Ленария Мөслим
Ленария Мөслим

"Күп кешеләр җыела торган чаралар да калды, алар бар, башлангычларны дәвам итәбез. Мәсәлән, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе. "Ачык университет", аның тирәсендә дә хәрәкәт барлыкка килде. Бу да зур эш. Әйе, без Русия сәяси тормышында катнашмыйбыз, кирәк дип санамыйбыз. Кемдер, бәлки, безне Татар иҗтимагый оешмасы итеп тә күрергә телидер, әмма бу безнең юл түгел. Әлегәчә Дөнья татар яшьләре форумы мөһим булган вакыйгага үз фикерен белдермичә калганы юк. Бүген татар милләтенә тел, мәгариф темасы якын, актуаль, без дә шул юнәлештә эшне алып барабыз", диде ул Азатлыкка.

Ленария Мөслим узган ел пандемия аркасында җыен булмаганга күрә, ул бу елга күчерелде дип аңлатты.

"Финанслар безгә Татарстан яшьләр министрлыгы аша күчә. Узган ел акча каралган иде, ул автоматик рәвештә быел бирелергә тиеш иде, әмма әлегә бу мәсьәлә хәл ителеп бетмәде. Август аенда Дөнья татар конгрессы милләт җыенын уздырырга тиеш иде, шунда яшьләр дә чакырылды. Әмма без аерым, зур програм кирәк дигәч, ризалаштылар. Әмма милләт җыены чарасы сентябрьгә күчте. Безнең барысы да әзерләнде, чакырулар җибәрелде, кунакханәләр аерып алынды, шуңа да яшьләр чарасы кичектерелмәсен дидек, чөнки күпләр "Печән базары", TatCultFest фестивальләрендә катнашырга теләделәр, 30 августны күрергә теләүчеләр булгач, без аны ничек бар, шулай калдырдык. Әмма киләсе ел җыен булачак. Акча булмый торып зур форумны быел үткәрә алмадык, гәрчә бик теләдек", диде ул.

Екатеринбурның татар бистәсе проекты җитәкчесе, Ural.tatar порталы җитәкчесе Илдар Хәбибуллин Татарстаннан чит төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары өчен форум зур терәк дип белдерде Азатлыкка.

Илдар Хәбибуллин
Илдар Хәбибуллин

"Оешма бар, без аның белән тыгыз элемтәдә, озак еллар бергә эшлибез. Без үз проектларыбызны тәкъдим иткәндә Казан безгә теләктәшлек күрсәтә. Бу – даими эш. Әйе, бәлки, проблемнар бардыр, әмма кемдә алар юк? Аннары җитешсезлекләр бар икән, тотабыз да үзгәртәбез, аны кемнәндер көтү кирәкми. Дәгъвәларым булса, турыдан-туры әйтәм. Ачыктан-ачык кеше алдында сөйләүнең мәгънәсен күрмим. Әлегә барысыннан да канәгатьмен. Ике ел дәвамында пандемия вазгыятендә яшибез, ни өчен җыела алмавыбыз билгеле бит, әмма бу состав белән җыелу да зур эш. Безгә, чит өлкәләрдә яшәүчеләргә, мондый очрашулар яңа көч белән эшләргә этәргеч булып тора. Форум үз тирәсендә күп активны туплап тора, берләшеп бер-беребезнең проблемнарын хәл итә алабыз", дип сөйләде ул.

Дөнья татар яшьләре форумының игътибар җәлеп иткән сәяси мөрәҗәгатьләре

1. Болгарга "Хранительница" канатлы барс сынын куйдыртмау турында мөрәҗәгать (2012 ел)

Мөселман җәмәгатьчелегендә бу сынны куйдыру инициативасы зур каршылык тудыргач, Яшьләр форумы моңа каршы петиция булдырды, аны үз сайтында урнаштырып, теләк белдерүчеләрне үз имзасын калдырырга чакырды. "Сынны Болгарга урнаштыра калсалар – бу җитәкчеләр Болгарны чын мөселман үзәге итәргә тырышмый дигән сигнал булачак", дип сөйләгән иде ул чакта Азатлыкка Тәбрис Яруллин.

2. Русия мәдәният министры Мединскийның урыс теленә генә сәгатьләр арттыру тәкъдименә каршы мөрәҗәгать (2014 ел)

Русиянең ул чактагы мәдәният министры булган Владимир Мединский республикаларда милли телләр белән чагыштырганда урыс теле өстенлектә булырга тиеш дигән фикер белән чыгыш ясагач, Яшьләр форумы моның белән килешмичә, аңа җавап мөрәҗәгатен чыгарган. Мөрәҗәгатьтә, киресенчә, милли телләрне куллану даирәсенең елдан-ел кими баруы, Мединскийның белдергән фикернең куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяләве әйтелгән.

3. Президент атамасын сакларга чакыру (2014 ел)

Шул ук елда VI Дөнья татар яшьләре форумында делегатлар ул чакта башланган республика җитәкчелеген ничек атау дигән мәсьәләдә үз карашын белдерде. "Русия дәүләт думасы илебез конституциясенә каршы килгән канун кабул итеп, республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра", диелгән иде ул мөрәҗәгатьтә.

4. Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга каршы ачык хат (2016 ел)

Казан мэриясе Кабан күле яры буена Әби патшаның 1767 елда Казанга сәфәрен чагылдырган һәйкәлгә бәйге игълан иткәннән соң, форум бу мәсьәләгә дә ризасызлыгын белдергән. Казан мэры Илсур Метшинга юлланган ачык хатта алар "Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы" булуын әйткән.

5. Татар телен укыту мәсьәләсендә урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать (2017 ел)

Татарстан мәктәпләрендә 2017 елның көзендә мәгълүм прокурор тикшерүләре башлангач, иҗтимагый оешмалардан беренчеләрдән булып татар телен саклау турында ачык белдерүне яшьләр форумы ясаган. Мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелгән. Форум татар телен өйрәнүне кирәкле дип, урыс телле ата-аналарны консенсуска чакырган.

6. Угра елгасында тору дип аталган гомумрусия бәйрәмен булдыруга һәм Явыз Иван һәйкәленә каршы өндәмә (2019 ел)

Үзенең чираттан тыш корылтаенда яшьләр 1480 елда булган “Стояние на Угре” дип аталган тарихи датаны билгеләп үтү турында канун чыгару инициативасы белән катгый килешмәүләрен белдергән. Моннан тыш форум Әстерханда Явыз Иванга куелырга тиешле һәйкәлгә дә ризасылыган белдерелгән.

7. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны татар халкы хокукларын хөрмәт итәргә чакырган ачык хат (2019 ел)

2019 ел көзендә Яшьләр форумы үткәргән "Татарча диктант" чарасын Башкортстанда уздыру омтылышы гауга белән тәмамланды. Моңа җавап биреп, форум Башкортстан башлыгына ачык хат язып, аны татар халкы хокукларын хөрмәт итәргә чакырды. Хатта республикада туган телләрне һәм дәүләт телләрен үстерүгә грантлар биргәндә татар теленә бер тиен дә бүленмәве дә, Башкортстан көнбатышы һәм Татарстан көнчыгышында татарларның башкортлардан килеп чыгуы турында берьяклы пропаганда алып барылуы да, Башкортстан мәктәпләрендә татар теле укытучылары җитми дигән сәбәп табып балаларга туган татар телләрен укытмау да телгә алынды.

8. Русия Конституциясендә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләү тәкъдимен кире кагарга өндәү (2020 ел)

Русиядә Конституцияне үзгәртү вакытында, Татар яшьләре форумы урыс халкын дәүләт коручы халык дип кертү тәкъдиме белән кискен килешмәүләрен әйтеп, Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Яшьләр федератив дәүләтнең демократик принципларына каршы килүче бу үзгәрешне кире кагуга чакырды.

9. Татар телен саклау комиссиясенә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать (2020 ел)

2020 елда Татарстан президенты каршында яңа оешкан Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Яшьләр форумы үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итте. 29 тәкъдимнән торган исемлектә татар телендә сыйфатлы белем бирә торган балалар бакчалары челтәрен булдыру, булган татар балалар бакчаларын татар телле тәрбиягә кайтару, татар телен дәүләт теле буларак укытуны гамәлгә кертү эшен дәвам итү, аны федераль стандартларга керттерү, татар телендә белем биргән мәктәпләрне ачыклау, укытуга һәм тәрбия чараларына бәйсез мониторинг, анализ ясау һәм башка тәкъдимнәр яңгырый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG