Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Шәрык базары" эстрада җырчылары фестивале узачак


Матбугат очрашуында катнашучы Рифат Фәттахов (у), Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин.
Матбугат очрашуында катнашучы Рифат Фәттахов (у), Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин.

Чарага төрки республикалар җырчыларын чакырырга уйлыйлар.

3 декабрьдә Казанда "Шәрык базары" эстрада җырчылары фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта 14 сентябрьдә Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов журналистлар очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, җыенда Русиядәге төрки халыклар белән беррәттән төрки республика вәкилләре дә катнашачак.

"Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия белән эшлибез. Мин аларның күпчелегеннән вәкилләр булыр дип уйлыйм. Бер кыенлык бар. Кайбер төбәкләр пандемиядән куркалар. Безнең үзебездә дә төрки башкаручылар бик күп. Хәзер төбәкләр белән аралашу, җырчыларны ачыклау, кунаклар чакыру турында сөйләшү бара. Октябрь айларында бу исемлек билгеле булыр дип өметләнәм", диде ул.

Фәттахов сүзләренә караганда, җырчыларның һәммәсе үз телендә җырлаячак. Һәрбер халыктан өч башкаручы булыр дип көтелә. Ләкин бу әлегә төгәл билгеләнмәгән. Татарстанны кем тәкъдим итәчәге дә әле аныкланмаган. Хәзер татар эстрадасы вәкилен сайлау бара диде ул.

"Без төрки эстрададан татар эстрадасына кергән җырларны бер блок итеп бирәчәкбез. Мәсәлән, "Әниемә" җыры - ул казакъ җыры. Бу фестивальнең максаты - татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү. Бүген казакъ, үзбәк, азәрбайҗан эстрадасы шактый югары дәрәҗәдә. Татар эстрадасына, йомшак итеп әйткәндә, аннан үрнәк алырга була", диде Фәттахов.

"Шәрек базары" фестивален Ваһапов фонды оештырачак. Әлеге проект өчен республика үз акчасын бирергә әзер диелде. Ләкин җыенның бюджеты турында тәгаенләнмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG