Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин фестивале: милли драматургия дөньяга киңрәк карарга тиеш


Фестиваль ачылышында язучы Рабит Батулла Кәрим Тинчурин кулъязмаларын театрның музеена тапшырды

15-20 сентябрь Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара заманча милли драматургия фестивале уза. Чарада 11 театр катнаша, барлыгы 12 спектакль күрсәтеләчәк. Бу фестивальнең үзенчәлекләре нидә? Замана милли драматургиясе – ул нинди? Милли театрда заманча яңалыклар күпме булырга тиеш? Азатлык шушы сорауларга җавап эзләде.

Фестивальдә катнашучы театрларның күбесе Татарстаннан: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, "Әкият" курчак театры, Казан дәүләт Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, Чаллы, Түбән Кама, Буа театрлары, "Моң" театр мәйданчыгы. Нибары ике катнашучы гына чит төбәктән: М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры һәм Түбән Новгородтан GRANART иҗат остаханәсе. Бу театрлар тәкъдим итәчәк спектакльләрдән тыш, програмда бүгенге заман драматурглары һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр уздыру да каралган. Фестивальнең күзгә ташланган берничә үзенчәлеген искә алырга кирәк.

1. Бу фестиваль даими түгел

Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче тапкыр 1991 елда узган, 1998 елга кадәр булып килгән. Шуннан соң 2012 елда кабат яңартылган. Русия, Татарстан театрлары белән башланган фестивальдә чит илләрдән дә катнашырга теләк белдерүчеләр пәйда булган, нәтиҗәдә, 2014 елдан, чараны халыкара статуслы итәләр. Шулай өзеклек белән уза торгач, 30 ел элек башлангыч алган фестиваль быел унынчы тапкыр үтә.

2. Быел фестивальнең исеме үзгәрде

Быелгы чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, кабат яңартылып "Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара заман милли драматургия театр фестивале" буларак уза. Хәзер ул милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгытырга, заман милли драматурглар әсәрләрен пропагандаларга һәм халыкка җиткерергә тиеш. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узганга, төп максаты – шулар.

3. Фестиваль пандемия шартларында уза

Әлегә кадәр дәвам итүче пандемия фестивальне уздыруда шактый каршылыклар тудырган. Фестиваль програмын төзегән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Азатлыкка хәбәр итүенчә, фестивальгә киләбез дигән театрларның алтысы соңыннан баш тарткан. Мисал өчен, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, инде програм бастырылгач, соңгы көннәрдә генә килә алмаячагын әйткән. Төп рольне уйнаучыларның берсе коронавирус белән авырып киткән. Тагын бер кыенлык: чит илләрдән килергә мөмкин булган театрларга каршылык туган. Русия чит илләрдән килүче театрларны үзенә кертә, әмма алар кире кайтканда, үз илләре карантинга утыртырга мөмкин. Монда алар өчен дә кыенлык килеп чыга, ә Татарстан өчен бу өстәмә чыгымнар белән бәйле. Фестиваль чыгымнарын, гонорарны гына түгел, ә карантинга утырган өчен хезмәт хакы түләргә кирәк булуы да ихтимал. Шуның белән бәйле рәвештә киләсе үзенчәлек пәйда булган.

4. Халыкара дип аталса да, чит ил театрлары катнашмый

Халыкара статусны бер алгач, яңадан бирәселәре килмидер, күрәсең, фестивальдә чит илләрдән катнашучы театрлар булмаса да, ул халыкара булып калган. Нияз Игъламов моны, фестивальгә Маҗарстан режиссерлары да килә һәм шуның аркасында аны халыкара дип атарга мөмкин, дип аңлатты.

Фестивальнең беренче көнендә, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Полиционер" дигән спектакль башланыр алдыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фестивальнең девизын атады. Ул "Тере театрга – тере драматурглар", дигән девиз астында уза икән. Димәк, фестивальдә хәзер яшәп иҗат итүче драматургларның гына әсәрләре куелачак.

"Полиционер" спектакленнән күренеш
"Полиционер" спектакленнән күренеш

Заманча милли драматургиянең үзенчәлеге нидә? Милли театрга яңалыклар кертү, формалар белән уйнау, төрле экспериментлар ясау кирәкме? Бу тамашачыны куркытмасмы? Азатлык хәбәрчесе шушы сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать итте.

Галимә, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, заманча милли драматургия бүген асыл эчтәлеген җуйган, яшь драматурглар әсәрне милли идея белән баетып, аның проблемнарын халыкка күрсәтә алмый.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

— Мин һәрвакыт әйтәм: Тинчурин театрының үз юлы бар һәм ул милли йөзен югалтмасын иде. Фестиваль темасына кайтып, замана милли драматургиясе турында сөйләшкәндә, бүген ул миллилектән ерак тора. Яшь авторлар заманча форма тапса да, әсәрләренең эчтәлеген миллилек белән бәйләмиләр. Чөнки алар милли образларны, милли кодларны белмиләр. Алар күзлегеннән ул примитив түбәтәй, чәк-чәккә генә кайтып кала. Милли драматургия ул милли идеяле булырга һәм тамашачыга милли дөньяны ачарга тиеш.

Милли эчтәлек тудыра алырдай авторларыбыз юклыгына борчылам

Мин драматургларның төрле бәйгеләргә килгән әсәрләре белән танышам һәм милли эчтәлек тудыра алырдай авторларыбызның югалуына борчылам. Алар безнең мәдәнияткә чит милләт вәкилләре күзлегеннән карыйлар. Шуңа үзебезнең матур сыйфатларыбызны, кызыктырырлык якларыбызны күрсәтә алмыйбыз. Хәтта читтән килгән кеше дә безнең үзенчәлекләрне тотып алып, матуррак итеп күрсәткән очраклар бар. Мәсәлән, Омскидан Георгий Цхирава килде дә Камал театрында "Җилкәнсезләр"не куйды. Режиссер безнең материалны нечкәлекләре белән өйрәнгән, ул спектакльгә тарихыбызны да сала белде, характерларны дөрес куйды. Безнең яшьләр үсеш, прогрессны чит илләр мәдәниятендә күрә, шуңа күрә милли әсәр тудыра алмый, – ди Хәбетдинова.

Фестивальгә килгән тамашачы
Фестивальгә килгән тамашачы

Галимә форма эзләү, экспериментлар ясауга каршы түгел, әмма форма артыннан куып эчтәлекне онытмаска һәм татар театрын кешенекен генә кабатлауга кайтарып калдырмаска кирәк дигән фикердә тора.

Заманча драматургияне бүген өч темага кайтарып калдыралар

— Соңгы вакытлардагы экспериментлар аркасында халык театрдан читләшә башлады. Чөнки, еш кына, форма артыннан куып эчтәлексез әсәр туа. Яңа форма башта гына кызык ул, әмма ун спектакль перфоманста карагач, син инде барыбер эчтәлек көтәсең. Аннан соң, яңа форма артыннан куып, мөгез чыгарып яңалык кертергә тырышулары ул әле яңалык та түгел. Болар инде Европада 30 ел элек үк булган. Соңгы ун елда күзәткән заманча спектакльләрнең күбесе кешенекен кабатлауга кайтып кала, без шул рәвешле үз юлыбызны таптык, дип әйтә алмыйбыз. Күрәсездер, заманча драматургияне бүген өч темага кайтарып калдыралар: гаиләдәге җәберләүләр, традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләр һәм дәүләткә каршы адымнар. Шушы темага куып китерәләр дә, эчтәлекне шуның тирәсендә болгаталар. Бүген без шул кабатлаулар, Европага йөз тоту аша милли драматургияне дә, милли театрны да юкка чыгару алдында торабыз, - ди Миләүшә Хәбетдинова.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, бүгенге милли драматургиянең үзенчәлеге аның шәһәрләшкән һәм урыслашкан булуында. Төгәлрәк әйтсәк, милләт һәм аның проблемнары хакында татарлар урысча яза һәм бу әсәрләр сәхнәләштерелә. Андый авторлар итеп ул Мансур Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шамил Идиятуллиннарны китерде.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Элекке заман милли драматургиясендә күбрәк авыл темасына гына мөрәҗәгать иткән булсалар, хәзер ул шәһәрләште. Авыл бөтенләй кысрыклап чыгарылды дип әйтә алмыйм, әмма пропорцияләр үзгәрде. Тагын бер үзенчәлек: милли драматургия хәзер урысча языла. Шул ук Илдар Юзеев, Мансур Гыйләҗевларны без милли драматурглар дип атыйбыз, чөнки алар милләт темасына, аның проблемнарына мөрәҗәгать итә. Шамил Идиятуллинның әсәрләре дә сәхнәләштерелә – ул да милли язучы, драматург.

Гел заманча гына яки гел иске әйберләр генә кую дөрес түгел, баланс кирәк

Үзгәрешләр күп, билгеле. Хәтта балалар драматургиясе дә үзгәреш кичерә, хәзер аларга керпе белән куян турындагы әкият куеп булмый – фэнтезилар кирәк. Хәзер темалар да күбрәк, киңрәк алына. Сәхнәдә экспериментлар ясау да кирәк дип саныйм. Бу тамашачыны куркытмаячак, монда эшнең хикмәте – баланста. Гел заманча гына яки гел иске әйберләр генә кую дөрес түгел билгеле. Баланс дөрес сакланса, элеккеге тамашачы да киләчәк, яңалары да кызыксыначак, аларның килү ихтималы да арта. Утыз спектакльнең өчесе эксперименталь булганда, бернинди тамашачы беркая югала алмый, - ди Игъламов.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, замандаш драматургларның төп проблемы — вак мәсьәләләргә мөрәҗәгать итеп, глобаль проблемнарны читтә калдыруда.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов
Татар телендә язылса да, пьеса ул интернациональ темаларга бәйле булырга тиеш

— Милли драматургиянең төп проблемы — аның локаль проблемнарга мөрәҗәгать итүендә. Халык бит интернет һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөнья проблемнарын белеп тора, бездә әнә шул актуаль проблемнарга таянган пьесалар юк. Татар телендә язылса да, пьеса ул интернациональ темаларга бәйле булырга тиеш, минемчә. Кеше һәм сәясәт, кеше һәм канун, кеше һәм климатик яки икътисади проблемнар безгә дә кагыла бит. Бу хакта да язарга кирәк, драматургияне бер кысалар белән чикләп бикләп куярга ярамый. Фестивальдә без күбрәк милли драматургиягә басым ясап шулар хакында сөйләшербез дә. Тик шуны да аңларга кирәк: заманча театр ул текстлар гына түгел, ул хореография, заманча перфоманслар да, ягъни төрле юнәлешләрне бергә берләштерүче урын. Киләсе елга фикер алышуда, проблем һәм формаларны күбәйтеп, аларны да карарбыз дип уйлыйм, - ди Имаметдинов.

Тинчуринга өлкәнрәк буын күбрәк йөри дигәнгә, Туфан бу фикер белән килешмәвен әйтте, яңа формалар, экспериментлар да укучыны куркытмас, дигән фикердә.

Без бүген үк иртәгеге караш белән яшәргә тиеш

— Милли театр төрле булырга тиеш. Без "Әлиф" төркемендә төрле формаларны эзлибез, алар белән шөгыльләнәбез. Тинчурин театрында да төрле формада спектакльләр бара. Мәсәлән, "Галәм. Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакле, "Сәйдәш. Йокысызлык" иммерсив спектакль бар. Гади спектакльләр дә бара. Төрле формаларны эзлибез: хореографик, аудиовизуаль спектакльләр алып килсәк, аларны да аңлаучылар булыр дип уйлыйм. Ә театрга өлкәннәр күбрәк йөри дигәннән, "Полиционер"ны карарга килгәч үзегез күрдегез, театрга өлкән буын күп килми. Бу табигый: алар китә, аларга алмашка урта һәм яшь буын килә. Театрда кеше әз, чөнки урта һәм яшь буын инде спектакльгә аз йөри. Театрны кичәге көн белән яшәтеп булмый. Иртәгә тамашачы булсын дисәк, без бүген үк иртәгеге караш белән яшәргә тиеш, - ди Имаметдинов.

Драматург Сөмбел Гаффарова фикеренчә, син үз милләтең проблемнары хакында язып, аны Җир шарының икенче почмагында яшәүче башка милләтләр дә үз проблемы итеп күрә икән, шул очракта аны чын милли драматургия дип атарга мөмкин. Ул да сәхнәдә экспериментлар яклы һәм бу яшь тамашачыларны җәлеп итү алымы дип саный.

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
Бер милләткә хас проблемнар башка милләтләргә дә хас

— Драматург – үзе яшәгән заманның елъязмачысы ул. Үзе яшәгән мохитне тасвирлый, үзе күргәннәре турында яза. Замандашын пьесаның үзәгенә куя. Шул кеше теле белән сөйләшә. Милли драматургия исә милләт проблемнары хакында сөйли. Әмма бер милләткә хас проблемнар башка милләтләргә дә хас бит. Җир шарының икенче почмагында яшәүче кеше драматург язганында үзен, үз проблемнарын, милләтенең проблемын күрә ала икән, бу – чын милли драматургия, минемчә.

Сәхнәдә экспериментлар да бик кирәк. Бер яктан, шул рәвешле драматург яңа тема, яңа тел таба, үз стилен булдыра. Сәяхәтче сыман төрле дәрьяларны айкагач, аның классик чараларга кайтып төшүе дә ихтимал. Экспериментлар, яңа формалар тамашачыны куркыта дип уйлау дөрес түгел. Бар театрлар да кырылышып экспериментка ташланмый бит. Классик пьесалар, классик куелышлар да күп. Яшьләрне җәлеп итүдә кайчак нәкъ менә форма катлаулыгы ярдәм итә, - ди Сөмбел Гаффарова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG