Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә (Тысячи, или красавица Хадича) — Заһир Бигиев


Сегодня читаем первый татарский детектив! Говорят, что Захир Бигиев написал это произведение даже раньше, чем Артур Конан Дойль свои рассказы о Шерлок Холмсе! Мы упростили и сократили текст, адаптировав его для изучающих татарский. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается.

Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә (Заһир Бигиев)
please wait

No media source currently available

0:00 0:18:13 0:00
йөкләү

1

Иртәнге унда Казанның бер кунакханәсендә бер хатынны үтергәннәр. Кем үтергән, яисә үзен үзе үтергәнме – болары әлегә билгесез.

Бераздан полицейскийлар һәм суд тикшерүчеләре килделәр. Алар кунакханәнең хуҗасы Габдуллин белән унберенче бүлмәгә менделәр.

Бу ике бүлмәле номер иде. Урамга өч тәрәзә карап тора. Номер эчендә өстәл, дүрт урындык, ике кәнәфи, бер диван, бер карават тора иде.

Идән уртасында – үтерелгән хатын мәете. Аның башы канга буялган, пуля җәрәхәте бар. Яше егерме ике – егерме өчтән артык түгел.

Суд тикшерүчесе кунакханә хуҗасыннан:

– Бу хатын сездә кайчанан яши? – дип сорады.

Җомгадан бирле, – диде Габдуллин.

– Исеме ничек?

– Зөләйха.

– Хатынның үле икәнен иң беренче кем белде?

– Хезмәтче хатын.

Суд тикшерүчесе хезмәтче хатынны чакырырга кушты. Ул болай дип сөйләде:

– Иртән бу ишек яртылаш ачык иде. Керсәм, аны шушы хәлдә күрдем.

Шуннан тикшерүчеләр бүлмәне карадылар. Йозакта ачкыч бар иде.

– Бу үтерүче сәер икән. Киткәндә йозакны бикләргә дә оныткан. Әллә бу хатын үзен үзе үтердеме икән?

Икенче кеше:

– Юк, үзе үтермәгән. Ул очракта янында револьвер һәм хушлашу язуы булыр иде, – диде.

Башкалар да аның белән килештеләр. Аннан швейцарны чакырттылар.

– Үткән кичтә бу хатын янына кем дә булса килмәдеме? – дип сорадылар аннан.

– Әйе, мәрхүмә белән бергә ябык, озын буйлы, ак йөзле, кыска сакаллы бер ир-ат килгән иде.

– Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?

– Кич сәгать сигездә килеп төнге уникедә китте.

Тикшерүчеләр номерда әйберләрне барлый башладылар. Башта уң кул сыңар ирләр перчаткасы табылды. Әлбәттә, бу сыңар перчатка үтерүченеке булырга тиеш. Аннан ике тәрәзә арасында ертылган ир сурәте табылды. Кисәкләрне җыйгач, сурәтнең кемнеке икәнен белеп була иде. Бу да кичә Зөләйха белән килгән ирнекедер дип уйладылар.

Тагын бер хат табылды. Кунакханәнең хуҗасы Зөләйханың язуын таный икән. Бу язу да аның кулы белән язылган булырга тиеш, диде ул.

Язуда шулай дип язылган иде:

"Муса әфәндене бар күңелдән сәламлибез. Бүген кич сәгать сигездә Габдуллин кунакханәсенең унберенче номерына килегез. 2нче март"

Бу хат кичә кич килгән ир-атка язылгандыр, дигән нәтиҗә ясалды. Үтерелү көне дә, хатны язу көне дә бер үк. Килгән кешенең исеме Муса икәнлеге дә аңлашылды.

Инде тикшерүчеләргә шул үтерүчене табарга гына кирәк. Нинди кеше икән ул?

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кунакханәсендәв гостинице
әлегә билгесез – ещё неизвестно
кәнәфи – кресло
үтерелгән хатын мәете – тело умершей женщины
пуля җәрәхәте – рана от пули
кайчанан яши(?) – как долго живёт(?)
җомгадан бирле – с пятницы
үтерүче сәер – убийца странный
ул очракта – в этом случае
мәрхүмә – покойная
ябык – худой
барлый башладылар – начали обыскивать
Башта уң кул сыңар ирләр перчаткасы табылды – нашлась мужская перчатка на левую руку
ертылган ир сурәте – разорванный мужской портрет
хат – письмо
язуын таный – узнаёт почерк
бар күңелдән сәламлибез – от всей души приветствуем

2

Зөләйханы үтергән дип саналган Мусаны табарга бик тәҗрибәле сыщик Иван Иванович Шубинга куштылар. Ул өч көн эчендә аның кем икәнлеген, кайда яшәгәнен ачыклады.

Муса әфәнде Казанның бае Габдулланың улы Салихов иде. Петербургта университетны тәмамлаган. Аннан сәүдә эшенә керешкән. Егерме биш – егерме алты яшьләрдә.

Муса иртән чәй эчеп газета укып утыра иде. Анда Габдуллин кунакханәсендә яшь бер хатынның үтерелүе турында язылган. Мусаның күзләренә яшь чыкты. Укыганына ышана алмый утырганда аңа хезмәтчесе:

– Муса әфәнде, сезне бер кеше күрергә тели, – диде. Бу Шубин иде. Ул бүлмәгә керде.

– Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйха белән таныш идегезме?

– Юк, юк, мин аны белми иде!

Шубин кесәсеннән хатны чыгарды.

– Менә бу хатны Зөләйха сезгә язган булган. Бу сезнең таныш булуыгызны дәлилли.

Муса хатны укыды да:

– Дөньяда Муса исемле кеше бер генә түгелдер, – диде дә хатны кире бирде.

Шубин әфәнденең күзе өстәл өстендә яткан сыңар перчаткага төште. Бу теге бүлмәдәге перчаткага охшаган иде, төсе дә, үлчәме дә шундый ук. Һәм ул сул кулныкы иде.

Сыщик перчаткага күрсәтеп:

– Әфәнде, бу сезнекеме? – дип сорады.

– Әйе, минеке.

– Икенчесе кайда?

Муса әфәнде ачулы тавыш белән:

– Мин мондый сорауларга җавап бирмим, – диде.

– Әфәндем, борчылмагыз. Сез бу эштә шаһит кына булырсыз, – дип тынычландырды аны Шубин. Ә үзе күңеленнән Мусаны үтерүче дип саный иде.

Мусаның үтерүче булуын өченче нәрсә дә дәлилли иде. Бүлмәдә табылган ертык сурәт – аныкы.

3

Икенче көн Муса өчен бик авыр булды. Ул иртәдән үк елый иде. Әлбәттә, ничек еламыйсың ди. Шундый кайгы. Хәер, аны юатырга Гәбденнәсыр әфәнде килде.

Гәбденнәсыр Казан бае Хәбибуллин Исмәгыйльнең улы иде. Атасы вафат, башка туганнары юк. Казанда өч-дүрт җирдә йортлары бар иде. Ул егерме өч – егерме дүрт яшьләрендә, өйләнмәгән. Габденнәсыр әфәнде Хәдичә исемле бер байның кызын йөз мең сум акчасы белән кияүгә алырга йөри иде. Әмма Хәдичә туташны Муса әфәндегә димләделәр. Әнә шул сәбәпле Габденнәсыр Мусаны яратмый, шулай да дус булып кылана. Хәзер ул Габдуллин кунакханәсенең тугызынчы номерында яши иде.

Булган хәлләрне белгәч, Габделнасыр бик борчылмады. Бары тик:

– Шубин әфәнденең сезгә ник килгәнен каенатагыз Әхмәди абзый беләме? – дип сорады.

– Үзебез хәбәр итмәдек. Белмидер, – диде Муса әфәнде.

– Хәбәр итәргә кирәк. Бер-ике юл яз, – дип киңәш биреп чыгып китте Габденнәсыр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
үтергән дип саналган Мусаны – Мусу, который, как считается, убил Зулейху
ачыклады – выяснил
сәүдә эшенә керешкән – приступил к торговому делу
укыганына ышана алмый утырганда – когда сидел, не веря прочитанному
дәлилли – доказывает
үлчәме – размер
шаһит кына булырсыз – будете только свидетелем
тынычландырды – успокоил
өйләнмәгән – не женат
кияүгә алырга йөри иде – собирался жениться
димләделәр – сосватали
шул сәбәпле – по этой причине
кылана – притворяется
каенатагыз – тесть
хәбәр итмәдек – не сообщили

4

Киләсе көнне Муса адвокат Андреевның өенә китте. Зөләйха исемле хатынга нинди катнашы булганлыгын турында сөйләде.

– Сез инде, иншаллах, беркемгә дә сөйләмәссез. Бер ел элек Петербургта мин "Татарский ресторан" исемле кунакханәснең сигезенче номерында торган идем. Күрше җиденче номерда ирле-хатынлы пар тора иде. Кызлары да бар иде. Шул кыз Зөләйха иде. Аның әтисе авыру, Петербургка шуңа килгәннәрен белдем. Кызны еш күрә идем. Бераздан үлеп гашыйк булдым. Аңа бу турыда хатта хәбәр иттем. Кыз да моңа уңай җавап бирде.

Зөләйханың әтисеннән кызның кулын сорадым. Ул вакытта Әхмәди байның кызына өйләнү турында әле уйламый идем. Мине яхшы белмәгәнгә, әтисе каршы булды. Тагын бер атнадан бу гаилә Кырымга китте. Зөләйха миннән кем икәнемне, кайда яшәгәнемне язып алды. Бер атна элек почта тартмасыннан хат алдым, анда: "Бүген кич сәгать унда Габдуллин кунакханәсенә кил", – дигән. Башта хатны кем язганын аңламадым. Ул Зөләйха булып чыкты. Бергә була алмаячагыбызны белгәч, ул бик елады. Әмма ачуланмады, миңа бәхет теләде. Ә икенче көнне мин аның вафат икәнен белдем.

– Да, да-а... – диде адвокат сузып. – Хәлләрегез яхшы түгел. Без бу турыда иртәгә уйларбыз, – диде ул Мусага.

5

Икенче көнне Андреев әфәндедән хат килде. Анда болай дип язылган иде:

"Хөрмәтле Муса әфәнде!
Бүген унбердә сезгә киләм. Өйдә булыгыз. Габденнәсыр әфәндене дә чакырыгыз. Андреев".

Габденнәсырның нигә кирәклеген Муса аңламады. Әмма аны да чакырды.

Адвокат Андреев сүзен башлады:

– Муса әфәнденең эшен тикшеренү округына тапшырдылар. Муса әфәндене үтерүче итеп күрсәтәләр. Сез, Габденнәсыр әфәнде, Габдуллин кунакханәсендә инде бер ел торасыз икән. Зөләйханың күрше номеры – уникенче номерда яшисез. Сез, шаһит буларак судта болай дип әйтерсез. Зөләйха үтерелгән көнне Муса кичке сигездә минем янга килде һәм уникедә кайтып китте, диярсез. Сез шулай дисәгез, Муса котылыр.

Габденнәсыр ризалашты. Әмма Мусаның котылачагына Габденнәсырдан башка барысы да шатланып кайтып китте.

Икенче көнне үк полиция Мусаны кулга алды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
нинди катнашы булганлыгын – какое имеет отношение
иншаллах – даст Бог
бераздан үлеп гашыйк булдым – вскоре безумно влюбилась
уңай җавап бирде – ответила положительно
каршы булды – был против
почта тартмасыннаниз почтового ящика
бергә була алмаячагыбызны белгәч – когда узнала о том, что не сможем быть вместе
эшенздесь: дело(судебное)
үтерүче итеп күрсәтәләр – показывают убийцей
котылыр – избавится

6

Ниһаять, унбишенче апрель – суд көне җитте.

Җәмәгать, басыгыз! Суд килә! – диделәр. Залга Мусаны чакырдылар.

– Зөйләйха исемле хатынны үтерүдә үзегезне гаепле саныйсызмы?

– Юк, мин гаепле түгел!

Шаһитләрне сораштырдылар. Беренче булып швейцар сөйләде. Ул Муса әфәнденең Зөләйха янына кичке сигездә килүен, төнге уникедә китүен әйтте.

Зөләйханың гәүдәсен беренче күргән хезмәтче хатын да күргәннәрен сөйләде.

Кунакханәнең хуҗасы җавапны адвокат Андреев кушканча бирде. Муса кичке сигездә килде, төнге уникедә китте, диде ул.

Әмма Гәбденнәсыр гына үзен сәер тотты. Андреев хакимнән рөхсәт алды да аңа сорау бирде.

– Сез Зөләйха үтерелгән номерда бераз торгансыз. Әйтегез әле, сез Муса Салиховның сурәтен ертып ташлмадыгызмы? – дип сорады адвокат.

– Мин андый нәрсәләрне исемдә сакламыйм. Эшкә кагылышлы булмаган сорауларга җавап бирмим! – диде Габденнәсыр. Адвокатның йөзе кып-кызыл булды.

Аннан сүзне прокурор алды. Ул кунакханәнең хуҗасы Габдуллин белән сөйләшергә теләде.

– Гәбденнәсыр әфәнде Хәбибуллин сездә күптән тора. Зөләйха үлгән кичтә ул өйдә идеме?

– Юк, юк! Ул кичне Гәбденнәсыр әфәнде өйдә дә, Казанда да юк иде, – диде кунакханәнең хуҗасы. Адвокат моңа гаҗәпсенде.

– Ничек хәтерлисез сез моны?! – диде ул.

– Моны бер язу дәлилли. Теләсәгез, күрсәтәм. – Габдуллин кесәсеннән кәгазь чыгарды. Анда болай язылган иде:

"Габдуллин әфәнде! Бүген кич алтыда мин Кышкарга китәм. Миңа бер пар ат әзерләгез. Габденнәсыр".

Шунда ук язылу көне һәм вакыты куелган иде. Язылу көне хатын үтерелгән көнгә туры килә. Халык, суд тәмам буталдылар. Адвокатның планы барып чыкмады. Инде хакимнең соңгы сүзен генә ишетәсе калды.

Бераздан хаким карарны укыды:

"Казанның почётлы гражданы Муса Салихов Зөләйха исемле хатынны үтерүдә гаеплеме? Әйе, гаепле!.. Муса Салиховны ун елга каторга хезмәтенә хөкем итәргә".

***

Шул ук кичне Габденнәсыр әфәнде белән Габдуллин чәйханәдә булган хәлләрне сөйләшә иделәр. Судта укылган хат юри язылган икән. Габденнәсыр аны үзе язган. Хәзер исә Мусаның хәленә сөенеп утыра иде.

– Бу зур гөнаһ. Муса әфәнде ун елга каторгага җибәреләчәк, – диде аңа Габдуллин.

– Бик яхшы, барысы да минем файдага, – дип җавап бирде аңа Габденнәсыр. – Бер-ике айдан Әхмәди байның гүзәл кызы Хәдичә һәм йөз мең акчасы минеке булачак!

Болар икесе сөйләшкәндә күрше өстәлдә бер исерек йоклый иде. Дөресрәге, ул исерек булып кыланды. Ул сыщик Шубин иде. Габденнәсырның планын ул да ишетте.

***

Шубин әфәнде адвокат Андреев белән бергә мондый план кордылар. Габденнәсыр тиздән Самарага китәчәген әйтте. Янәсе, ул авырый. Габденнәсырга ялган хезмәтче җибәрделәр. Ул аны үзе белән алырга үгетләде. Икенче көнне кунакханәгә сәүдәгәр булып киенгән Шубин килде. Кунакханәнең хуҗасы белән алдан сөйләшенгән иде. Ул хәйлә белән Шубинны Габденнәсыр бүлмәсенә алып керде.

Шубин игътибар белән бүлмәне карады. Өстәлдә револьвер күрде һәм сиздермичә аны балавызга тидерде. Шулай корал көпшәсенең зурлыгын тикшерде. Зөләйханы үтергән пуляның зурлыгы да нәкъ шундый иде.

7

Габденнәсыр ялган хезмәтчесе белән Самарага китте. Монда ул Әхмәди байда кунакта булды. Мусаның гаепле булуына, төрмәдә акылдан язуына хуҗаны ышандырды ул. Һәм бер көнне Әхмәдидән кызы Хәдичәне кияүгә бирүен сорады. Ата ризалашты.

Ул арада Шубин Габденнәсырның бүлмәсендә бер язу тапты. Анда Сарай шәһәрендәге бер авылның адресы һәм бер ир-ат исеме язылган иде. Бу хат Габденнәсыр бүлмәсенә ничек эләккәндер, анысы билгесез. Әмма анда Зөләйханың Кырымдагы адресы күрсәтелгән иде. Шубин әфәнде шунда юл тотты.

Зөләйханың әнисен тиз тапты ул. Әмма Гаишә ханым Зөләйханың үлеме турында яңа хәбәр җиткерде.

Мәрхүмә кызым минем... Аны үтермәделәр... Ул үзен үзе үтерде. Үләр алдыннан ул миңа хат җибәрде. Анда ул үз-үземне атып үтерәм, дип язган, – диде Гаишә ханым һәм Шубинга хатны бирде. Анда болай диелгән иде:

"Әнкәем! Мин сезнең алда гаепле. Әти күптән түгел үлде. Инде мин дә качып сезне ташлап киттем. Үткән елны Петербургта мин Муса исемле әфәнде белән таныштым. Аны хәтерлисез микән? Мин аңа гашыйк булдым һәм кияүгә чыгу нияте белән янына киттем. Әмма ул инде башка бер кызга өйләнергә ниятләгән икән. Сәгать ярым элек ул минем номерымнан китте. Муса әфәнде һәм Хәдичә туташның мәхәббәтләре озын булсын!

Инде мин нишлим? Бакчасарайга кайтырга, күзегезгә күренергә кыймыйм. Инде үземне револьвердан атып үтерәм! Үтенечем шул: мине каргамагыз, дога кылыгыз.

Җинаятьче кызыгыз Зөләйха".

Шул ук көнне Казанга телеграмма сукты:

"Зөләйханың үлемендә Муса Салихов та, башка кеше дә гаепле түгел. Зөләйха үзен үзе атып үтергән. Шубин".

8

Зөләйха калдырган хатны судта күрсәттеләр. Берничә көннән Муса өендә иде.

Әмма әле ачыкланмаган бер сорау калды. Зөләйханы үтергән револьвер ничек Габденнәсырның бүлмәсенә эләккән? Шубинның фикере шундый иде: ул ату тавышын ишеткән һәм хатынның бүлмәсенә кергән. Револьверны һәм "үз– үземне үтерәм" дигән хатны урлаган. Бүлмәсендә хатның адреслы кисәге булуы моны дәлилли.

Боларны Әхмәди байга да сөйләделәр. Мусаның төрмәдән чыгу турында язган өч хатны Габденнәсыр Әхмәдигә бирмәгәнлеге дә ачыкланды. Мондый хәлләрдән соң Әхмәди бай, элек сөйләшенгәнчә, гүзәл кызы Хәдичәне һәм йөз мең акчаны Мусага бирде.

Габденнәсырга хәсрәтләнде. Ул үзен үтерергә теләде һәм агу эчте.

Аның вафатыннан соң түбәндәге хат табылды:

"Әхмәди байның кызы Хәдичәне йөз мең акчасы белән кияүгә ала алмадым, шуңа үз– үземә кул салам. Минем үлемемдә һичкем дә гаепле түгел. Ату тавышы ишеткәч, мин Зөләйханың револьверын һәм хатын алдым. Моны Мусаны гаепләсеннәр өчен эшләдем. Шулай да максатыма ирешә алмадым. Җинаятьче Габденнәсыр".

Бетте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
җәмәгать – товарищи, общество​
үзегезне гаепле саныйсызмы(?) – считаете ли себя виноватым
Шаһитләрне сораштырдылар. – Распросили свидетелей.
кушканчакак велел
исемдә сакламыйм – не запоминаю
эшкә кагылышлы булмаган сорауларгана вопросы, не относящиеся к делу
тәмам буталдылар – совсем запутались
хаким карарны укыды – судья прочитал приговор/решение
минем файдагав мою пользу
йоклый иде – спал
дөресрәге – вернее, точнее
ялган хезмәтче җибәрделәр – направили ложного/подставного слугу
үгетләде – уговорил
сәүдәгәр булып киенгән – переодевшийся купцом
сиздермичә – незаметно
балавызга тидерде – макнул в воск
корал көпшәсенең зурлыгын тикшерде – проверил величину ствола оружия
ул арада – в это время
юл тотты – направился
мәрхүмә – покойная
ташлап киттем – бросила
кияүгә чыгу нияте – намерение выйти замуж
күзегезгә күренергә кыймыйм – не решусь посмотреть в глаза
үтенечем шул: мине каргамагыз, дога кылыгыз – моя воля такова: не кляните, молитесь
хәсрәтләнде – впал в горе

*****

Ну и как вам татарский детектив, интересно? Очень надеемся, что он вам понравился. Также советуем вам почитать:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә

Тест: Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG