Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татмедиа мөхәррирләренә бәйсез кырымтатар басмалары ни өчен үги


Кайбер татар мөхәррирләренең басымга дучар "Кырым" газеты редакциясендәге рәсми булмаган очрашуы

Татмедиа вәкилләре Кырым сәфәре вакытында Кырымның оккупант хөкүмәтендәге эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы белән меморандум имзалады. Күзгә шул да ташланды - казаннар өчен төзелгән програмда аларның авыр хәлдә калган бәйсез кырымтатар басмалары белән очрашулары каралмаган иде.

Татмедиа мөдире Шамил Садыйков җитәкчелегендә килгән төркемдә "Казан утлары", "Мәдәни Җомга", "Шәһри Казан ", "Салават күпере", "Казанские ведомости", "Мәгариф", "Безнең мирас" кебек басмаларның баш мөхәррирләре бар иде, алар өчен Кырымдагы Мәскәү хакимияте махсус рәсми очрашулар оештырды,

Татарстаннарның Кырым министрлыгындагы бер очрашуында "Татарстан районнарында татар телендә газетлар чыга, Кырым районнарында да кырымтатар телендә газетлар чыгамы?" дигән соравына аңлашырлык җавап булмаган. Моның исә төп сәбәбе шул ки, хәзерге Кырымда кырымтатар телендә чыгучы бер генә район газеты да юк. Сөргенгә хәтле исә Кырымның барлык районнарында кырымтатар телендә газетлар чыккан, үз радиолары булган.

Оккупант хакимият карамагындагы "Милләт" кырымтатар телеканалы, "Ватан седасы" (Ватан тавышы) радиосы, "Яңа Дөнья" һәм "Йылдыз" кырымтатар басмалары белән рәсми очрашулар уздырган Татмедиа вәкилләре хакимияттән бәйсез саналган "Авдет" ("Кайту"), "Кырым", "Голос Крыма" газетларының мөхәррирләре белән күрешмәде.

Шулай да Татмедиа карамагындагы кайбер басмаларның баш мөхаррирләре Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Радик Сабиров, Ләбиб Лерон "Кырым" газеты редакциясенә килеп баш мөхәррир Бекир Мамутов белән, рәсми булмаса да, очрашырга булды, кырымтатар һәм казантатар басмаларының бүгенге хәле, уртак мәсьәләләре турында сөйләште.

Бекир Мамутов Кырымдагы информацион вазгыятькә бәя биреп, "монда оппозициядәге матбугатны юк итү бара", диде.

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

— Миңа Үзбәкстаннан килгән дусларым сездә Русиядә нәшер ителгән бәйсез "Новая газета", "Независимая газета" бармы дип сорадылар. Соңрак киоскларда аларны эзләп карасам, ул газетларның Кырымда булмавы минем өчен ачыш булды. Кырым – үзенчәлекле төбәк, монда бәйсез матбугатның урыстелле укучыларының киң катлавына барып ирешүе ничектер томаланган сыман. Безнең "Кырым" газетында кайвакыт шактый кискен язмалар чыга. Халкыбыз өчен бу бер чиста сулыш кебек. Хакимияттәгеләр моңа, газетаның бары 3,5 мең генә абунәчесе бар, аны кем укысын дип кенә түзәләр кебек. Алай да Роскомнадзор җыен вак нәрсәләр белән бәйләнә. Мәсәлән, редакциянең адресын Либкнехт урамы, 14/1 күрсәткәндә, алар безгә дөрес булмаган мәгълүмат бирәсез, 14нче йорт 1нче фатир булырга тиеш дип чакыртып кисәтте. Миңа ни өчен газетта үзегезнең әтиегез исемен язмыйсыз дип бәйләнделәр. Кырымтатарларда әти исемен куллану гадәте юк дигәнемә паспортыгызда бар бит диләр. Башка шундый күп кенә сәбәпләр уйлап чыгаралар. БМО баш секретаре Антониу Гутерришның Русиядә тыелган Кырымтатар милли мәҗлесе телгә алынган хисабын газетта бастырган өчен мәхкәмә редакцияне 4 мең сумга штрафка тартты", диде Мамутов.

Татарстан вәкилләре белән кайбер бәйсез кырымтатар басмалары нигә очрашырга теләмәгәнен Бекир Мамутов Азатлыкка болай аңлатты:

Алар цензурага буйсынып, дәүләт пропагандасы алып бара

— Безне очрашуга беркем чакырмады. Икенчедән, дәүләт хисабына Исмәгыйль Гаспринский исемендәге медиаүзәктә чыгучы ике газетның берсе милли мәнфәгатьләребезгә каршы язмалар чыгара башлаганга, алар белән бер өстәл янында утырырга теләмибез. Алар цензурага буйсынып дәүләт пропагандасы алып бара, без күтәргән темаларны алар күтәрми, язмый. Казанда чыгучы басмаларны без белмибез. Алар да бюджет хисабына чыга. Күңелләрендә милләткә, туган телләренә игътибар итәргә, ирекле информацион сәясәт алып барырга тырышалардыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, бер-беребез белән утырып сөйләшү файдалы, - диде "Кырым" газеты баш мөхәррире.

Очрашуга чакырылмаган, урыс телендә чыгучы "Голос Крыма" бәйсез кырымтатар газеты мөхәррире Эльдар Сәетбекиров исә "2014 елда безне Кырым хакимиятенә сөйләшергә чакырган иделәр. Без бардык, очрашуда катнаштык, ләкин бер генә дә вәгъдә үтәлмәде. Мин моннан соң хакимият үткәргән мондый очрашуларга бармаска булдым. Алардан ни файда?" диде Азатлыкка.

Элек "Голос Крыма" Украинадан финансланып, Кырым бюджетыннан да ярдәм ала иде. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң газетны дәүләттән финанслау бетерелде. Акча җитмәү сәбәпле, газет бинасыннан, күп кенә хезмәткәрләреннән мәхрүм булды. Соңгы җиде елда 25 кешелек коллективтан 5 кеше һәм 2 мең абүнәче калды. Редакциянең газетны саклап калу өчен үз иреген кысып, үз-үзенә цензура ясавы, элеккеге кебек сәяси темаларга бик кагылмыйча, башка темаларга күчүе дә газет файдасына булмады. Алда билгесезлек.

"Авдет" ("Кайту") газеты – очрашуга чакырылмаган, урыс-кырымтатар телендә чыккан тагын бер бәйсез кырымтатар газеты. 30 еллык тарихы булган, аннексиягә кадәр бер киртәсез чыккан бу газетны Роскомнадзор 2014 елдан соң юстиция министрлыгында теркәүдән баш какты. 2020 елның ноябрь аена кадәр теркәүсез, кәгазьдә 999 данәдә генә басылырга мәҗбүр булган бу газет абүнәчеләргә язылу хокукы бирелмәү сәбәпле 2021 елдан башлап язмаларын үзенең сайтында урнаштыру белән чикләнә башлады.

Исмәгыйль Гаспринский исемендәге медиаүзәктә булган очрашуда бюджет хисабына әрмән, болгар, грек, алман, украин телләрендә чыккан, ләкин абүнәчеләре бик аз булган басмалар белән бергә кырымтатар телендә нәшер ителгән "Йылдыз" журналы, "Яңа Дөнья" газеты, "Ана теле укытучыларына" (елга ике тапкыр чыга) журналы катнашты. Очрашуда бу басмалар кыска чыгышларында үзләре хакында сөйләде. Чарада катнашкан, чыгыш ясарга әзерләнгән "Казан утлары", "Шәһри Казан", "Безнең мирас", "Мәдәни җомга" мөхәррирләренә програм бик тыгыз төзелү сәбәпле вакыт булмаганга сүз бирелмәде, бернинди фикер алышу булмады. Ә сөйләшәсе нәрсәләр шактый иде. Мәсәлән, Кырымнан сөрелгән әрмән, болгар, грек, алманнарның милли-мәдәни мохтариятләре 25 ел дәвамында бюджет хисабына Кырымда газетлар чыгарганда, Кырымнан 1944 елда кырымтатарлар белән бергә сөргенгә дучар булган 6 меңләп Казан татарына нигәдер мондый мөмкинлек Русия Кырымны басып алганнан соң да бирелмәде. Бу мәсьәләнең Татмедиа имзаланган меморандумга кертү-кертмәве хакында хәбәр ителмәде.

Кырым инженер-педагогия университетында бер төркем укытучылар һәм студентлар белән булган очрашуда Татмедиа башлыгы Шамил Садыйков кырымтатарларны үзенә эшләргә чакырды, без тәҗрибә уртаклашырга, ярдәм итәргә әзер, диде. Хәзерге яшьләр интернетта, социаль челтәрләрдә, смартфоннарда утыра икән, аларны җәлеп итү өчен матбугатыбызны да монда күчерергә тиешбез, дип белдерде Садыйков.

Шамил Садыйков
Шамил Садыйков

— 300 йөз мең кырымтатары үзләре генә исән кала алмас. Бер-беренә якын булган 5-6 миллион татар, 700 мең башкорт (2010 елгы жанисәп башкортлар санын 1 миллион ярым дип бирә - ред.) һәм кырымтатарлар бергә булып 10 миллион булсалар, төрле мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачак, - диде Садыйков.

Татмедиа вәкилләре сәфәре 29 сентябрьдә тәмамлана. Алар Бакчасарай, Иске Кырым, Алушта, Ялта, Акъяр шәһәрләрендә истәлекле урыннар белән таныша, Кырымдагы кайбер татар үзәкләре вәкилләре алар белән очрашуны көтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG