Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны янә рекорд дәрәҗәсенә чыкты 


5 октябрь рәсми мәгълүматларына күрә Русиядә соңгы тәүлектә 895 кеше коронавирустан үлгән, шуның   27-се – Башкортстанда, сигезе – Татарстанда.  

Русиядә соңгы тәүлектә 895 кеше коронавирустан үлгән. Бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Үлүчеләр саны 211 696 кешегә җиткән. Бер көн эчендә авыруны 25 110 кеше йоктырган. Бу хакта COVID-19га каршы көрәш оператив штаб хәбәр итә.

Башкортстан коронавирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр ягыннан икеләтә рекорд куйган. 5 октябрь мәгълүматларына күрә, узган тәүлектә республикада 497 кешедә коронавирус барлыгы ачыкланган, 27 кеше авырудан үлгән. Шул рәвешле Башкортстанда COVID-19 йоктырганнарның гомуми саны 69 294, үлүчеләрнеке 1732 булган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган, 8 кеше үлгән. Пандемия башыннан 27401 кеше COVID-19 белән авырган, 765 кеше үлгән.


Коронавирус йоктыручылар санының артуы август ахырыннан күзәтелә.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әйтүенчә, Русиядә коронавирус белән бәйле вазгыять шактый киеренке, соңгы атнада авыру очраклары 14 процентка арткан. Шул ук вакытта Попова ковидка каршы чараларның үтәлешен күзәтүгә карата да сорауларның күп булуын белдерде.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оператив штаб һәм республика министрлыклары, оешмалары җитәкчеләренә вакциналау эшен тизләтергә кушты һәм коронавируска каршы чараларның үтәлешен күзәтүне кырыслату бурычы куйды. Президент кирәк булган очракта Роспотребнадзорны киңкүләм чараларга карата тәкъдимнәр кертергә өндәде.

Алданрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та республикада вакциналау акрын баруын, табибларның исә аеруча вакциналанмаганнарның авыррак чирләве турында чаң сугуын хәбәр иткән иде. Хәбиров Башкортстанда ковидка каршы штабта яңа чикләү чаралары кертү турындагы карарга килүләре турында белдерде.

Кайбер оешмаларга вакцина ясату турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турында белешмәсе булганнар гына йөри алачак, диелде. Чараларны кертү берничә этапта башкарылачак.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG