Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Альянс врачей" башлыгы Анастасия Васильеваның бер елга иреген чикләгән 


Анастасия Васильева

Васильевага кичке сәгать 10ннан иртәнге 6га кадәр урамга чыгу, рөхсәтсез шәһәрдән китү, киңкүләм чараларга йөрү һәм аларда катнашу тыела. Моннан тыш, ул айга ике тапкыр Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оешмаларында теркәлергә тиеш. 

Мәскәү мәхкәмәсе санитар эш нигезендә "Альянс врачей" (оешма Русиядә "ят агент" дип танылды) башлыгы Анастасия Васильеваның бер елга иреген чикләгән. Бу хакта адвокат Дмитрий Джулай хәбәр итте. Алданрак дәүләт гаепләүчесе 1,8 елга иреген чикләүне сораган иде.

Васильевага кичке сәгать 10ннан иртәнге 6га кадәр урамга чыгу, рөхсәтсез шәһәрдән китү, киңкүләм чараларга йөрү һәм аларда катнашу тыела. Моннан тыш, ул айга ике тапкыр Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оешмаларында теркәлергә тиеш.

Адвокат сүзләренә күрә, Васильева хөкем карары чыккан вакытта мәхкәмә утырышы залының ишеге артында торган, чөнки берничә минутка мәхкәмәгә соңга калып килгән һәм аны эчкә кертмәгәннәр.

Тикшерү комитеты тарафыннан "Санитар эш" Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда узган Алексей Навальныйны яклау чараларыннан соң ачылган иде. Навальныйның якын көрәштәшләре, шул исәптән бертуган абыйсы, шулай ук сәяси активистлар эзләүгә бирелде һәм тоткарланды. Аларны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуга котыртуда гаепләделәр.

Навальныйның көрәштәшләре Любовь Соболь һәм Кира Ярмышның иреге мәхкәмә ел ярымга чикләде. Алар икесе дә карар чыкканнан соң Русиядән китте.

Люся Штейн, Олег Степанов һәм Pussy Riot әгъзасы Мария Алёхинаның иреген бер елга, Навальный көрәштәше Николай Ляскинның иреген 10 айга чикләделәр. Алексей Навальныйның абыйсы Олег шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Депутат Константин Янкаускас сайлауларда катнашудан баш тартканнан соң гаепсез дип табылды.

Сентябрь уртасында Васильева үз хәрәкәтен Навальный такымы белән бәйләп карамауларын сораган иде. Оппозиционерның көрәштәшләре моны хокук саклау оешмалары тарафыннан күрсәтелгән басым аркасында булды, дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG