Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Мужское государство" хәрәкәтен экстремистик дип таныды 


Владислав Поздняков
Владислав Поздняков

Хәрәкәт "милли патриархат" идеяларын алга сөрә.

18 октябрьдә Түбән Новгород өлкә мәхкәмәсе прокуратураның "Мужское государство" хәрәкәтен экстремистик дип тану һәм әлеге хәрәкәтне тыю турындагы дәгъвасын карады.

Оешманың җитәкчесе, блогер Владислав Поздняков ышандыруынча, әлеге интернет-хәрәкәт "милли патриархат"ны пропагандалый.

Прокуратура дәгъвасында "Мужское государство" "хатын-кызларга янау һәм аларны эзәрлекләү" белән шөгыльләнә дип күрсәтелгән. Шулай ук дәгъвада Поздняковның хатын-кызларга карата дошманлык уяткан өчен элек тә җаваплылыкка тартылуы, аның Хабаровскидагы дүрт тарафдарының "экстремистик берләшмә" төзегән өчен хөкем ителгән булуы да искә алына. Әлеге эшне караучы мәхкәмә утырышларын "Медиазона" (Русиядә ят агент медиа дип танылган) яктыртып барды.

"Мужское государство" хәрәкәте мәхкәмә тарафыннан экстремистик оешма дип танылды, Русиядә оешманың эшчәнлеге тыелды.

  • 2016 елда "ВКонтакте" челтәрендә милли патриархат идеяларын алга сөрүче "Мужское государство" төркеме барлыкка килде. Оешманың исеме 2018 елда беренче тапкыр яңгырый: Поздняков тарафдарлары интернетта 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында чит ил кешеләре белән очрашкан кызларны эзәрлекли башлый. 2020 елның июлендә ВКонтакте "Мужское государство" паблигын томалый, ул вакытта анда 150 меңгә якын кеше язылган була.
  • Вконтакте пабликны тыйганнан соң, Поздняков һәм аның тарафдарлары өчен Telegram төп мәйданга әйләнә: блогерның каналына 100 меңгә якын кеше языла. 2021 елның 12 октябрендә "милли патриархат" Telegram өчен дә яраксызга чыга: Google Play һәм App Store таләпләренә сылтанып, Telegram идарәсе Поздняковның төп каналын томалый. Әлеге тыюдан соң блогер берничә резерв канал булдырды, алар һаман да эшли.
  • Соңгы айларда "Мужское государство" рекламада кара тәнле кешеләрне яки ЛГБТ мөнәсәбәтләре темасын кузгаткан брендларга каршы агрессив кампанияләр оештырып, үзенә мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп итте.
  • Поздняков тарафдарларының һөжүменнән зыян күргән ширкәтләр арасында – "Тануки" һәм "Ёбидоёби" ресторан челтәрләре, "Вкусвилл" кибетләре, Барнаулда урнашкан шаурма кибете. Поздняков каналындагы инструкцияләргә ияреп, аның тарафдарлары әлеге кибет-рестораннарның интернет-маркеттагы кушымталарының рейтингларын киметәләр, брендларның социаль челтәрләрендә тискәре коментарлар язалар, шулай ук ризыкны өйгә китерү хезмәте өчен фейк заказлар төзиләр.
  • Моннан тыш, Поздняков феминисткаларны, кара тәнле кешеләр белән очраша торган хатын-кызларны эзәрлекләүне оештыруы белән таныла. Еш кына блогер үз эшчәнлегендә хокук саклау органнарына шикаять язу ысулы куллана: мәсәлән, әлеге хәрәкәт тарафдарлары комик Идрак Мирзализаде, видеоблогер Юрий Хованский һәм "Гражданское общество" хәрәкәтен оештыручы Михаил Светов өстенән эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратурага шикаять яза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG