Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләр куркынычы сәбәпле Русия түрәләре өчен "супер әсбаб" ясаячаклар


Мондый әсбабны булдыру "мәгълүмат иминлеген көчәйтү һәм санкцияләр куркынычыннан бәйсез булу" өчен мөһим диелә. Аны эшләп чыгаруга ярты миллиард сумга якын акча тотылачак. Әсбабның беренче эш прототибын 2022 елның ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Русия дигитал үсеш министрлыгы түрәләр өчен "супер әсбаб" эшләүгә ярты миллиард сумлык диярлек тендер игълан иткән. Бу хакта дәүләт сатып алулар порталына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә. Мондый әсбабны булдыру "мәгълүмат иминлеген көчәйтү һәм санкцияләр куркынычыннан бәйсез булу" өчен мөһим диелә.

Документларга күрә супер әсбабка (super app) барлык федераль оешмалар кулланачак коммуникация сервислары керәчәк. Башта систем 100 мең кулланучыга исәпләнәчәк.

Эшләнелә торган кушымтада хәбәрләр алмашу, аудио һәм видеоэлемтә, файллар алмашу, "болыт" саклагычлар, эчке портал, офис документлары белән эшләү һәм вируска каршы програмнар белән тәэмин итү функцияләре булачак, дигән басмага Дигитал үсеш министрлыгының болыт сервисларын үстерү һәм мәгълүмат белән идарә итү департаменты мөдире Константин Гурзов. Системны "мәгълүмати иминлек таләпләрен исәптә тотып" түрәләрнең шәхси җиһазларына урнаштырырга, шулай ук браузер аша кулланырга мөмкин булачак, дигән ул.

Дәүләт хезмәткәрләре өчен супер әсбабның беренче эш прототибын 2022 елның ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

"Коммерсантъ" чганагы мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта Русия оешмаларының 54 проценттан артыгы Microsoft Exchange Server програмын куллана, "әмма санкцияләр аркасында дәүләт чит илнекеннән русиянекенә күчәргә тели".

Элегрәк басма 2022 елда Русия дәүләт хезмәткәрләрен һәм бюджет оешмасы эшчеләрен Русиядә ясалган мессенджерларга, электрон почта һәм видео-элемтә сервисларына күчерергә ниятләвен язган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG