Accessibility links

Сания Бахитова: "Иҗатта шәрык темасын ачарга тырышам"


Сания Бахитова "Кошлар теле" эшен тәкъдим итә
Сания Бахитова "Кошлар теле" эшен тәкъдим итә

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь рәссам Сания Бахитова белән аның иҗаты жанры, мигрант балалары белән эшчәнлеге һәм татар тамырлары турында сөйләштек.

Сания Бахитова – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь рәссам, быел Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый, ел саен русиякүләм күргәзмәләрдә катнаша, остаханәләр уздыра, кайчандыр үзе укыган сәнгать мәктәбендә укыта. Әсәрләре Яңа Третьяков күргәзмәсенә куела. Тумышы белән Ташкенттан. Азатлык рәссам кыз белән аның иҗат жанры, мигрант балалары белән эшчәнлеге һәм татар тамырлары турында сөйләште.

— Бабам – себер татары, әбием – Уфа татары, икесе дә үз вакытында төрле сәбәпләр аркасында Үзбәкстанга күченгән булганнар. Мин кечкенә вакытта ук безнең гаилә Русиягә кайтырга булган, берникадәр вакыт Татарстанда яшәгән. Соңрак әкренләп Мәскәүгә күчендек, Мәскәү өлкәсендә йорт салып, шунда зур гаилә булып яши башладык, әби белән бабай да безнең янга күченде.

Рәссам булырга теләгәнегезне кайчан аңладыгыз?

Сания Бахитова
Сания Бахитова

— Рәссамлыкны аңлы рәвештә үзем сайладым дип әйтә алмыйм, бу күбрәк очраклы карар. Ундүрт яшьтә сәнгать мәктәбенә керергә булдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда гимназиядә укуны дәвам итәргәме, көллияткә күчәргәме дигән сорау туды, шул чорда ук профильле сәнгать мәктәбен таптым, очраклы рәвештә иң соңгы минутта шунда керергә җитештем. Сүз уңаеннан, мин хәзер ул мәктәптә дәресләр бирәм. Шул мәктәптәге укытучыларның берсе Суриков институтына керергә киңәш итте. Мин үзем гомердә дә мондый карарга килмәс идем, чөнки безнең гаиләдә рәссамнар юк, шуңа бу фикер абсурд кебек ишетелде, бу һөнәр акча китерә дип тә көтәсе юк. Башта Строганов исемендәге уку йортындагы монументаль реставрация бүлеген сайларга уйладым, соңгы минутта кире уйладым һәм Суриков институтына монументаль сәнгать факультетына кердем. Картиналардан тыш без архитектура белән бәйле монументаль проектлар белән, зур киңлекләрне бизәү белән шөгыльләнәбез. Мин моңа аеруча шат, чөнки бу минем өчен мөмкинлек һәм сәләт спектрын киңәйтә.

Иҗатта татарлык яки төркилек темаларына кагыласызмы?

— Сюжет өчен темалар сәяхәт вакытында җыела. Миңа Үзбәкстан, Марокко, Грузия буйлап сәяхәт итәргә туры килде, анда күреп илһамланган мизгелләрне гәүдәләндерергә тырышам. Үзем өчен шәрык темасын ачарга тырышам, ул минем өчен берничә параметрны били – бу ниндидер тарихи моментларга, тарихи әсәрләргә карый. Минем кече диплом эше дә фарсы шагыйре Аттарның "Кошлар теле" поэмасына нигезләнгән. "Кошлар теле"нә тап булгач, мин аның белән кисешердәй башка шәрык әсәрләрен өйрәндем, урта гасыр француз гобеленнары белән уртаклыгын таптым. Тарихи шәрык темасыннан тыш, тагын бер юнәлешне атарга була – аны дини дип әйтергә ярыймы икән, белмим. Кыскасы, мин татар шамаилләрен өйрәнә башладым, башта шамаил күчермәләрен ясадым, соңрак каллиграфия техникасында "Җайдак" графикасын төшердем.

Җайдак" графикасы
Җайдак" графикасы

Шамаил темасы белән кызыксыну ничек туды?

— Миңа безнең институт нәрсәсе белән аеруча ошый – без уку дәвамында традицияләрне өйрәнәбез. Уку спектры архаикадан башлап егерменче гасыр уртасына кадәрге чорны колачлый. Дүртенче курста укыганда Ростовтагы фрескаларны күчереп язу күп тәэсир калдырды. Өченче курста – графитлы сурәт, дүртенче курста фреска, бишенче курста мозаика, ә алтынчы курста инде диплом эше. Тарихи чиркәү сәнгатен, Византияне өйрәнгән чорда мин үз анализымны ясыйм, ислам яки шәрык мәдәниятен өйрәнәм. Тарихи яктан үземнең татар икәнемне яхшы тоям, Үзбәкстанда тусам да, миндә татарлык хисе барыбер көчле. Шуңа күрә шамаилләрне өйрәнү минем өчен кирәкле этап иде. Мин аларны эзләп Мәскәүдәге татар мәдәнияте үзәгендәге китапханәдә дә булдым, китаптагы шамаил үрнәкләрен өйрәндем.

Соңгы вакытта минем иҗатымда күбрәк хәзерге заман шәрык темасы – соңгы вакытта үзем актив кызыксына багышлаган миграция темасына багышланган психологик портретлар яза башладым.

—​ Бу социаль проектмы? Тулырак сөйли аласызмы?

— Соңгы вакытта миграция темасы белән актив шөгыльләнә башладым. "Гараж" музеенда миграция тәҗрибәсе булган кешеләр белән эшләү курслары уздым. Аңа кадәр "Такие же дети" интеграция үзәгендә волонтер булып эшләдем. Без мигрант яшүсмерләр өчен биш музейга нигезләнгән социаль програм булдырдык, миграция тәҗрибәсе булган балаларны музейларга йөртәбез, лекция укыйбыз, музей һәм сәнгать профессияләре белән таныштырабыз, соңыннан мин шушы музей тематикасына остаханә уздырам. Бу эшчәнлек тә миңа бик ошый, безгә Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Таҗикстаннан күп киләләр, тәрҗемәче белән йөргән итальян кызы, ике корея малае бар. Алар үзләренең шәхси тарихлары, истәлекләре белән бүлешәләр, бу бик илһамландыра. Бу очрашулардан соң аларның остаханәләрдә иҗат иткән рәсемнәреннән күргәзмә ясалачак, "Күптөрлелек харитасы" ("Карта разнообразия") инсталляциясе планлаштырыла. Бу безнең "Гараж" музее белән берлектә башкарыла торган уртак проект.

Алда әйтелгән курсны тәмамлаганда безгә мигрантлар белән бәйле проект уйларга куштылар. Хәзер мигрантларга ярдәм проекты белән Женева конкурсында катнаштык, махсус приз яуладык. Биредә континент саен бер проект сайлап алына, без биш финалист арасына эләктек. Безнең такымдагы кызларның берсе күченергә мәҗбүр кешеләр турында магистр эше яза, икенчесе миграция сәясәте белән бәйле академия аспирантурасын тәмамлый. Мин монда да очраклы эләктем дияргә була. Без Русиягә килгән чит ил кешеләренә ярдәм платформасы булдырдык – анда тиз генә хокукый, социаль яктан беренче адымнар ясауда ярдәм күрсәтү каралган. Мәсәлән, ашыгыч сорауларга җавап алу өчен чат-бот каралган, мәдәни-социаль яктан, дини үзәкләр турында консультацияне дә күздә тотабыз.

—​ Гаиләгездә ниндидер татар йолалары сакланамы?

— Әйе, туганнарны мәҗлескә дәшүләр, дога укулар, мулла чакырулар табигый рәвештә кала бирә. Татарча ашлар да пешерелә, әмма көнчыгыш ашлары бәлки күбрәктер. Мин, кызганыч, татарча сөйләшә белмим, бу минем өчен үкенечле тема. Гаиләдә үзара татарча әнкәй (әби) беләй бабай гына сөйләшә. Аеруча бабай татар телен камил белә, ул үзбәкчә дә яхшы белә – ул безнең зәп-зәңгәр күзле татар. Әти белән әни татарча начаррак белә.

—​ Иҗади һөнәр сайлавыгызга гаиләгез ничек карады?

— Мин бу яктан бик кыю, каршы килүче булмады. Таныш түгел тармак булгач, әни миңа төрлечә булышырга тырышты, минем белән бөтен имтиханнарыма йөрде, югары уку йортына керә алуымда да аның өлеше зур. Әти генә башта бераз скепсис белән карады, ул үзе очучы. Хәзер ул да уңай карый, бар да яхшы.​

Сания Бахитова эшләре
Сания Бахитова эшләре

—​ Татарстанда күргәзмә ясарга тәкъдим иткәннәре бармы?

— Без апрельдә Казанда булдык, безнең кызлар заманча галереяда галәм темасындагы экспозициядә катнашты. Аңлавымча, мөмкинлекләр бар. Җәй көне шәһәрне өйрәнүче галимә Энҗе Дусаева белән таныштым. Ул шәһәрнең мәдәни коды турындагы спектакльләр оештыра. Ул да минем иҗатым белән кызыксынды, эшләремне карады. Минем монументаль хезмәт үрнәкләрен күргәч, каладагы фасадларны шушы техника белән бизәгәндә яхшы булыр иде дигән теләк белдерде. Казанның милли кодына катнашы булган, тарихи үткәнен заманча ысуллар белән чагылдырган проектта катнашу минем өчен бик шәп булыр иде.

Монументаль техника биналар өчен бик ярашлы, хәзерге акрил буяулар белән бизәүгә караганда, ул табигый катаклизмнарга бирешми һәм бина йөзенә күбрәк килешә. Казан минем өчен бик уңайлы шәһәр, ул зур да түгел, син анда үзеңне бик комфорт һәм җанлы итеп хис итәсең. Миңа шәһәрнең традицияләрен саклап калырга омтылуы ошый. Шул ук вакытта заманча элементлар да җитәрлек. Буласы, эшлисе килгән урыннар да күп. Мәсәлән, милли китапханә бинасы. Бу шәһәргә ешрак барып йөрү мөмкинлеге туар дип ышанам, минем бу каланың тарихы һәм мәдәнияте белән сугарыласы килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG