Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Рәшит Шакирҗанов коронавирустан вафат булды


Рәшит Шакирҗанов (1949-2021)
Рәшит Шакирҗанов (1949-2021)

Рәшит Шакирҗанов (72) – Казан архитектура һәм төзелеш университетында татар телендә укытуны оештыручы, татар телендә "Фән һәм тел" журналын чыгаручы галим. Соңгы елларда югары уку йортларында татарча укытуга җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар бетүен, хакимияттән ярдәм булмавын сөйләде.

22 ноябрь 72 яшендә Казан архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) хезмәткәре Рәшит Шакирҗанов вафат булды. Бу хәбәрне Азатлыкка КДАТУның механика кафедрасы җитәкчесе Васыйл Низамиев раслады.

— Рәшит әфәнде коронавирус эләктерде, башта Республика инфекция хастаханәсендә ятты, аннары аны 7нче хастаханәгә күчерделәр. Тернәкләнеп килә иде, әмма капылт хәле начарланган. Бүген иртән гомере өзелгән, — диде ул Азатлыкка. Галим белән хушлашу 23 ноябрь иртәнге 10да булыр дип планлаштырыла.

Рәшит Шакирҗанов – Казан архитектура һәм төзелеш университетында татар телендә укытуны башлап җибәрүгә зур өлеш керткән, аның башында торган галим. Университетта ул студентларга 30 елга якын татар телендә белем бирде, 17 ел буе татар телендә "Фән һәм тел" журналы баш мөхәррире булып эшләде. Ул – татар һәм урыс телләрендә берничә дәреслек, терминология сүзлеге төзүчесе.

"Безнең өчен ул би кадердле хезмәткәр булды, аның гомере студентларга белем бирүгә багышланды, татар төркемнәрен ачу, туган телдә техник университетта белем бирүгә күп көчен куйды, уңышка иреште", диде Васыйл Низамиев.

Рәшит Шакирҗанов 1949 елның 7 июнендә туган. 1975 елдан ул Казан архитектура һәм төзелеш институтында эшләгән, төзелеш механикасы һәм механика кафедраларында доцент һәм профессор булган. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире булып эшләгән.

2020 елның җәендә галим Азатлыкка зур әңгәмә биреп, югары уку йортларында татарча укытуга җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын сөйләгән иде. Мәктәптә укытуны татарчалаштырмыйча, финанслар бүлеп бирмичә югары уку йортларында татар төркемнәрен оештырып булмый, дигән иде ул.

"Без баштарак татар телле ике төркем җыя торган идек. Аннан бер төркемгә калды. Узган ел бер төркем дә туплый алмадык. Сәбәбе – бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) урыс телендә генә тапшырып булуда. Шуның аркасында мәктәптә татарча белем алучылар калмады. Татар телендә укыган милли кадрларыбыз калмый", дип сөйләгән иде галим быел тарих институтында үткән түгәрәк өстәлдә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG