Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль: "Пандора архивы"ндагы русияләр турындагы белешмәләрне "тикшерү мөмкин түгел"


“Пандора архивы”ндагы Русия түрәләренең офшорлары турындагы белешмәләрне расларга яки тикшерергә мөмкин түгел, чөнки ул “структурага салынмаган аноним рәвештәге өзек-өзек белешмәләр җыелмасыннан” гыйбарәт дигәннәр “Новая газета”га Русия президенты хакимиятенең коррупциягә каршы көрәш идарәсендә.

"Новая газета" Коррупциягә каршы көрәш идарәсенә "Пандора архивы"ндагы документларда офшор ширкәтләрнең хуҗалары буларак телгә алынган Русия думасы депутатлары һәм аларның туганнары, аерым алганда Алексей Чепа, Владислав Резник, Григорий Аникеев, Отари Аршба , Андрей Скоч, сенатор Олег Ткач һәм аның элеккеге хезмәттәше, Хисап пулаты аудиторы Сергей Мамедов турында сорау юллаган булган. Тикшерүдә бу кешеләргә офшор ширкәтләренең гомуми күләмдә йөзләгән миллион евро керем китерүе турында әйтелгән иде.

Президент хакимиятенең җавабында әйтелгәнчә, "Пандора архивы"ндагы язмаларда Русиянең гамәлдәге кануннарын бозу ачыкланмаган. Чөнки аларда, 2013 елның 7 августында, дәүләт хезмәткәрләренә чит ил активларын тыя торган канун гамәлгә кергәннән соң да, бу түрәләрнең чит илдә хисаплары һәм кертемнәре калуы турында мәгълүматлар юк.

Шул ук вакытта, чыгарылган документларга күрә, чит ил тыкшынуына каршы канун өлгесен уйлап табуда һәм кабул итүдә катнашкан депутат Григорий Аникеев 2012 елда Meligton Holdings Limited офшорының бердәнбер хуҗасы булган.

2017 елгы документларда исә ширкәтнең бенефициары булып аның абыйсы – Анатолий Аникеев тора. Депутатның икенче абыйсы – Валерий Аникеев 2016 елда Levico Holdings Limited-ның бердәнбер хуҗасы булган. Башка түрәләрнең офшор ширкәтләрендә дә өлкән яшьтәге әти-әниләре, балалары һәм элеккеге тормыш иптәшләре хуҗа булып торган.

Шулай да президент хакимиятенең коррупциягә каршы идарәсе моны тикшерү башлату өчен җитәрлек мәгълүмат дип тапмаган.

Русия түрәләренең чит илдәге активлары турындагы белешмәләр халыкара "Пандора архивы" проекты кысаларында чыгарылган иде. Ул – дөньядагы сәясәтчеләрнең, дәүләт хезмәткәрләренең һәм аларның туганнарының офшорлары һәм яшерен хисаплары турындагы глобаль тикшеренү булып тора.

Проект белән берничә ел дәвамында 120 илдән 600дән артык репортёр, шул исәптән Русиянең "Важные истории" (Русиядә "ят агент" дип танылды") басмасы журналистлары шөгыльләнгән.

Алар Русия президенты Владимир Путин даирәсенә якын кешеләр ия булган офшор ширкәтләре турында мәгълүмат чыгарды.

Бу кешеләр арасында Путинның якын дусты Светлана Кривоногих, Путинның институттагы дуслары Николай Егоров һәм Виктор Хмарин, президентның туганнан туган абыйсының улы Роман Путин, "Сбербанк" башлыгы Герман Греф һәм "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов гаиләсе бар.

Халыкара журналист тикшерүенә күрә, дистәләгән офшор ширкәтләренә хуҗа яки аларга катнашы булган кешеләр арасында президент идарәсе башлыгы Антон Вайно, президент аппараты башлыгы урынбасары Сергей Кириенконың улы, шулай ук Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кияве бар.

Русия түрәләренең офшорлары турында язмалар чыкканнан соң Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Пандора архивы" документларында чынбарлыкка туры килердәй дәлилләр юк дип белдерде. Кремль аларны тикшерү башларга сәбәп дип санамый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG