Гомельдәге мәхкәмә президентлыкка намзәт Светлана Тихановскаяның ире Сергейны 18 елга көчәйтелгән тәртипле колониягә хөкем иткән. Әлеге эш нигезендә тагын биш гаепләнүче хөкем ителгән, алар 14 елдан 16 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән дип хәбәр итә Азатлык Радиосының Беларус хезмәте. Алар киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепле дип табылган, мәхкәмә президент сайлауларының нәтиҗәләренә каршы протест чараларын шулай дип атаган.
Сергей Тихановский- видеоблогер, президент Александр Лукашенканы актив рәвештә тәнкыйтьләгән "Страна для жизни" каналы авторы. Баштарак ул сайлауларда үзе дә катнашырга ниятләгән иде, әмма намзәтен тәкъдим иткәнче тоткарланды һәм сак астына алынды. Шуннан соң сайлауларда үз намзәтен аның хатыны тәкъдим итте.
Рәсми исәпләүләргә күрә, ул 10 процент тавыш җыеп, Лукашенкадан соң икенче урынга чыккан. Лукашенка исә 80 проценттан артык тавыш җыйган диелде. Бәйсез белгечләр фикеренчә, Лукашенкага бирелгән тавышлар берничә тапкырга кимрәк, ә Тихановскаяга бирелгәннәре исә, артыграк булган. Бу оппозиция намзәтенә сайлауларның икенче турында катнашу мөмкинлеге бирә алыр иде.
Гомельдә хөкем ителүчеләр арасында Азатлык радиосының Беларустагы хезмәтенең штаттан тыш консультанты Игорь Лосик та бар. Ул көчәйтелгән тәртипле колониягә 15 елга хөкем ителде.
Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Джейми Флай Лукашенка режимының Игорь Лосикка мөнәсәбәтен тәнкыйтьләп чыкты: "Соңгы биш айда барган аның һәм башкалар гаепләнүчеләрнең ябык мәхкәмә процесслары гаделлеккә ачу китерерлек пародия иде. Без янәдән Лукашенка режимын хәбәр оешмаларына, журналистларга һәм Игорь кебек блогерларга һөҗүмнәрне туктатырга чакырабыз һәм аңа хатыны һәм кызы янына кайтырга рөхсәт бирергә өндибез", диде ул
Тагын бер гаепләнүче – блогер Владимир Цыгановичны да 15 елга колониягә хөкем иткәннәр. Тихановский такымы әгъзалары Артём Саков һәм Дмитрий Попов исә 16 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Беларус оппозициясе лидерларыннан берсе – Николай Статкевичка – 14 ел бирелгән.
Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру турындагы гаептән тыш, тоткыннарның бер өлеше социаль дошманлык уятуда гаепле дип танылган. Тихановский исә - сайлауларның Үзәк комиссиясе эшчәнлегенә комачаулауда гаепләнә.
Хөкем карарлары Гомельнең 3нче тикшерү изоляторында игълан ителгән. Мәхкәмә ябык булды, аның нечкәлекләре җәмгыятьтән яшерелде, ул 24 июньдә башланып, биш айга якын дәвам итте.
Эштә катнашкан адвокатларның барысы да мәгълүматны таратмау турындагы килешүне имзалады, шуңа күрә мәхкәмә утырышлары турында берни билгеле түгел. Статкевичның процесста катнашудан баш тартуы һәм аны үзеннән башка гына хөкем итүләре генә билгеле.
Светлана Тихановская Twitter-да иренә карата чыгарылган хөкем карарын "иң көчле оппоненттан үч алу" дип санавын язды.
Президент сайлауларыннан соң узган протест чараларыннан соң Беларус хакимиятләре оппозиционер сәясәтчеләргә, Александр Лукашенкага каршы чыккан кешеләргә, хокук яклаучыларга һәм бәйсез мәгълүмат чараларына карата киңкүләм репрессияләр оештырды. Дистәләгән мең кеше кулга алынды, эшеннән куылды, меңнән артык җинаять эшләре ачылды. "Весна" хокук яклау үзәге хисаплауларына күрә, бүген хөкем ителгәннәрне дә исәпкә алганда, сак астында яки тоткынлыкта хәзерге вакытта 920 сәяси тоткын бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!