Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея хакимиятләре элекке президент Пак Кын Хены аклаячак


Пак Кын Хе
Пак Кын Хе

Бу карарны 69 яшьлек Пак Кын Хеның сәламәтлеге начараю сәбәпле кабул иткәннәр. Пак Кын Хеның азат ителүе 2022 елның мартына билгеләнгән президент сайлаулары барышына йогынты ясарга мөмкин. 

Көньяк Кореянең коррупциядә гаепләнеп 20 елга төрмәгә хөкем ителгән элекке президенты Пак Кын Хены Яңа ел хөрмәтенә амнистия кысаларында, ил хакимиятләре акларга карар биргән. Бу хакта хөкүмәт белдерүенә сылтама белән Yonhap хәбәр итә.

Бу карарны 69 яшьлек Пак Кын Хеның сәламәтлеге начараю сәбәпле кабул иткәннәр. Быел аны аркасындагы хроник авыртулары сәбәпле өч мәртәбә хастаханәгә урнаштырганнар, алданрак ул операция кичергән иде.

Басма искәртүенчә, Пак Кын Хеның азат ителүе 2022 елның мартына билгеләнгән президент сайлаулары барышына йогынты ясарга мөмкин. Элеккеге президентны Тэгу шәһәрендә һәм оппозицион халык фиркасенең таянычы булып саналган Төньяк Кенсан вилаятендә хуплыйлар.

Пак Кын Хе – илнең элекке президенты Пак Чон Хиның кызы, аны 1979 елда һөҗүм итеп үтергәннәр иде. Аерым алганда ул Кореянең икътисади могҗизасы авторы буларак билгеле – Пак Чон Хи берничә дистә ел эчендә фәкыйрь аграр илне дөньяның иң алга киткән дәүләтләренең берсенә әверелдерде. 1998 елда Кын Хе беренче тапкыр парламентка сайлап алынды, 2012 елда исә Көньяк Корея тарихында беренче президент хатын-кыз булды.

2016 елда аңа каршы дәүләт серләрен тарату һәм коррупциядә гаепләүләр белдерелде. Киңкүләм урам каршылык чараларыннан соң парламент Кын Хега импичмент белдерде, 2017 елда ул кулга алынды.

2018 елның апрелендә мәхкәмә Пак Кын Хены дәүләт серен тарату, янап акча алу, хакимиятеннән начар ниятләрдә куллану һәм ришвәт алуда гаепләп 24 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарды. Быел гыйнварда илнең Югары мәхкәмәсе җәза мөддәтен 20 елга кадәр киметте.

1980 елдан Көньяк Кореядә президент вазифасында булган сигез сәясәтченең дүртесе тоткынлыкка хөкем ителде, өч сәясәтченең туганнары төрмәгә утырды, берсе үз-үзенә кул салды, ә берсе үлем җәзасына хөкем ителеп, соңрак акланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG