Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүт Фатыйхов: "Нур" театры өчен бер татар режиссеры да әзерләмәгәнбез"


Мәхмүт Фатыйхов
Мәхмүт Фатыйхов

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Уфадагы "Нур" татар театры нигез салынганнан бирле шунда уйнаучы Мәхмүт Фатыйхов белән театр язмышы, аның үсешенә зыян салучы күренешләр, татар теленең саклануы турында сөйләштек.

Уфадагы "Нур" татар дәүләт театрына Мәхмүт Фатыйхов 1991 елда килә һәм инде 30 ел шушы театрга һәм артист һөнәренә тугры булып кала. Күптән түгел аңа Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. "Нур" театры үзенең 30 еллыгын зурлап бәйрәм итте. "Театрны бу кадәр зурлаганнарын хәтерләмим, үзебезнең дә ис китте", дип сөйләде Мәхмүт әфәнде. Азатлык артист белән театр үсеше, драматурглар һәм режиссерлар кытлыгы, татар теле язмышы турында сөйләште.

— Мәхмүт әфәнде, сез Казанда театр училищесында Марсель Сәлимҗанов төркемендә укыган. "Нур" театрына ничә яшьтә килдегез? Ул вакытта театр нинди иде, нинди өметләр баглап килдегез?

— Мин "Нур" театрына 4нче курста укыган чакта килдем. "Нур" театры белән Казандагы "Адым" театр студиясе Кәрим Тинчуринның "Ил" мелодрамасын куйдылар. Шунда малай ролен уйнадым. Ул вакытта "Нур" әле театр студиясе генә, үзләре акча эшләп шуңа яшиләр иде. Шунда ук булачак хатыным белән таныштым. Казан театр училищесын 1991 елда тәмамладым, ул вакыта "Нур" театрының дәүләт статусы юк иде. Ә безне бары тик дәүләт статусы булган театрларга гына җибәрәләр. Ул вакытта Оренбурда татар театры оешып килә иде. Башкортстаннан булгач, ничектер шул як тартты инде мине. Оренбург театрында дүрт ай эшләдем. 1991 елның августында "Нур"га дәүләт статусы бирелде һәм мин Башкортстанга кайттым. Театрны оештырып йөрүче һәм аның беренче мөдире Мәҗит Мөдәррисовның чакырып язган хаты әле дә бар миндә. "Мәхмүт, "Нур" театрының нигез ташларын салучы кешеләрнең берсе син булырга тиеш, синең урының "Нур" театрында, үз илеңдә, үз халкыңа үз телеңдә хезмәт итү - ул зур бәхет. Бу ялтыравык сүзләр генә түгел", дигән иде ул. Мәҗит абыйның шушы сүзләре минем гомерлек девизыма әйләнде. Менә мин утыз ел үз илемдә, үз телемдә үз халкыма хезмәт итәм һәм шуның белән дә бәхетлемен. Мин ул вакытта 24 яшьтә идем.

Уфада 1912-1922 елларда булган татар драма театрын яңадан ачу таләбе белән 1989 елда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге чыга. Бу таләп ТИҮнең оештыру корылтае резолюциясенә дә кертелә. 1991 елда татар театрын торгызу идеясе Уфа шәһәр башкарма комитеты тарафыннан хуплана. Шул ук елда "Нур" татар студиясе оеша. Ике елдан соң студиягә "Уфа дәүләт татар театры" статусы бирелә. 1994 елда элекке "Пламя" кинотеатры нигезенә татар театры бинасы салына башлый. 1998 елның октябрендә театр труппасы бинаның төзелгән бер өлешенә күчә. Театрның кече залы 2000 елның июнендә ачыла. Театр бинасы 2007 елда гына төзелеп бетә.

— "Нур" театры беренче чорында ук авыр темаларга алына иде. Ф.Казанлының "Ямьсез тормыш", М.Фәйзинең "Адашкан күңел", Г.Исхакыйның "Зөләйха", Т. Гыйззәт һәм Җ. Фәйзинең "Башмагым" кебек катлаулы спектакльләре куелды. 1996 елда "Нур" артистлары Г. Исхакыйның "Көз" драмасы нигезендә куелган спектакль белән Казанда үткән Халыкара театр фестивалендә җиңү яулый. Ул вакытларны сагынасызмы?

— Беркем куймаган "Башмагым"ны куйдык бит. Моңарчы аны драма, опера театрлары гына куя иде. "Нур" театрының беренче сезоныннан соң ук дүрт спектакль белән ун көнгә Казанга гастрольгә бардык. "Нур" театры бер ел эчендә шушындый дәрәҗәгә күтәрелгән, ун елдан нишләмәс бу театр дип шаккаттылар анда. "Көз" драмасын Казаннан режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Дүрт номинациядә җиңү яулады. Нур театры ул шушы "Көз" белән танылды дип әйтсәк тә дөрес була, шушы спектакль аша театр җәмәгатьчелеге "Нур"ның барлыгын белде.

— Ләкин ун елдан, киресенчә, театрда торгынлык сизелә башлады. Спектакльләр дә үзгәрде, артистлар да кем эстрадага, кем бизнеска китте. Һәм бу озакка сузылды. Моның сәбәпләре нәрсәдә булды дип уйлыйсыз?

— Күптән түгел бер интервьюда "театрның кайсы вакытына кайтасың килер, ә кайсы вакытка килмәс иде", дип сорадылар. Мин әйтәм: кайтасым килер иде театр училищесында укып йөргән елларыма, студент елларыма. һәм кайтасым килмәс иде бу театрда эшли башлаган чорга. Шулкадәр авыр вакыт иде бит. Без эшләп йөрибез, ә театр бит әле ул юк, аның бинасы юк. Без коридорларда, чормаларда, теләсә кайда, хәтта урамда да репетицияләр үткәрә идек. Репетицияләр үткәрергә урын юк, эшкә барам дип бара торган урының юк. Туксанынчы елар – хезмәт хакы бирелми торган еллар. Гаиләне дә шунда төзибез, театрны да төзибез. Бик авыр булды. Яшәргә урын юк, хезмәт хакы бәләкәй, эш шартлары начар иде, шуңа күрә артистлар да килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр.

Аннары, режиссер Байрас Ибраһимов театрдан киткәннән соң көчле генә режиссеры да булмды театрның. Безгә чакырылган режиссерлар килеп, спектакльләр куя иде. Кем нәрсә куя белә, шуны куйды.

— Сезнең дә моннан китәм дигән чакларыгыз булмадымы? Мәсәлән, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрында татар артистлары да күп эшләде. Бу үзенә күрә дәрәҗә дә, яшерен-батырын түгел, акчасы да, популярлыгы да күбрәк иде. Сезнең китү мөмкинлеге бар идеме? Чакырсалар китәр идегезме?

— Беләсезме, бездә ниндидер энтузиазм булган. Без яшь идек, безгә театр бинасы була дип вәгъдә бирделәр һәм без шуңа ышанып эшләдек тә эшләдек. Шулай итеп гомер дә узып киткән. Кырыгар көнгә гастрольләргә чыгып китә идек. Без эшлибез, театр төзелеп ята, озак төзелсә дә, төзелә иде бит инде ул. Башта кече зал ачылуын көтеп яшәдек. Килде бер көн – аны ачтык. Аннары зур зал ачылуын көтә башладык. Менә шушы өмет безне алга дәште дә дәште. Шуңа ышанып бардык та бардык. Хәзер менә бик матур бинабыз бар, каршында Габдулла Тукай һәйкәле. Мин 1991 елны Уфага килгәндә татар җәмәгатьчелеге Уфада Тукай һәйкәле кирәк дип сөйли иде инде. Утыз ел дигәндә Тукай һәйкәле дә барлыкка килде.

— Бервакыт драматург Наил Гаетбай "Мин илледән артык пьеса яздым, шуларның биш-алтысы гына куелмаган, соңгы чорда комедияләр генә язам, чөнки халык аларга күбрәк йөри", дигән иде. "Нур" театрының соңгы елларда комедия, җиңел спектакльләр театрына әйләнеп баруы сизелде. Шулай итеп театрның дәрәҗәсе төшә дип уйламыйсызмы?

— Театрга да бит яшәргә кирәк. Спектакль чыгару өчен тукымасы, агачы, тимере, декорацияе, костюмнары кирәк. Шуңа күрә репертуарда күбрәк комедия булуы ул гаҗәп түгел. Драмаларга да күп йөри халык, менә "Әниемнең ак күлмәге" ничә еллар бара. Гел шыгрым тулы заллар белән. Шулай да халык ярата инде комедияләрне, нишләтәсең.

— Әлеге мәсьәлә драматурглар җитмәүдән дә тормыймы? Татарстанда да бу проблема еш күтәрелә, чишү юллары эзләнә, төрле иҗади лабораторияләр уза. Башкортстанда ничек?

—Башкортстан җирлегендә драматурглар юк дип әйтерлек. Әле дә шушы Казан, Татарстан бар. Татар телендә язучы бер драматург та юк бездә. Радик Нурлыгаяновның бер пьесасы куелды, ләкин ул үзе табиб, аны тулы канлы драматург дип әйтеп тә булмыйдыр. Башка пьесалары күренми әле.

— "Нур" театрының соңгы премьерасы "Галиябану" булды. Аны театр беренче тапкыр гына куймый. Режиссер Әбелхәер Сафиуллин спектакль геройларын өрәкләр итеп киендерде, ә Азат Җиһаншин геройлардан курчак ясады. Сезгә кайсысы якын?

—"Нур" театрында "Галиябану" беренче тапкыр Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан куелды. Аның хатыны үлгән чор иде һәм бу ничектер менә аңа тәэсир итте, ахры. Ул безнең барыбызны да ап-актан киендерде, битләребезгә ап-ак грим салдык, имеш, менә бу әрвахлар, үлгән кешеләр терелеп, шушы "Галиябану"ны уйныйлар. Бәлки, алай кирәкмәгән булгандыр дип уйлыйм мин. Кече залда иде бит инде ул, кече залның мөмкинчелекләре дә аз.

Мәхмүт Фатыйхов "Галиябану" спектаклендә Бәдри ролендә (уртада)
Мәхмүт Фатыйхов "Галиябану" спектаклендә Бәдри ролендә (уртада)

Ә әлеге куелышта инде музыкаль тартма образы килеп керде, шушы тартма эчендә курчаклар яши һәм шушы курчаклар Галиябану тарихын уйнап күрсәтәләр. Шуңа күрә бик бәйләнергә дә кирәкми – Бәдри ник алай матур киенгән, ник аның муенында медальон бар, дип. Бәдри - курчак ул. Спектакль матур булсын өчен шулай уйланылгандыр дип уйлыйм инде мин. Һәм беренче тапкыр без тере оркестр белән уйныйбыз әлеге спектакльне. Беренче тапкыр театрда оркестр чокырын ачтылар. Миңа калса, бик матур "Галиябану"ыбыз. Әлбәттә, финал әз генә үзгәргән, полицайлар килеп, Исмәгыйльне кулга алмыйлар. Халык шуның белән әз генә риза да түгел. Явызлык җәзасын алырга тиеш диләр. Әмма чынабарлыкта явызлык гел җәзасын алмый.

— Шулай да сез театрда экспериментлар яклымы, әллә калыплар яклымы?

— Театрда экспериментлар кирәк, әмма классик әйберләрдә экспериментлар кирәкми дип уйлыйм мин.

— "Нур" театрының балалар өчен Яңа ел тамашаларын урыс телендә уздыруын еш тәнкыйтьлиләр. Театр җитәкчелеге моны балаларны театрга җәлеп итү, акча эшләү белән аңлата. Ләкин бүген акча эшлибез дип, театр киләчәктә тамашачысыз калыр дип курыкмыймы? Мәсәлән, Татарстанда да тел проблемы бар, ләкин театрлар урыс теленә күчми, татар спектакльләре күрсәтү – бу киләчәк аудиторияне дә тәрбияләү.

— Бер яктан караганда, театрда гына телгә өйрәтеп булмый бит. Телне гаиләдә өйрәтергә кирәк, театр тел өйрәнә торган урын түгел бит инде ул. Матур итеп татарча сөйләшкәнне килеп тыңларга мөмкин, әмма театрга йөреп кенә тел өйрәнеп булмый. Без татарча әкиятләр, чыршы бәйрәмнәре уйнап карадык, ләкин балалар аңламый, аларга тәрҗемә тыңлау өчен колакчыннар бирәләр, ә алар аның белән куллана белми.

Урыс театрларына тамашачы үстереп бирәбез

Икенче яктан, дөрес әйтәсез, урыс театрларына тамашачы үстереп бирәбез. Театрга мәхәббәт уятабыз, ләкин урыс телле театрга. Мине тагын бер әйбер сагайтты – Туймазы татар театры өлкәннәр өчен урыс телендә спектакль әзерли икән. Алар өлкән тамашачы өчен дә урысча уйнарга әзерләнеп яталар, чөнки тамашачы бетеп бара.

— Театрның режиссерлары күп булды дип сөйләштек. Шулай да үзегезнең эшлисегез килгән режиссерыгыз бармы?

— Минем режиссерым бар театрда, ул Илдар Вәлиев, ул инде 17 ел режиссер булып эшли һәм "Нур" театрына йөрүчеләр аның спектакльләрендә тәрбияләнгән тамашачылар. Илдар Вәлиев беркайчан да баш режиссер булып утырмады, әмма ләкин ул зур эш башкарды һәм башкара.

Баш режиссер Азат Җиһаншин – икенче сезон гына эшли, ләкин "Фатыйма"ны матур гына куйды, Мансур Гыйләҗевнең "Көлмәгез, мин үләм" комедиясе гөрләп бара. Азат Җиһаншин милләте белән башкорт, ләкин сәнгатьнең теле юк дип әйтәләр. Без бит бер үк менталитет кешеләре, шуңа күрә аның белән эшләүдә ниндидер кыенлыклар юк. Ул – татарча аңлый, без – башкортча.

Шушы еллар дәвамында без бер татар режиссеры да  үстермәгәнбез

Шушы еллар дәвамында без бер татар режиссеры да үстермәгәнбез, тәрбияләмәгәнбез. Соңгы 17 ел эчендә без беркемне дә укырга җибәрмәгәнбез. Кемгә үпкәлибез хәзер? Ә башкорт театрлары җибәргән. Башкорт телле егетләр барганнар Мәскәүгә, укыганнар. Без нәрсә карап ятканбыз – белмим, гаеп үзебездә. Бу хакта алданрак уйларга кирәк булган. Башкортстанда татар телле драматурглар да юк, татар телле режиссерлар да юк.

— "Нур" театры өчен Уфа дәүләт сәнгать академиясендә махсус курслар җыела. Аларда укып чыккан яшь актерлардан сез канәгатьме, аларның телләре, уйнау дәрәҗәләре ничек?

— Әлеге дә баягы мәктәпләрдә ана теле укытылмаганлык шушы институтның да проблемына әйләнә инде ул. Аннары соңгы елларда бездә нишләптер башкорт егетләре күбәеп китте. Аларның да телләре үзгәрәк. Мәсәлән, "әти" дими, "әтей" диләр. Аерымлыклар мелодикада да сизелә.

— "Нур" театрын башлап йөрүдә Уфада татар милли хәрәкәтенең көче зур булды. Бүгенге көндә шундый милли оешма зур эшләр башкарырга сәләтле дип саныйсызмы? Гомумән, Уфадагы татар оешмалары тулы көченә эшли аламы, аларның файдасы бармы?

— Чынлап та, әгәр 90нчы елларда татар җәмәгатьчелеге Уфада татар театры кирәк дип тавыш чыгармаса, берни булмас иде. Җәмәгатьчелек сорап алган театр бу. Бүгенге көндә дә без татар оешмаларының ярдәмнәрен тоеп яшибез, аларга таянабыз, алар безне ташламый, алар безне гел күз уңында тоталар. Һәм минем бер өметем бар әле – тагын да бер күтәрелеш булыр әле 90нчы еллардагы кебек, чөнки болай була алмый, тел бетмәскә тиеш, яңадан мәктәпләргә тел укыту кайтарылырга тиеш, татарлык яңадан уянырга тиеш.

Татар артисты никадәр ирекле бүген?

Театр артисты бик ирекле була да алмый

— Театр артисты бик ирекле түгел инде ул. Ул бик ирекле була да алмый. Чөнки аның көндез репетицияләре, кич – спектакльләре. Репертуары ике ай алдан язылып куела. Шуңа күрә кинода-мазар төшә башласаң да, театрдагы эшне туктатмаска кирәк. Театр һәрвакыт беренче урында. Аннары, Башкортстанда татар театрлары икәү генә, башка эш урыны юк та безгә.

— Башкортстанда хакимият артистларны үз мәнфәгатендә никадәр файдалана дип сорамакчы идем.

— Мөдиребез нәрсә куша, шуны эшлибез инде без. Безгә нәрсә кирәген ул әйбәтрәк белә дигән фикер сеңдерелгән. Соңгы вакытта дәүләт безгә йөзе белән борылды кебек. Яңа директор тырышлыгы да микән – 30 еллыкка тугыз кешегә мактаулы исемнәр бирелде. Бу бик зур сан. Элек безгә сыгып-сыгып, тамганын гына бирәләр иде. Безне шулай зурлауга үзебез дә аптырашта калдык. Хәтерлим, Башкортстанның атказанган артисты исеме дә дүртенче мөрәҗәгатьтән соң бирелде. Юбилей чорында бик җылы караш тойдык.

— Тагын 30 елдан соң да "Нур" театрының үз тамашачысы булыр дип уйлыйсызмы, киләчәкне ничгерәк күз алдына китерәсез?

— Күз алдына китерә алмыйм шул. Татар артистлары, зыялылары балалары да татарча сөйләшмәгәч, каян була соң ул тамашачы?

Мәхмүт Фатыйхов 1967 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Федоровка районы Балыклыбаш авылында ундүрт балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Мөдәррис авылда мулла була, хатыны Зөлхия белән 4 ул, 10 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Коралачык авылында урта белем алгач, Мәхмүт Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә бара. Ләкин керә алмый. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан театр училищесына укырга керә. Режиссер Марсель Сәлимҗанов җыйган курста Җәвит Шакиров, Инсаф Абдуллин белән бергә укып чыга. Аны тәмамлагач, ярты ел Оренбур татар дәүләт театрында эшли. 1991 елда Уфада Нур театры ачылгач шунда эшкә чакырыла.

Уфа Ислам университетын читтән торып тәмамлый. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында актерлык осталыгына укып чыга. Актер эшеннән тыш, төрле кичәләргә һәм концертларга сценарийлар яза, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, шигърият бәйгеләрендә жюри рәисе була. "Нур" театрында 40ка якын роль башкара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG