Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский Яңа ел төнендә Украинага бомба ата башларга чакырды


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Алданрак Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Украинаны Русиягә яки Чечняга "кушу мәсьәләсен хәл итәргә" әзер булуы турында белдергән иде.

Беренче канал эфирында Русия думасы депутаты һәм ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Жириновский 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Украинаны бомбага тота башларга чакырды.

Русия сәясәтчесе, ил президенты вазифасында булсам, ике дә уйламый шундый фәрман бирер идем дип искәртте. "Сәгать иртәнге дүртләр тирәсендә, барысы да җиңелчә кәефләнеп килгәндә", дип белдерде ул.

Алданрак Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинаны Русиягә яки Чечняга "кушу мәсьәләсен хәл итәргә" әзер булуы турында белдергән иде. Ул үзе алдында мондый бурыч куйсалар, күптән моны хәл иткән булыр идем дип әйтте.

Русия сәясәтчеләренең артык кискен белдерүләре Русия һәм Украина чигендәге вазгыять киеренкеләнү фонында яңгырый.

Көнбатышның махсус хезмәтләре Мәскәүнең күрше илгә тулы масштаблы һөҗүм әзерләве турында кисәтә. Кремль сугышка әзерләнүен кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG