Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 нәтиҗәләре: Азатлык сайты һәм социаль челтәрләр


2021 елда Азатлыкның кайсы язмалары укучыда кызыксыну уятты, фикер тудырды, кайсы видеолар иң күп каралды? Азатлык сайтына һәм социаль челтәрләргә еллык нәтиҗә ясыйбыз.

Менә тагын бер вакыйгаларга бай ел үтеп китте, хөрмәтле укучылар. Узган ел дәвамында Азатлык сезгә илдә һәм дөньяда булган вакыйгалар турында көндәлек хәбәрләр, язмалар, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, видеоязмалар тәкъдим итте. Бүген шуларга нәтиҗә ясыйбыз. 2021 елда кайсы язмалар укучыларыбызда иң зур кызыксыну уятты? Сез яратып укыган, караган һәм сездә фикер тудырган материалларны барладык.

Иң күп укылган 10 язма

2021 елда Азатлык сәхифәсендә дөнья күргән язмалар барлыгы 1 млн 700 меңнән артык карау җыйган. Гадәттәгечә, Азатлык укучыларының ел шәхесен сайлау язмасы иң зур игътибар җәлеп иткән язма булып чыкты. Икенче урында Татарстан Язучылар берлеге корылтае, өченче урында елның иң зур фаҗигасе - Казанның 175нче мәктәбендәге атыш турындагы язма.

Иң күп каралган видео

2021 елда Азатлык сайтында иң күп каралган видео — Арча районы Шекә авылы халкының башлангыч мәктәпне ябуга ризасызлык белдерүе турындагы видео булды, ул сәхифәдә 1,6 мең тапкыр каралды.

Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга ризасызлык белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:37 0:00

Иң күп фикер әйтелгән 5 язма

Азатлык укучылары узган ел да бик әүзем булды, сез кызыксындырган темаларга фикерләрегезне ихлас әйтеп килдегез, бу фикерләр безнең өчен бик мөһим. 2021 елда иң кызу бәхәсләр уяткан 5 язманы тәкъдим итәбез:

2021 елда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) язмышы ел буе игътибар үзәгендә булды. Татарстан хакимияте башта оста кулланган, әмма соңыннан кирәксезгә калдырылып, төрле ысуллар белән көчсезләндерелгән, соңгы елларда штрафлар белән буылган, басым астында яшәтелгән әлеге оешманың әһәмияте турында без белгечләр фикерен белештек. Шул видео иң күп каралган видеоларның берсе булды, ул сәхифәдә меңнән артык тапкыр каралды. ВКонтакте челтәрендә бу видео 23 мең тапкыр каралды.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Иң күп тыңланган подкаст

2021 елда Азатлык подкастның икенче сезонын башлады, аның форматы да бераз үзгәрде. Шулай да иң күп тыңланганы – Казан мәктәбендәге атышта кызын югалткан ана – Әнисә Гарифуллина белән әңгәмә булды. ВКонтактеда ул 460 тапкыр тыңланды. Шул ук әңгәмә Инстаграмда 72 мең тыңлау җыйды.

Кызым үлеменә кем җавап бирер
please wait

No media source currently available

0:00 0:18:56 0:00
йөкләү

Социаль челтәрләр. Иң популяр видеолар

YOUTUBE

Азатлык материаллары сайтта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә актив тарала. Азатлыкның Youtube каналы узган ел иң нык үскән платформа булды, аңа 1,8 мең кеше өстәлде (+51%). Иң күп видео караулар да шунда җыелды. Youtube-тагы иң популяр 3 видеоны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

ВКОНТАКТЕ

Азатлыкның ВКонтакте сәхифәсендә дә узган ел 447 кеше өстәлгән (+7%). ВКонтакте челтәрендә иң күп каралган 2 видеоны тәкъдим итәбез.

  • Фирдүс Тямаев: "Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк?" (49 мең карау + Youtube-та 31 мең карау)
Error rendering VK.

  • Хәтер көне сезнең өчен нәрсә ул? Аны ничек билгеләргә? Милли активистлар фикере (38 мең карау)
Error rendering VK.

INSTAGRAM

Азатлыкның Instagram битенә дә 2021 елда 1,5 мең кеше өстәлгән (+7%). Алдарак телгә алынган әңгәмәдән тыш, иң күп каралган һәм фикерләр җыйган пост - Фирдүс Тямаевның Радик Юлъякшинга җавабы булды (48 мең карау, 131 фикер).

Instagram-дагы иң популяр язмалар арасында шулай ук Яшел Үзәннең Тарихи мәчетендә мәетләрнең кайда һәм ничек юыла (39 мең карау, 56 фикер), Гөлзада Сафиуллинаның Илшат Әминовка җавабы (14 мең карау, 119 фикер) язмалары да бар.

Моннан тыш Instagram-да хикәяләрне (stories) уртача мең кеше карап бара.

* * *

2021 ел ничек кенә авыр булса да, Азатлык үзенең укучылары белән араны өзмәде, үз стандартларына тугры калып, объектив, риясыз һәм тараф алмаган мәгълүматны оператив рәвештә җиткереп торырга тырышты.

Форсаттан файдаланып безнең даими укучыларыбызга, фикер белдерүчеләргә, язмаларыбызны таратучыларга рәхмәт белдерәбез. Без һәртөрле тәкъдимнәргә, фикерләшүгә ачык. Киңәш, тәкъдимнәрегез булса, рәхим итеп безгә языгыз!

2022 елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG