Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия матбугат алдыручыларны да кыра


Башкортстанда нәшер ителүче кайбер басмалар
Башкортстанда нәшер ителүче кайбер басмалар

Башкортстанда матбугатка язылуда кайбер басмалар узган елдагы тиражларын саклап кала алды, кайберләре бераз кимеде. Мөхәррирләр кимүне пандемия, кайбер журналистларның интернетка күчүе, пенсия яшендәге укучыларның мәрхүм булуы һәм башка сәбәпләрдән күрә.

Башкорт телендә нәшер ителүче рәсми "Башкортостан" гәзите узган елны 3754 данә булды, быел 5305 данә булып чыга башлады. Шундый ук статустагы "Кызыл таң" узган елда 3709 иде. Быел аның тәүге саны 4279 данә булып чыкты. Ике төп рәсми гәзитләрнең дә тиражлары үсештә.

Башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите 7884 тираждан 8922гә җитте. Татар телендәге "Өмет" гәзите исә узган елдан беразга арткан һәм ул хакимият чыгарган гәзитләр арасында иң зур тиражлысы булып кала. Басманың баш мөхәррире Рәдис Ногманов моның сәбәбен эчтәлектән күрә:

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"Басмабыз 10628 данә булып чыга башлады. Узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда бераз артты. Анда 10 меңгә тулмаган иде. Соңгы елларда пандемия сәбәпле районнарга бик чыкмадык. Укучылар, почта таратучылар белән очрашулар да булмады.

Элек без районнарның почта таратучылары җыелган чараларга барып, аларга рәхмәтләр әйтеп, бүләкләп кайта идек. Хәзер андый мөмкинлек бетте. Шуңа эчтәлек белән алдырырга тырыштык. Ләкин максатка тулысынча ирештек дип әйтергә ярамый, чөнки укучыларыбыз бакыйлыкка күчә бара. Кайсы гына почтага керсәк тә, анда безнең күпме укучыбыз вафат булуын атыйлар. Мәктәп укучыларын җәлеп итү бик авыр мәсьәлә. Чөнки алар балалар бакчаларында ук урысча сөйләшә.

Интернетта эшли башлавыбыз да тиражны киметте

Көндәш басмалар да күбәйде. Мәсәлән, "Манзара", "Акчарлак", "Безнең гәзит", "Уртак түшәк" һәм башкалар. Элек үзебездә чыгучы "Атна" гәзите төп көндәш иде. Халыкка сайлап уку мөмкинчелеге күбәю бер яктан әйбәт, ләкин алар безнең өлешкә керәләр. Ләкин ничек кенә булмасын, 10 меңне җыя алдык. Интернетта эшли башлавыбыз да тиражны киметте, чөнки журналистлар интернетта язганнары өчен гонорар алулары сәбәпле, кәгазь гәзиткә игътибарларын киметтеләр.

Тиражны арттыруда кыенлыклар булса да, мөмкинлекләр бар, иң мөһиме – эшне гадел бәяләсеннәр иде. Чөнки һәр эшкә стимул, гадел бәя кирәк. Әгәр хезмәт хакыбыз тиражга бәйле булса, күпме данә чыгуыбызга бәйле нисбәткә артса, шул вакытта безнең журналистларның да чәме артыр иде. Алай булса, бәлки бүген 15 мең данә дә булып чыгар идек. Тиражларның кимүендә шушы фактор да зур урын тота. Чөнки һәр эшләгән эш лаеклы бәяләнергә тиеш", диде дәүләт финанслаган гәзитләр арасында иң күп укучылары булган татар яшьләренең "Өмет" гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов.

Башкорт балалары өчен нәшер ителүче "Йәншишмә" узган елгы 1001дән быел 1550гә җиткән.

Журналлар тиражы сизелерлек үзгәрмәгән

Журналлар арасында иң зур тиражлы булып һәр елдагыча "Башкортостан укытыусыһы" килә. Ләкин быел басманың тиражы төшкән. Моның сәбәбен басманың баш мөхәррире, язучы Салават Кәримов шулай аңлатты:

Салават Кәримов
Салават Кәримов

"Тиражыбыз 9 меңнән артык, ләкин узган елдагыдан бер меңгә кимедек. Сәбәбе билгеле инде – язылмыйлар. Күпме генә сөйләшсәң дә алдырмыйлар. Акча юк, фәлән-төгән сәбәпләр табыла. Элек укытучыларга методикага дип акча бирәләр иде, алар шул акчага да языла иде, хәзер ул да юк. Ә инде тиражыбызның башкалардан артыграк булу сәбәбе басманың укытучылар өчен тәгаенләнүенә бәйле. Укытучылар безнең басма методик эчтәлекле булган өчен языла, укытучыларның саны кимү безгә дә тәэсир итә.

Укытучылар безнең басма методик эчтәлекле булган өчен языла

Матбугатка язылу башлану белән район мәгариф бүлекләренә хат җибәрәм. Анда язылырга киңәш итәм, хезмәттәшлеккә чакырам. Бар районда да караш бер төрле түгел", диде заманында 45 мең тираж белән чыккан "Башкортостан укытыусыһы" журналының баш мөхәррире Салават Кәримов.

Татар яшьләренең "Тулпар" журналы узган ел 1950 данә булып чыкты, ике айга бер нәшер ителү сәбәпле, аңа язылу дәвам итә. Бүгенге көнгә аңа 1300 кеше язылган. Ә менә башкорт яшьләренең шул ук статустагы "Шоңкар" журналының баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов соңгы елларда югалтулар булмавын сөйләде:

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

"Узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда безнең тираж төшмәде, хәтта бераз артты да. Быел без 2050 данә булып чыгарабыз. Узган елда 1900дән артыграк идек. Дәүләт куйган план 1950 данә. Безнең интернетта аудитория күбрәк, шуны исәпкә алганда без канәгать. Чөнки безне интернеттагы социаль битләрдә бер айда барлыгы 180 мең кеше укый. Хәзер интернет мохитенә күчү бик кызу бара. Интернетта кайбер хикәя яки повестьны 5әр, 10ар мең кеше укый. Бүген кеше китап укымый дисәләр дә, интернетта укыйлар бит. Ләкин интернет шаукымы көчәйсә дә, кәгазь басманы да сакларга кирәк.

Интернет шаукымы көчәйсә дә, кәгазь басманы да сакларга кирәк

Соңгы ике-өч елда журналның тиражы төшүе күзәтелми. 2015 елларда хәтта 1500гә генә калган булган. Без үз укучыларыбызны югалтмыйбыз. Моның сәбәпләре гади – иң башта эчтәлек кирәк. Без аның өчен нәрсә эшлибез? Билгеле булуынча, 60-70нче елларда совет әдәбиятында тәрҗемә көчле булган. Менә без яңа гына Чыңгыз Айтматовның "Беренче укытучы" әсәрен бастык. Ул алтмыш ел элек башкортчага тәрҗемә ителсә дә, китап булып чыкмаган булган. Башкорт әдәбиятының алтын өлешен дә биреп киләбез. Мәсәлән, әле Сәгыйть Агишның "Мәзин йортында" дигән повесте чыгып килә. Ул 1930 елда язылган. Язучы вафат булгач, аның әсәрләрен бастырыр өчен юллаучылар юк, ләкин әсәрләренә ихтыяҗ юк дип булмый. Хезмәткәребез нинди дә булса бер көчле язучының барлык әсәрләрен укып, иң яхшысын сайлап ала.

Шул ук вакытта милли республикаларда милли басмаларны саклау өчен хөкүмәт ярдәме дә кирәк. Мәсәлән, Казакъстанда 100әр, 200әр мең тираж белән чыккан гәзитләрне беләм. Нәкъ милли басмаларга дәүләт ярдәме кирәк. Мин бөтенләй бездә ярдәм итмиләр димим, мәсәлән, кайбер күрше төбәкләрдә "Шоңкар" гонорарына кызыгып карыйлар", диде башкорт яшьләренең "Шоңкар" журналы баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов.

Башкорт телендә чыгучы төп әдәби журнал "Агыйзел" узган елда да, быел да 2200, "Һәнәк" сатира-юмор басмасы узган ел 689 булса, быел 700гә җиткән.

Бәйсез матбугат югалтуларга карамастан алда бара

Башкортстанда быел да иң зур тиражны дәүләт ярдәменнән башка хатын-кызлар өчен чыккан бәйсез "Диләфрүз" гәзите җыйды. Басманың мөхәррире Галия Сәфәрҗанова тиражларның кимүен пандемиядән дә күрә:

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

"Тираж елдан-елга кимүгә бара. Бу аңлашыла, чөнки статистика мәгълүматына караганда, Башкортстанда гына да узган ел 30 мең пенсионер әбиләребез вафат булган. Ә безнең төп укучыларыбыз алар. Безгә даими шалтыратып торучы әбиләребез дә шул сәбәпле сирәгәйде. Гәзит киосклар аша сатуга да чыга, анннан сатып алучылар да кимеде. Мәсәлән, Уфаның Үзәк базарындагы "Купец" дигән киоскта сатучы "Диләфрүз"не килеп алучы 20 әбинең "юкка чыгуын" әйтте. Аларның кайсыдыр бакыйлыкка күчсә, кемнәрдер QR-кодлары булмау, яки чир йоктырудан саклану сәбәпле килми дип уйлыйм. Үткән яртыеллыктагы кебек 14 мең данә булып басылабыз. Әлегә яшибез.

Тираж кимүнең төп сәбәбе – укучыларның картаюы һәм пандемия

Яшь пенсионерлар интернетта утыра, басма матбугат укымый торган буын. Элекке тиражларны сагынып сөйләргә генә калды. Без бер елны төбәкләрдә чыгучы гәзитләр арасында Русия буенча җиденче урынны алган идек. Ул чакта 21 мең абунәче җыя алдык. Төп сәбәп – укучыларның картаюы һәм пандемия дип уйлыйм", диде бәйсез "Диләфрүз" гәзите мөхәррире Галия Сәфәрҗанова.

Узган ел башкорт телендә "Бәрәкәт" һәм татар телендә "Бәрәкәт ачыкычы" дигән бәйсез мәдәни-мәгърифәт журналлары чыга башлаган иде. Аны чыгаручы Даян Мәҗитов сүзләренә караганда, башкортчасы узган ел – 1231 булса, быел 303 данәгә артып, 1534 укучы җыйган. Татарчасы узган елгы 146дан 422гә җиткән. Ягъни 276га арткан. Айдан-айга язылучылар арта баруын да әйтте Даян Мәҗитов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG