Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда инвестицияләр 12 процентка арткан, чит ил инвестицияләре кимегән


Иң күп инвестицияләр Русия төбәкләреннән килгән.

2021 елның 9 аенда Татарстанга кертелгән инвестицияләр күләме 436 млрд сумга җиткән. Бу 2020 елның шушы чоры белән караганда, 12 процентка күбрәк. Әлеге саннарны 19 гыйнварда Татарстан инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина агентлыкның еллык киңәшмәсендә җиткерде.

"Бу кризис чорында без инвестицияләрне арттыра алдык. Төп капиталга инвестицияләр 12 процентка, шәхси инвестицияләр - 13 процентка, Русия төбәкләреннән - 15 процентка үсте", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанга чит илдән инвестицияләр кимегән. Кайбер чит ил инвесторлары Мәскәү һәм Петербурдагы вәкиллек аша эшли, шуңа кимү дәвам итәчәк диде Миңнуллина.

Моннан тыш, Татарстан кайбер юнәлешләрдә артка тәгәрәгән. Аерым алганда, төзелеш өчен рөхсәт алу, электр энергиясен кертү вакыты озайган.

Бүген Татарстан Русиядә төп капиталга инвестицияләр кертү буенча 6нчы урынны били. Республика Мәскәү, Ямал-Ненец, Ханты-Манси, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан калыша. Русиядә инвестицион климат буенча Татарстан икенче урында бара.

2020 пандемия елында Татарстанда инвестицияләр күләме 2015 ел күрсәткеченә төшкән иде. Чит ил инвесторлары кертемнәрне 25 процентка киметте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG