Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер ир туйдан соң өч көн үткәч хатынын һәм аның сеңлесен үтергән, соңыннан үзенә кул салган


Суеп үтерелгән хатын-кызларны Чаллыдан ерак булмаган Мәләкәс авылындагы шәхси йортта тапканнар диелә.

Татарстанда бер ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнә, соңыннан ул үзенә кул салган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитетына сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Җинаятьләр кодексының "Ике һәм аннан күбрәк затны үтерү" маддәсе нигезендә эш ачылган.

Басма чыганаклары хәбәренчә, яшь пар 20 гыйнварда язылышкан булган. Бу вакыйганы дуслары һәм туганнары белән билгеләп үткәннәр, шуннан соң ир кунакларны озатып, кире өйгә кайткан, анда яшь хатынын һәм аның туганнан туган сеңлесен суеп үтергән диелә. Моннан тыш, хокук саклаучылар фикеренчә, ул әтисенең сейфын ватып, "МР-18" һәм "Хатсан" мылтыкларын алган. Шуннан соң Чаллы шәһәре үзәгенә барып, анда бер хатын-кызны көчләгән һәм качкан.

Соңрак ир үзенә кул салган. Аның мәетен Уфа-Мәскәү машина юлының 1016нчы километрында, Тургай кафесы янында тапканнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG