Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең эш бирүчеләренә хезмәткәрләрнең мөмкин кадәр күбрәк өлешен өйдән эшләүгә күчерергә киңәш иттеләр


Хәзерге вакытта Русиядә өч миллионлап кеше дистанцион рәвештә эшли.

Русиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу өчьяклы комиссиясе (РТК) илдә коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, булдыра алганча күбрәк хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерергә киңәш иткән. Бу хакта Русия хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Хезмәт министрлыгында искәртүләренчә, оешмалар ничә хезмәткәрне дистанцион рәвештә эшләүгә күчерергә мөмкин булуын үзе билгеләргә тиеш, ә эш күләме шул ук калган очракта, өйдән торып эшләүгә күчерү – хезмәт хакларын киметүгә нигез түгел диелә.

Министрлык мәгълүматына күрә, хәзер Русиядә өч миллионлап кеше өйдән торып эшли.

Коронавирус белән авыручылар саны "омикрон" штаммы таралу сәбәпле арта. 21 гыйнвардан Русиядә авыруны йоктыруның рекордлы күрсәткечләре көн саен теркәлә.

1 февральгә булган рәсми саннарга күрә, илдә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 125 836 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан бирле авыру йоктырганнарның рәсми саны 11 986 913 кешегә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG