Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия илдә Deutsche Welle тапшыруларын туктата


Чикләүләр Русия дәүләт RT DE тапшыруларын Германиядә тыюга җавап буларак кертелә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы RT DE тапшыруларын Германиядә тыю сәбәпле "җавап чараларының беренче дулкыны" турында игълан итте. Бу хакта министрлыкның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Мәскәү Deutsche Welle (DW) алман телерадиокомпаниясенең Русия җирлегендә иярчен аша һәм башка төрле тапшыруларын туктатачак, DW-нең Русиядәге хәбәрчеләр бюросын ябачак һәм Русиядәге DW бюро хезмәткәрләреннән аккредитацияләрне кире алачак.

Моннан тыш "тиешле органнар" Русиядә Deutsche Welle-ны "ят агент" медиа чарасы буларак тану мәсьәләсен караячак. Мәскәү чираттагы адымнары турында алга таба белдерәчәк, диелә тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы шулай ук RT DE эшчәнлегенә киртә куйган Германинең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар исемлеген әзерләячәк. Бу исемлек ачык бастырылмаячак, андагы кешеләргә Русиягә керү тыелачак.

Deutsche Welle башлыгы Петер Лимбург бу уңайдан белдерү ясап, медиа ширкәтенең Русиядән китсә, бу илдәге вакыйгаларны тагын да активрак яктыртачагын белдерде.

"Без Русиядә булган хәлләргә битараф булмаячакбыз, барысын да хәбәр итеп торырбыз. Һәм моны күбрәк һәм күбрәк эшләячәкбез", диде ул. Лимбург Русия гамәлләрен "чамадан тыш зур реакция" дип бәяләде.

  • 2 февраль көнне Германиянең медианы күзәтү һәм лицензияләү комиссиясе RT DE каналының иярчен һәм башка тапшыруларын туктатуы турында игълан итте. Моны каналның лицензия сорамавы белән аңлаттылар. RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян RT DE-ның тапшыруларга барлык хокуклар булуын әйтте.
  • Алман дәүләт оешмасы карарыннан соң Русия тышкы эшләр министрлыгы илнең "борчуларына демонстратив рәвештә битарафлык белдерелгән" һәм Мәскәү җавап чараларына күчүен белдерде.
  • Моннан тыш Русия тышкы эшләр министрлыгы RT контентын бетергән "интернет-арадашчыларга" да янады. Мөгаен, сүз YouTube платформасы турында бара, 2021 елда ул RT DE-га бәйле берничә аккаунтны бетерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG