Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталан теле: изелгән тел түгел, шулай да проблемнар бар


"Каталанча" дип язылган шигар тоткан демонстрантлар хөкүмәтнең каталан теле кулланышын реформалау планына протест белдерә, 2012 ел
"Каталанча" дип язылган шигар тоткан демонстрантлар хөкүмәтнең каталан теле кулланышын реформалау планына протест белдерә, 2012 ел

Халыкара ана теле көне ЮНЕСКО Баш конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән 1999 елның ноябрендә оештырылган. 2000 елдан башлап тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатында ул ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Идел буенда күпчелек тел берләшмәләренең туган телләрне саклауга бәйле авырлыклар кичерүе турында Азатлык еш яза. Бүген без diaridellengua.cat (Тел газеты) исемле каталан телендәге басманың мөхәррире Рауль Арансуек (Raül G. Aranzueque) белән сөйләштек. Ул каталан теленең ничек итеп мультимедиа өлкәсенә кертелүе, мәктәпләрдә белем бирү теле буларак үсүе турында һәм Каталониядә яшәүче башка этник төркем вәкилләренең аңа карата нинди мөнәсәбәттә булуы хакында сөйләде.

Каталан теле

Катала́н теле –​ һинд-европа телләре​нең көнбатыш роман төркеменә караган тел, каталан халкының милли теле. Дөнья буйлап каталан телендә 11 миллионга якын кеше сөйләшә. Испаниянең Каталония, Валенсия, Балеар утраулары һ.б. төбәкләрендә, Франция, Андорра, Италиядә кулланыла. Каталан теле Каталония, Валенсия, Балеар утраулары, Андорада рәсми статуска ия.

Каталан теленең кулланылышы XV гасырда кысыла башлый, җитәкчелек күбрәк кастил (испан) телен куллана, тел мәгарифтән чыгарыла. XIX гасыр башына каталан теле күпчелек кулланылыш даирәләрдән кулланудан туктый. Франко диктатурасы вакытында (1939-1975) Испаниядә каталан телен иҗтимагый урыннарда куллану тыелган булган.

Бүгенге көндә каталан телен куллану берничә оешма тарафыннан (Каталан тикшерүләре институты, Валенсия академиясе) идарә ителә. 1985 елда Termcat исемле терминология үзәге булдырыла, ул каталан телендә күп санлы сүзлекләр чыгару, терминологияне үстерү белән шөгыльләнә. Телне үстерү һәм аның кулланышылыш киңәйтү белән шөгыльләнгән күпсанлы дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшләп килә.

Каталан телендә көн саен 4,5 миллион кеше сөйләшә, 2005 ел белән чагыштырганда бу ярты миллионга азрак. 2021 ел ахырында "Тел платформасы" (Plataforma per la Llengua) дип аталган оешма үткәргән тикшеренүнең төп нәтиҗәсе шундый.

Тикшеренүдән күренгәнчә, каталан телле төбәкләрдә яшәүче 13 936 235 кешенең 4 517 706-сы (ягъни 32,4%) каталан телен төп тел буларак куллана. Әгәр каталанча да, башка телдә дә, әйтик испан телендә, бер үк күләмдә сөйләшүе турында әйткән кешеләрне дә исәпкә алсаң, бу сан 42,6 процентка кадәр җитә.

Каталониядә һәм Балеар утрауларында бу телгә халыкның 36 проценты, ә Валенсиядә - 28 проценты өстенлек бирә.

Рауль Арансуек
Рауль Арансуек

Рауль Арансуек сүзләренчә, хәзерге вакытта Каталониядә хәвефләнү артуы күзәтелә. "Каталан телен яклау белән шөгыльләнүче иң абруйлы оешма - Plataforma per la Llengua (Тел платформасы) вазгыятьне "телнең гадәттән тыш хәле" дип тасвирлый. Каталан телен аудио-визуаль чаралар һәм социаль челтәрләр кебек өлкәләрдә алга сөрү өчен күбрәк эшләргә кирәклеге турында консенсус бар", ди ул.

Испания хакимиятләре Каталония мәктәпләрендә фәннәрнең 25 проценты испан телендә булырга тиеш дип карар кылган. Бу да каталан теленең үсешен чикләргә мөмкин.

Каталан теле испан теле белән чагыштырганда отышсызрак хәлдә

"Каталан теле испан теле белән чагыштырганда отышсызрак хәлдә. Күп кенә яшьләр өчен, аеруча испан телле районнарда яшәүчеләр өчен каталан теле белән очрашу өчен бердәнбер мөмкинлек – ул мәктәп. Әгәр каталан телен мәктәптә кыскартсалар, белем алучыларның ике рәсми телне дә белү өчен мөмкинлекләре тигез булмаячак, димәк, карьерада һәм иҗтимагый тормышта да мөмкинлекләре тигез булмаячак", ди журналист.

40 ел дәвамында каталан теле – белем бирү теле булган. Испаниядә азчылык теле буларак, бу чара аны яклаячак дип саналган, әмма соңгы вакытта кайбер фиркаләр, әйтик Халык фиркасе һәм Ciudadanos мәктәптә белем бирүдә испан теленең киңрәк кулланылуын алга сөрә.

Netflix һәм HBO Max каталан телендә фильмнар чыгара аламы?

2021 елның декабрендә Испания парламентында миноритар телләрдәге кинолар аркасында бәхәсләр кабынып китте, Каталониянең сул республикан фиркасе Netflix һәм HBO Max-ны каталан, баск һәм галисия телләрендә билгеле бер санда фильмнар күрсәтергә мәҗбүр итеп, алар өчен квоталар кертүне таләп итте. Бу турыдагы канун дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителер дип көтелде. Бу шарт белән Каталониянең сул республикан фиркасе илнең дәүләт бюджеты өлгесен хупларга ризалашты.

Ләкин Рауль Арансуек сүзләренчә, стримминг гигантларына бу канун кагылмый.

"Испания парламентының аудио-визуаль чаралар турындагы канун өлгесе рәсми миноритар телләр өчен (азчылык телләре белән бутамагыз – каталан телендә якынча 10 миллион кеше сөйләшә) процент нисбәте билгели һәм бары тик Испаниядә урнашкан платформалар өчен генә гамәлдә була ала. Димәк, мәсәлән Netflix мондый квоталарга дучар ителмәячәк. Төп халыкара платформаларны да моңа кертү өчен, Испания хакимиятен канунны үзгәртергә өндәүләр күп (шул исәптән Каталониянең сул республикан фиркасе таләбе дә бар). Шул ук вакытта Каталония хөкүмәте платформалар белән сөйләшүләр алып бара, бу аларда каталан теленең булуын арттыру өчен эшләнә. Төбәк телевидениесендә каталанча дубль һәм субтитрлар булган фильмнар күп, алар платформаларга тәкъдим ителә ала", дип сөйләде ул.

Журналист шулай ук каталан телендәге видеоуеннар, Википедия, бары тик гади кешеләр, волонтерлар ярдәмендә генә чыгып бара диде.

Испан хакимияте төбәк телләрен зәгыйфьләтү өчен Русия ысулларын кулана

Рауль Арансуек Испаниядә дә тел төрлелеген кабул итү белән проблемнар бар ди.

— Испания хакимиятләре "төбәк телләрен" зәгыйфьләндерү өчен Русия яки Франциядә хакимиятләре кулланган кораллардан файдалана. Европа контекстында каталан теле, бу телдә сөйләшүчеләр ягыннан, уртача урында тора, әйтик дат теленә караганда, каталан телендә күбрәк кешеләр сөйләшә. Кайбер каталан ютубчылары, инфлюэнсерлары әйтүенчә, каталан телен куллану әйберләрне һәм күренешләрне башкача күрүне тәкъдим итә ала, ул испан теленекеннән аерыла.

Үз продуктларын испан яки инглиз телләрендә тәкъдим итүчеләр күп. Каталан телен куллану исә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен яхшы ысул. Бу менә дигән мөмкинлек", диде журналист.

Халыкара ана теле көненә ул кеше үз телен куллансын һәм аны үстерсен дигән теләктә кала. "Әгәр сез экологик төрлелекне саклау яклы икән, сез мәдәни төрлелекне саклау яклы да булырга тиеш", ди Рауль Арансуек.

Ана телен саклау, аны куллану даирәсен үстерү мәсьәләсе татарлар алдында да кискен тора. 2017 елдагы мәгълүм вакыйгалардан соң Русия мәктәпләрендә татар телен укыту кимеде. Азатлык татар телен дөньяның теләсә кайсы почмагыннан онлайн үзләштерә алу мөмкинлеген булдырырга карар итте. Дүрт ел элек, 2018 елның 21 февралендә татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә!Online" проекты эшли башлады. Дүрт ел эчендә татар телен өйрәнү өчен онлайн-курс, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби әсәрләр, видеодәресләр, тестлар һәм башка төрле күп материал әзерләнде. "Әйдә!Online" күпләргә татар телен өйрәнергә ярдәм итә. Сез дә бу проектка кушыла аласыз.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG