Татарстан театрлары һәм музейларына Z кагылган.
Соңгы көннәрдә Тинчурин театры, Качалов театры, Милли музей, Минзәлә татар театры биналарында Украинадагы сугышны хуплау билгесе - Z хәрефләре эленде.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
Киев татары Зөлфирә Бойко: "Украинада фашистлар юк"
76 яшьлек Зөлфирә Бойко инде 46 ел Украинада яши. Татарлар, Татарстан киләчәге белән кызыксынып тора.
Зөлфирә ханым Русиядә Украина фашистларына каршы сугышу дигәнне һич аңламый.
"Украинада фашистлар юк, монда ирек сөючән, игелекле, ачык күңелле халык, бер-берсенә ярдәмчел. Ә Бандера украиннар өчен хөрмәтле, азатлык өчен көрәшүче шәхес, каһарман.
Мин монда татар булып яшим, рәхәтләнеп ислам динемне тотам. Русиядә мөселманнар эзәрлекләнсә, монда диннәрне кысрыклау юк, ислам китапларын да тыю юк.
Украина президенты Владимир Зеленский мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Олы яшьтәге яки ярдәмгә мохтаҗ булган мөселманнарга мәчетләрдән ярдәм килеп тора", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Казан полициясе шәһәр кибетенең берсендә сугышка каршы язулар кую өчен активистларны тоткарлаган. Бу хакта юрист Эльза Нисамбекова язды. Азат Сабиров һәм Ирина Бәдретдиновага карата "армияне дискредитация" турында административ эш ачканнар.
Казан супермаркетларының берсендә сугышка каршы булган активистлар кайбер азык-төлекнең язуларын алыштырган иде. Мисал өчен кәһвәнең 400 сумлык бәясе янына "Русия армиясе Мариупольдәге сәнгать мәктәбен бомбага тотты. Анда якынча 400 кеше атышлардан качкан булган"
Укытучыларга яңа методичка килгән. Аларга импортны илдә җитештерелгән тауар белән алыштыруның файдасы турында балаларга сөйләргә кушылган.
Мәктәп укучыларына санкцияләрдән иң зур югалтуларга кем дучар булачак дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә, өч төрле җаваптан сайлыйсы:
1. Русия
2. НАТО илләре
3. дөньяның барлык илләре.
Икътисадчылар исә методичка авторларының хаталарын билгели һәм тиздән Русия укучылары үзләре үк чикләүләрнең нәтиҗәсен күрәчәк дип кисәтә.
Русия хакимияте мәдәният һәм фәнгә чыгымнарны 18 миллиард сум чамасына киметә
Бу турында Петербур дәүләт университеты ректор киңәшмәсе хисабында хәбәр ителә. Мәдәният һәм фәнгә бүленгән дәүләт акчаларын киметү "катлаулы макроикътисади хәл" белән аңлатыла. Әлеге катлаулы хәл сәбәбе итеп "дус булмаган илләр тарафыннан кертелгән канунсыз чикләүләр" атала, Украинадагы сугыш телгә алынмый.
Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәдә сәясәт белгече Руслан Айсин да "татар теле, мәдәниятенә бүленеп бирелгән акчалар да күпмедер кимиячәк" дип фаразлаган иде.
Дания 15 Русия дипломатын җибәрү турында игълан итте.
Русия җавап чараларын вәгъдә итә.
Airbnb торак арендалау сервисы Русия һәм Беларуста эшчәнлеген туктатуы турында игълан итте. Русияләрнең 4 апрельдән башланган броньнәре гамәлдән чыгарылган.
"Airbnb ширкәте Русиядә һәм Беларуста эшчәнлеген туктатты. Бу - Русиядә һәм Беларуста торакка бронь ясау туктатыла, ә бу илләрдән булган кунаклар беркайда да бронь ясый алмаячак дигән сүз", дип хәбәр итә сервис.
Бронь ясау календарьләре ике илдә дә томаланган. Шул рәвешле Русия һәм Беларустан булган кунаклар Airbnb аша бронь ясый алмаячак, ә бу илләрдә яшәүче торак хуҗалары башка илләрдән кунаклар кабул итә алмаячак.
"Вазгыятькә карап яңа мәгълүматны хәбәр итәчәкбез", диелә ширкәт хәбәрендә.
Украина президенты Владимир Зеленский бүген БМО иминлек шурасы утырышында видеоэлемтә аша чыгыш ясарга тиеш. Очрашу Русиянең үтенече белән җыела. Мәскәү Украинаны Киев янындагы Буча шәһәрендә булган сугыш җинаятьләрендә "провокациядә" һәм "күз буяуда" гаепли. Киев, киресенчә, Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен тикшерүне таләп итә.