Хәзерге вакытта Русия, мөгаен, Украинадагы сугышта ирешергә теләгән максатларын үзгәртәдер, дип белдерде 4 апрельдә булган брифингта АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.
Кушма Штатлар мәгълүматына күрә, Русия дистәләгән мең солдатын Украинаның көнчыгышына һәм көньягына күчерергә тели, игътибарын бу төбәкләргә юнәлтмәкче.
Максаты - Украинаның бу төбәкләрдәге хәрби төркемнәрен "чолгап алу һәм тар-мар итү" булырга мөмкин, диде Джейк Салливан. "Шуннан соң Русия, моны казаныш итеп күрсәтү һәм элегрәк булган хәрби уңышсызлыкларын яшерү өчен, теләсә нинди тактик уңышны кулланырга мөмкин".
Салливан сүзләренчә, сугышның чираттагы этабы озакка сузылырга мөмкин, чөнки Украинаның көнчыгышында сан ягыннан Русия гаскәрләре күбрәк, һәм алар сугыш башланганчы фетнәчеләр контролендә булган җирләргә караганда да мөһимрәк булган җирләрне үз контроленә алырга ниятли.
Көньякта мөгаен Русия Херсонны тотып торырга тырышыр. Бер үк вакыта ул Украинаның бөтен җирләренә, шул исәптән Киевка, Харьковка, Львовка, Одессага ракет һөҗүмнәре ясавын дәвам итәчәк.
Германия Русиянең 40 дипломатын илдән куа
Германия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бу Русия гаскәрләренең Украинадагы "котычкыч вәхшилегенә" җавап булып тора. Германия Тышкы эшләр министры Анналена Бербок сүзләренчә, "персона нон грата" дип игълан ителгән Русия дипломатларына илдән китү өчен биш көн бирелә.
Русия тышкы эшләр министрлыгы "җавап чаралары" белән янады.
Европа берлеге Украинада сугыш җинаятьләрен теркәү өчен анда тикшерүчеләр җибәрергә әзер
Бу хакта Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен үзенең Twitter битендә хәбәр итте. Бүген ул Владимир Зеленский белән сөйләшкән. Украинаның Буча һәм башка урыннарында "сивил халыкны вәхшиләрчә үтерү очракларын" теркәү өчен анда Европол һәм Евроюст тикшерүчеләреннән торган уртак төркем җибәреләчәк. Бу төркем Украина прокуратурасы белән килешеп эшләячәк, дип хәбәр итте Европа рәсмие.
АКШ президенты Джо Байден Русия президенты Владимир Путин Украинада кылган гамәлләре өчен мәхкәмә алдына басарга тиеш дип белдерде. Моның өчен ул Русия армиясе Украинада кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр җыярга кирәклеген әйтте.
"Узган айда мине Путинны сугыш җинаятьчесе дип атаган өчен тәнкыйтьләгән иделәр. Бучада нәрсә булганын күрдегезме? Бу аның сугыш җинаятьчесе булуын кабат раслый", диде Байден.
Киев янындагы Буча һәм башка шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерү турындагы хәбәрләрдән соң, Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли. Бу чикләүләр турында Европа берлеге илләре вәкилләре 6 апрельдә фикер алышырга җыена.
Тулырак монда.
Reuters агентлыгы һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында Русия оккупациясеннән соң дистәләрчә мәет ятып калган. Бу фотосурәтләрне бүген бар дөнья тикшерде. Без аларны бер галереяга тупладык.
Украина президенты Владимир Зеленский бүген Киев янындагы Буча шәһәрендә булды. Бу шәһәр урыс гаскәреннән азат ителгәннән соң аның урамнарында дистәләрчә мәет табылган иде. Зеленский Русияне Украинада хәрби җинаятьләр һәм геноцид кылуда гаепләде. Шул ук вакытта ул, Русия белән сөйләшүләр алып бару кирәклеген әйтте. "Без дипломатик һәм хәрби тырышлыкларны дәвам итәчәкбез" диде ул.
Зеленский "Грэмми" тантанасында катнашучыларны Украинаны якларга чакырды
"Грэмми" музыкаль бүләген тапшыру тантанасында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский аларны һәм тамашачыларны Русия белән сугышта "теләсә нинди ысул белән" Украинаны якларга чакырды.
"Музыкага иң контраст әйбер нәрсә ул?", дип сорый тамашачылардан Зеленский, һәм үзе үк җавап бирә: "Җимерелгән шәһәрләр тынлыгы һәм үтерелгән кешеләрнең дәшмәве". "Теләсә нинди ысул белән безне яклагыз, эндәшми тормагыз, шул вакытта безнең шәһәрләргә тынычлык килер", ди Украина президенты.
Тулырак монда