"Татарстан" дәүләт телерадиосының YouTube каналы томаланган
Медиа ширкәте хәбәр иткәнчә, томалау бүген төнлә булган, ширкәт аны "нигезсез" дип атаган. Моңарчы YouTube-та ВГТРК каналының башка төбәк бүлекчәләре каналлары да томаланган булган.
"Татарстан" каналы тапшыруларын элеккечә аның сайтында карап була диелә.
Чаллыда активист Раушан Вәлиуллин фатирында тентү
Вәлиуллин үзе твиттерында ишек артында күп кеше булуын язып чыккан. Тентү "Русия армиясе турында фейклар тарату" җинаять эше кысаларында бара, дип хәбәр итә "Сетевые свободы".
29 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Киевка 5 ракет очыртылган булган, 10 кеше зыян күргән. Ракет һөҗүме шәһәрдә БМО генераль сәркатибе Антониу Гуттериш булган вакытта ясалган.
- Америка Вәкилләр пулаты Украинага ленд-лиз белән корал тапшыру турында канун өлгесен хуплады. Бу Украинага АКШтан хәрби ярдәмне гадиләштерелгән һәм тизәйтелгән тәртиптә алырга мөмкинлек бирәчәк.
- Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) хәрби җинаятьләрдә гаепләнгән русияләргә трибунал булдырырга тәкъдим итте. Бу Русиянең сәяси һәм хәрби җитәкчелегенә дә карый.
- АКШ, Израил, Германия һәм тагын берничә ил үз ватандашларына Молдованың фетнәчел Днестр буе төбәгеннән чыгып китәргә киңәш итте.
- Русиядә Украинага һөҗүм сәбәпле кертелгән санкцияләр аркасында тәүлеккә нефть җитештерү якынча 9%ка кимегән, дип яза "Коммерсант".
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Николай Петрушин Лениногорски политехник көллиятен тәмамлаган. Аның үлеме турында да уку йортының “Вконтакте” битендә хәбәр ителә.
Петрушин 2020 елда хәрби хезмәткә алына. Контракт нигезендә хезмәт итә. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккәтуплап бара.
Башкортстан Украинадан күчеп килүчеләргә ярдәм күләмен билгеләде
Башкортстан хакимияте "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләрне урнаштыру тәртибен раслады. Документ нигезендә, алар вакытлыча тору пунктларына урнаштырыла, анда алар өчен туклану, коммуналь-көнкүреш хезмәтләре, транспорт һәм элемтә белән тәэмин итү каралган. Тәүлеккә бер күченүчегә 1 450 сум бүлеп бирелә, шуларның 450 сумы туклануга тотыла. Акчалар республика бюджетыннан бүленә.
“Херсон халык республикасы” булдыру турында “референдум” үткәрелмәскә охшаган
Херсон мэры сүзләренчә, Русия гаскәрләре басып алган җирләрне Кырымга кушарга мөмкин. Бу хакта Игорь Колыхаев “НВ” украин басмасына биргән интервьюсында әйткән.
Аның сүзләренчә, “Херсон халык республикасы” булдыру турында “референдум” үткәрелмәскә охшаган.
“Миндә төгәл мәгълүмат юк. Шәһәр халкы белән аралашканда референдум оештырылуы турында ишетмим. Кайчан үткәрергә җыенулары турында әйтүе кыен. Мин референдум булмаячак дип күрәм. Минемчә, алар өлкәне Кырымга кушарга җыена. Тагын бер квазиреспублика ясаудан мәгънә юк. Референдумга әзерлек алып барылмый”, дип белдергән ул.
Моңа кадәр украин хакимияте һәм “Медуза”ның чыганаклары май уртасында Русия тарафыннан басып алынган Херсон өлкәсендә “референдум” үткәрергә җыенулары турында язды. Русия ягы әлегә рәсми рәвештә мондый план булуы турында белдермәде.
Канада Русия гамәлләрен украин халкы геноциды дип таныды
Канада Вәкилләр пулаты Русия гамәлләрен украин халкы геноциды дип бертавыштан таныды. Резолюциядә әйтелгәнчә, сугыш барышында Русия "киңкүләм ерткычлыклар" кылган һәм "Украинаның тыныч халкын махсус системлы рәвештә үтергән”. Документ авторы Хизер Макферсон белдерүенчә, Русия гамәлләрен геноцид дип тану – беренче адым. Ул хөкүмәтне Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатырга һәм Украинага һуманитар ярдәм күләмен арттырырга чакырган.
Тулырак монда укый аласыз.
Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр 30 процентка арткан
Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр күбәйгән. 2022 елның беренче чирегендә андыйларның саны 33 процентка, узган бер елда 30 процентка арткан. Шул ук вакытта дача сату турындагы игъланнар быел беренче чиректә 18 процентка, бер ел эчендә 11 процентка кимегән. Бәяләренә килгәндә, чирек ел һәм бер ел эчендә аларга бәя үзгәрмәгән.
Тулырак монда укый аласыз.