Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:38 22.4.2022

Мариуполь янында табылган 300 метрлы чокыр — күмәк каберлек дип фаразлана

9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсемдә Мангуш авылы янындагы күмәк каберлек булырга мөмкин
9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсемдә Мангуш авылы янындагы күмәк каберлек булырга мөмкин

Иярченнән төшерелгән сурәтләрдә Мариупольдән 20 чакрым ераклыкта, Русия гаскәрләре басып алган Мангуш авылында 300 метрлы траншея күренә, ул күмәк каберлек булырга мөмкин. Бу хакта Азатлык радиосы украин хезмәтенең "Схемы" проекты хәбәр итә. Журналистлар иярчен рәсемнәрен алган, аларда күмәк каберлек сурәтләнгән дип фаразлана.

Моңа кадәр Мариуполь мэры Вадим Бойченко шәһәрдә яшәүчеләрнең җәсәдләрен Мангуш авылына якын урынга йөк машиналары белән китерәләр һәм чокырларга аталар дип сөйләгән иде.

Мангуш авылы һәм Мариуполь тирәсе — 1778 елда Кырымнан куылган урум халкының укмашып яшәгән урыны санала.

Урумнар – Кырымда яшәгән, кырымтатарча сөйләшкән, кырымтатарларның мәдәниятен, музыкасын, исемнәрен, киемнәрен, гадәтләрен кабул иткән, ләкин христиан динендә булган этник төркем.

Азатлыкта бу халык турында махсус язма әзерләнә. Күзәтеп барыгыз!

15:05 22.4.2022

"КрымSOS": Кырымда һәм Херсонда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта

Херсонның оккупацияләнгән өлешендә һәм аннексияләнгән Кырымда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта, аларны Русия гаскәре белән хезмәттәшлеккә мәҗбүр итә, дип белдерә "КрымSOS" иҗтимагый оешмасы.

Аерым алганда, Русия хәрбиләре корал ярдәмендә гади халыкның һәм эшмәкәрләрнең йөк машиналарын һәм юлчы транспортын тартып ала. Алар машина паркы, җирле логистик ширкәт җитәкчеләрен үз боерыкларын үтәргә мәҗбүр итә диелә.

Тулырак монда.

16:12 22.4.2022

Прагада Русия илчелеге каршындагы урам Украина каһарманнары урамы итеп үзгәртелде

Прагада Русия илчелеге каршындагы Коруновачни (Korunovační) урамының бер өлеше Украина каһарманнары (Ukrajinských hrdinů) урамы итеп үзгәртелде. Бүген Русия илчелеге бинасы каршында узган тантанада Украина илчесе Евгений Перебийнис, Прага мэры Зденек Һржиб, башка рәсмиләр, шулай ук Литва, Латвия, Эстония, Словакия һәм Польша илчелекләре вәкилләре катнашты.

16:32 22.4.2022

Мәскәүдә зәңгәр-сары аяк киеме кигән ирне штрафка тартканнар

Мәскәүнең Бутырка районы мәхкәмәсе 40 яшьлек ир-атка 10 мең сум штраф суккан, аны шәһәр үзәгендә зәңгәр-сары кроссовки киеп барганда тоткарлаганнар.

Ул көнне Мәскәүдә сугышка каршы чара узган. Полиция хезмәткәрләре ирнең Украина байрагы төсләрендә аяк киемен агитация чарасы дип бәяләгән.

Ир үзе әйтүенчә, ул шәһәр үзәгенә хатынына һәм кызына 8 мартка бүләк алу өчен килгән булган.

17:55 22.4.2022

Тукай музее хезмәткәрләре дә "Z туена" кушылды

Бөек татар шагыйренең туган ягында, Арчаның Кырлай авылында урнашкан Тукай музее хезмәткәрләре дә "Z туена" кушылып, Украинадагы сугышка теләктәшлек күрсәтеп Z тамгасын урнаштырган.

Русия гаскәренең хәрби техникасыда урнаштырылган Z тамгасын хәзер күп илләрдә фашистик свастикага тиңлиләр.

18:51 22.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Артем Мамыкин, 1983 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Белорет шәһәрендә туган, сигез балалы гаиләдә үскән. 17нче гимназиядә укыган, 9нчы сыйныфтан соң 25нче һөнәри лицейга кергән.

2001 елның июнендә хәрби хезмәткә алынган. 2003 елның 12 гыйнварыннан 5 апреленә кадәр Чечняда хәрби операциядә катнаша, "Норд-Ост" вакыйгасында тотакларны азат итүдә катнаша.

Хәрби хезмәттән соң 2003 елдан 2013 елга кадәр Белорет металлургия комбинатында эшли. 2013 елда контракт төзеп янә хәрби хезмәткә китә, Кабарда-Балкар республикасының Прохладный шәһәрендә хезмәт итә.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

19:28 22.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер корбан — Бишбүләк районы Тулбай авылы егете Фәдис Аллаяров. Контракт нигезенедә ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәт иткән. Үлеме турында район башлыгы Артур Зарипов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Фәдис 13 апрельдә һәлак булган, үлем хәбәре кичә генә килгән. Мәрхүм белән хушлашу шимбә көнне Бишбүләк мәдәният сарае каршында узачак.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

20:20 22.4.2022

Элек һәм хәзер. Рәссам Зоя Черкасская

Элек һәм хәзер. Рәссам Зоя Черкасская

Previous slide
Next slide

Рәссам Зоя Черкасская 1976 елда Киевта туган, шунда сәнгать мәктәбендә укыган, 1991 елда, 15 яшендә, Совет берлеге җимерелүгә ике атна кала Израилгә күченгән, Тель-Авивта сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

Гротеск һәм кара юмор белән мавыгучы авангард рәссам санала. Аның стилен соцреализмның яңа төре дип атыйлар.

Бу галереяда бер якта рәссамның совет чорындагы балачак хатирәләре, икенче якта - хәзерге чынбарлык күренешләре.

дәвам

XS
SM
MD
LG