Интернетта Русиянең сәүдәгә корылмаган оешмалары (НКО) җитәкчеләренең, Украинага һөҗүм итүне тәнкыйтьләп язган ачык хаты барлыкка килде.
Ул Русия президенты Владимир Путинга атап язылган. Хәзерге вакытка хат астында биш йөздән артык имза калдырылган.
"Без илебезнең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләренә каршы чыгабыз. Безнең бөтен эшебез – кешенең абруе өчен көрәш, гомерләрне коткару. Сугыш – гомер белән дә, абруй белән дә, кешелеклелекнең төп принциплары белән дә туры килми. Сугыш – ул авыртуны һәм газапларны арттыра торган һуманитар һәлакәт. Аның нәтиҗәләре безнең күп еллык тырышлыгыбызны юкка чыгара. Без сәяси низагларны көч белән хәл итүне кешелексез дип саныйбыз һәм сезне атышны туктатырга һәм сөйләшүләр башларга чакырабыз", диелә Русия президентына атап язылган хатта.
Моңа кадәр сугышны туктатырга өндәп, журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә ачык хатлар язган иде. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) язган петицияне бер миллионга якын кеше имзалаган.
Шулай ук Русиянең мөһаҗирлектәге оппозиционерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Русиянең сугышка каршы комитетын оештыруы турында игълан итте.
Комитет әгъзалары дөнья берләшмәсен, Украинага бәреп керү турындагы фәрманны биргән Русиянең сәяси җитәкчеләрен "хәрби җинаятьчеләр" һәм "халыкара хокукны бозучылар" дип игълан итәргә чакырды.
24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Дөньяда сугышка каршы протест чаралары бара.
Русиядә Украинадагы сугышка каршы чыгучы алты меңнән артык кеше тоткарланган. Тоткарлаулар Казан белән Уфада да булды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!