— Русиягә кертелгән санкцияләр барлык тармакларга үтеп керә башлады. Сез газет чыгаручы буларак үз эшегездә моны сиздегезме? Типография чыгымнары артмадымы?
— Типография чыгымнары болай да күтәрелгән иде. Әлегә бәяләр артуы күренми. Типография белән куркып кына сөйләшәм. Шулай да артыр дип уйлыйм. Безнең типография буяуны чит илдән ала иде. Җиһазлары, технологиясе, хәтта кәгазьләре дә чит илнеке. Башка тармаклардагы кебек үк бөтенләй көрчеккә терәмәсәләр ярый.
Мин көне буе эш буенча "Тинькофф" банкына керә алмадым. Бу мәсьәләгә борчылып карыйм. "Тинькофф" санкцияләр исемлегендә юк. Шулай да хәзер барысы да бер чылбыр белән бәйләнгән. Долларны 116 сумга саттылар. Бу котычкыч хәл. Хәзер карарга да куркам, чөнки мин төнлә уянып куркып ятам. Нәрсә эшлиләр? Кайсы җирләре белән уйлыйлар? Ярар, икътисади проблемнар бар ди. Мин совет чоры баласы. Без дә изоляциядә, "тимер пәрдә" артында яшәдек. Әмма совет икътисады нык, индустрильләштерү көчле иде, завод-фабрикалар гөрләп эшләде. 90нчы елларда без совет, чит ил технологияләрен металлга тапшырып бетердек. Минем туганым Камазда 40нчы заводтагы алман җиһазларын турап бер ай металлга ташыды. Шулай булгач, безнең илнең икътисады бармы соң инде? Без аны күптән сатып эчтек. Олигархларга зыян килмәс ул, ләкин алар арасында да кәефсезлек сизелә башлады. Аларның ризасызлыгын басар өчен без – халыкка зыянны капларга туры килер.
Мин "Крым наш" шаукымын да хәтерлим. Ул вакытта кешеләргә ияреп сөенмәдем. Моның әҗерен күрәбез дидем. Әҗере – пенсиясез калдык, пенсия реформасы булды. Миңа бер айдан 61 яшь тула. Пенсиягә кадәр тагын ике ел эшлисем бар. Менә, кеше туа, белем ала, хыялын тормышка ашыра, эшкә урнаша. Мин Ватанымны ярата идем. Илем чәчәк атуын теләдем, нишләптер Ватан мине яратмады. Шуңа күрә мин дәшмичә кала алмыйм.
— Газетка бәяләр ни кадәр үсәр дип уйлыйсыз? Әгәр дә чыгымнар артса, газет үзен-үзе акласын өчен әбунәчеләргә дә бәяне күтәрергә туры киләчәк.
— 2003 елда "Безнең гәҗит" эшли башлады. Ул вакытта безнең бәяләр 70-80 сум тирәсе иде. Газетка шул сумманың 50-60 сумы калып килде. Хәзер безнең бәя 700 сумнан артып китә. Аның өчтән икесе типография һәм почта өчен тотыла. Редакциягә компьютерлар, бина, хезмәткәрләр тотарга, лицензия алырга кирәк. Бу акчаның өчтән бере дә редакциядә калмагач, без ничек яшәргә тиеш? Болай да бил-бауларны кыса-кыса бәяләрне арттырмаска тырышабыз, чөнки халыкның мөмкинлекләре чикле. Яңа елдан типография, почта да бәяләрне 8-10 процентка арттырды.
Хәзер мин типография белән сөйләшергә дә куркам. Әлбәттә, бәяләр күтәреләчәк. Инде болай да авылда күрше-күлән берләшеп, берсе "Безнең гәҗит", икенчесе "Акчарлак", өченчесе "Ирек мәйданы"на яздыртып укый иде. Хәзер бәяләр артмаячак дип әйтсәм, ахмак диярсез. Мин киләчәк турында уйларга куркам, гомумән, аны күзалдына китерә алмыйм.
Русия почтасының чит илгә ни кадәр бәйләнешен белмим. Бүген ипигә, ягулыкка бәя күтәрелә икән, кризис бара икән, алар да бәяләрен күтәрәчәк инде. Халыкның акчасы артмаячак. Мин бик куркам.
— Бу вазгыять хосусый газетларга гына түгел, "Татмедиа" матбугатына да тәэсир итәчәк. Чыгымнар артчак, бюджеты азаячак, димәк, татар дәүләт медиасында да оптимальләштерү булачак.
Үзебезнең икътисади һәм рухи җимереклекне бик озак төзәтергә туры киләчәк
— Бүген бюджеттагын бер миллион сум акча иртәгә өч тиенгә калырга мөмкин. Мин девальвация, акчаларның очуын күрдем. Долларның 7 сум торган чагын хәтерлим. Аннан кризис вакытында 20 сумга җитте. Әкренләп 30га әйләнде, инде хәзер 100нең теге ягына менеп китте. Минем долларым юк дип сөенә кайберәүләр. Бу сөенеч түгел. Бөтен әйбер долларга барып тоташкан. Әле долларың булса да, типография буяу сатып ала алмаячак. Федераль каналларны карасаң, без үз-үзебезне тәэмин итә алабыз дип җибәрәләр. Бу тапшыруны алып баручылар, чит илләрдә виллалары булган пропагандачылар үзләрен тәэмин итә алалардыр, ләкин минем авылдашларның мөмкинлеге юк. Шул ук "Татмедиа" журналистларын карагыз. Аларның хезмәт хаклары 15-20 мең сум. Аңа ничек яшәргә тиешләр? Шуңа күрә журналистикага ир-атлар килми. Хәзер күпләр фатирсыз калачак. Моңа кадәр ниндидер өметләр бар иде. Хәзер Украинадагы җимереклекне төзәтәсе була әле, ә менә үзебезнең икътисади һәм рухи җимереклекне бик озак төзәтергә туры киләчәк. Җәрәхәт бик озак әрниячәк.
— Роскомнадзорның Украинадагы сугышны сугыш дип атамау таләбен цензура дип кабул иттегезме?
— Әйе, цензура дип кабул итәм. Хәзер без газетта бу вазгыятьне "сугыш" дип язмыйбыз. "Украинада тынычлык урнаштыру буенча махсус операция" дип бирәбез. Тик ни өчен "тынычлык урнаштыручыларны" ипи-тоз белән генә каршы алмыйлар?! Моңарчы "сугыш" дип яздым, чөнки канун юк иде. Мин үземчә протест акциясе дә оештырдым. Instagramда үз битемдә һәр көнне сугыш булмасын дип белдерүләр белән чыктым. Мин чечен, әфган сугышын үттем. Ул вакытта Роскомнадзор юк иде. Газет ачканда гына Казанда Роскомнадзорның бер вәкиле булуын белдем. Бер мөлаем татар апасы үзе генә бер бүлмәдә утырды. Хәзер бу оешма үзе бер министрлык кебек. Минем Роскомнадзор белән борчагым пешми инде. Хәтта мәхкәмәдә аларны оттым да. Безнең "Серләр гәҗите"н алар ялган документлар белән япмакчылар иде. Роскомнадзор бүген бик көчле структура. Мин аларның күз алдында торам инде. Алар газетны өтеренә, хатасына кадәр тикшереп утыра.
— Бер хосусый татар газетын "сугыш" сүзен кулланган өчен үзгәртеп яңадан чыгарырга кушканнар дигән мәгълүмат йөри. Сез мондый тикшерүләрдән курыкмыйсызмы? Роскомнадзор газетны алдан күрсәтүне сорамыймы?
— Юк, сорасалар да җибәрмим мин аны. Алар корректормы әллә? Әгәр дә корректор булсалар, белемнәре җитсә, миңа булыша алалар. Канун бар. Мин бит "сугыш" дип язмыйм.
— Басым башланыр дип фаразламыйсызмы?
Безнең иң популяр сәхифә – Русиядә "ят агент" дип тамгаланган "Азатлык" радиосы бите
— Безнең иң популяр сәхифә – Русиядә "ят агент" дип тамгаланган "Азатлык" радиосы бите. Без алга таба да иң көчле язмаларны газетта тәкъдим итәчәкбез. Барлык кануннарны үтибез, искәрмәләрне куябыз. Миннән курыкмыйсыңмы дип сораганнары булды. Юк, курыкмыйм.
— Путинның Украинага каршы башлаган сугышын ничек кабул иттегез?
— Бу сорау бик эчтәлекле, урынлы һәм урынсыз. Сугышны ничек кабул итәргә була? Әйткәнемчә, мин әфган һәм чечен сугышын кичтем. Чечен сугышында мин үз позициямдә тордым. Эфирны "сугыш бетсен" дип башлый идем. Аналарның күз яшьләрен, табутта кайткан яшь егетләрне һич онытмыйм. Бу мәсьәлә турында үз аккаунтымда да яздым. Миңа синең позицияңне беләбез инде дип язалар. Бер көнне бер танышым анда гаскәр генә сугыша ди. Алар роботлар түгел, анда безнең балаларыбыз сугыша. Минем өчен гаскәргә улын озаткан ана ут йотып яшәмәсен иде. Сугыш ул кемгә кирәк? Ул хакимнәрнең үз хакимиятләрен, олигархларга үз байлыкларын саклау өчен кирәк. Бүген безгә җир җитмиме? Җир шарын әллә ничә тапкыр шартлатып, күчәреннән ыргытырлык микдарда корал җитештерелгән. Шул ук вакытта кешеләр ачлыктан үлә. Кайчагында Аллаһы Тәгаләгә дә тел-теш тидерәм, ялгыш төзегәнсең бу гаделсез тормышны дим. Көчле көчсезне юк итә. Бер күзәнәкле җан ияләреннән башлап, югары җан ияләре дип саналган кешеләргә кадәр.
— Газет укучыларыннан кайтаваз бармы? Сугышка алар нинди мөнәсәбәттә?
— Миңа аналар шалтырата башлады инде. Улым армиядә ди. Нишләргә кирәк дип сорый. Мин әйтәм, апа, чечен сугышы вакытында без нәрсә дә булса эшли ала идек. Бүген Аллаһы Тәгаләдән генә сорагыз, гыйбадәт кылыгыз, башка киңәш бирә алмыйм дип әйтәм. Менә, "Новая газета"ны тәрҗемә итеп утырам. Анда армиягә киткән балалардан контракт төзергә мәҗбүр иткәннәре турында аналар сөйли. Бездә ихтыяри-мәҗбүри эшләнә бу эш.
Миннән "хәрби операция"гә дип акча сорасалар, бер тиен дә бирмим
Кешеләр мөрәҗәгать итеп тора. Авыл җирлекләрендә качаклар өчен ихтыяри-мәҗбүри акча җыйдылар. Миннән "хәрби операция"гә дип акча сорасалар, бер тиен дә бирмим. Мохтаҗларга, гарипләргә ярдәм итәм. Киләчәктә күпме гарип булыр әле...
— Instagram битендә дә сезнең бәхәсләр куерып ала. Җәмгыять икегә бүленде кебек. Күпчелек бу сугышны хуплый дип уйламыйсызмы? Бу нинди кешеләр?
— Мин аларны күпчелек дип әйтмәс идем. Бу телевизор караучылар һәм "тиле пропаганда" продуктлары. Син 8 ел элек кайда булдың соң, дип сорыйлар. Мин 40 ел журналистикада эшләү дәверендә үз гражданлык позициямне үтәп килдем. Алар башка телдә сөйләшә, сине ишетми, аларның баш миләре башка дулкында эшли. Минем кызым профессионал психолог. Аның әйтүенчә, кеше образларны, вакыйгаларны баш миенә сыйдырып бетерә алмый, кайдандыр ишеткән, аңлатма биреп булмый торган сорауны кабатлап йөри. Сигез ел кайда булдың дигән сорау акыллы кеше соравы түгел.
— Бүген пропаганда ничек эшли?
— Бүген социаль челтәрләр ботлар белән тулган. Мин аларны гыйнвар аенда ковидтан авырган вакытта карап яттым. Анда мәхшәр. Язсаң, сиңа ябырылалар. Алар синең соравыңны аңламыйлар. Сигез ел буе федераль каналлардан Украинаны фашистлар дип өйрәндек. "Тиле продуктлар" белән агуланучылар аңа ышанды. Украиннарның ниндие юк, татарның, урысның... Фашистлар үзебездә дә бар ул. "Русия – урыслар өчен" дип әйткән кеше фашист түгел мени? Конституциядә балаларымның татар телендә белем алырга хокукы бар дип язылса да, шул ук вакытта андый хокукым юк бит.
— Татар матбугатында сәясәт турында мөстәкыйль фикер язучы берничә чара гына калды кебек тоелмыймы?
Кайсы татар артистының әлеге сугыш турында фикер белдергәне бар?
— Татар матбугатында гына түгел, урыста да шулай. Хәзер аеруча контраст күренә. Instagram-да кайсы татар артистының әлеге сугыш турында фикер белдергәнен күргәнең бар? Анда Салаватның улы өйләнеп ята, бер җырчы иреннән аерылган... Шушы темаларга бәхәсләшәләр. Ике җырчының юлда туктап, бу төлкеме, кызыл чүпрәкме, шашлыкмы дигән постыннан соң нинди бәхәс киткәнен хәтерлисездер. Сигез ел син кайда булдың, дигән сорау куючы кавемне әлеге артистларның эчке киемнәрен тикшерә торган кешеләр дип уйлыйм мин.
— Якын киләчәктә нәрсә булыр? Репрессияләр, сүз иреге бетәрме? Эзәрлекләүләр башланмасмы?
— Бүген үк күрәбез, әгәр син ялгыз пикетка чыксаң да сине алып китәләр. Сугышны бетерегез дип әйтергә ярамый. Әле минем кисәтү алган юк. Шулай да мин дә кисәтү көтәм, ләкин үз позициямнән беркайчан да тайпылмаячакмын.
Мин эзәрлекләрүләрне, янауларны күп күрдем. Мине билгеле оешмалар экстремизмда да тикшерделәр. Шуңа күрә язмышым Аллаһ Тәгалә кулында. Урманда бүреләр бар дип (хәзер бүреләр дә юк бугай, кыргый этләр һәм аюлар гына калды) урманга бармый тормыйбыз бит.
— Азатлык, "Idel.Реалии", "Радио Свобода", "Медуза" (Русиядә ят агентлар дип тамгаланган) Би-Би-Си, "Эхо Москвы", "Дождь" һәм башка басмаларны томаладылар. "Безнең гәҗит"кә дә чират җитәр дип курыкмыйсызмы?
— Куркам. Безнең бабайларны 30нчы елларда өчлек мәхкәмәсе белән утыртканнар, атканнар. Күпме зыялыларыбыз репрессияләнгән. Бу оят тарих дип сөйләшәбез. Бүгенге көнгә дә тарих үз бәясен куяр. Гаиләм, балаларым өчен куркам, ләкин үз сүземдә торам. Мин сугышка каршы. Безнең Казанда Җиңү паркында сугыш арсеналларын куйдылар. Кодрәтемнән килсә, мин аларны алып атар идем, уенчык коралларны сатудан тыяр идем. "Безнең гәҗит"не ябалар икән, курыкмыйм. Барыбер үз сүземне әйтәчәкмен.
- 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итте. Аңа кадәр "ДНР" һәм "ЛНР" үтенеченнән соң, Русия президенты Владимир Путин Донбасста махсус операция башлату карарын кабул итүе турында игълан иткән иде.
- Путин Украинаның хәрбиләрен коралларын ташларга һәм "өйләренә китәргә" өндәде.
- Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүе турында игълан итте.
- Сугышны туктатырга өндәп журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре ачык хатлар язды. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент" дип тамгаланган) язган петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!