Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сингапур Русиягә каршы чикләүләр кертте


Сингапур күренеше
Сингапур күренеше

Сингапур Русиягә хәрби тауарлар, электроника һәм компьютер экспортлауны тыйды, банклар белән эшләүгә чикләүләр кертелә.

Сингапур хакимиятләре Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле Русиянең дүрт банкы - ВТБ, ВЭББ.РФ, Промсвязьбанк һәм "Россия" банклары белән килешүләр төзүне тыйды. Чикләүләр шулай ук Русия хөкүмәтенә, Русия Банкына һәм алар белән бәйле оешмалар файдасына акча җыюга китерүче хезмәтләр күрсәтүгә дә кагыла.

Моннан тыш, Сингапур Русиягә хәрби тауарлар, электроника һәм компьютер экспортлауны тыйды.

Шулай ук Samsung ширкәте дә Русиягә көнкүреш техникасы, телефоннар һәм чиплар сатуны туктатып тора.

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге илләре Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG