Русия гаскәрләре Украинаның Авдеевка шәһәрендәге кокс-химия заводын (АКХЗ) күмәк атышка тоткан.
"Беренче һәм икенче кокс цехларына, сумала кудыру һәм күмер әзерләү икенче цехларына, складка снарядлар тиде. Җәрәхәтләнүчеләр юк", дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс-Украина" агентлыгына "Метинвест" ширкәтләр төркеменең матбугат хезмәтендә.
Атыш нәтиҗәсендә заводның җылылык электростанциясе эшләүдән туктаган, ул Донецки өлкәсендәге Авдеевкага җылы җибәрә.
АКХЗ – Европаның иң эре кокс-химия заводы һәм Украинаның төп кокс җитештерүчесе.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!