Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси тоткыннарның аналары "Мемориал"эшчәнлеген тыюга каршы видеомөрәҗәгать чыгарды


5 апрельдә "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшчәнлеген туктатуга апелляция шикаяте каралачак.

5 апрельдә Беренче апелляция мәхкәмәсендә "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшчәнлеген туктатуга шикаять каралачак. Бу хакта хокук яклау үзәгенең Facebook-тагы сәхифәсендә әйтелә.

Русиядә хөкем ителгән сәяси тоткыннарның аналары "Мемориал"ның эшчәнлеген туктатуга каршы чыккан. Каршы чыгучылар арасында Руслан Габидуллинның әнисе ("Хизб ут-Тәхрир" эше) Фәридә Габидуллина, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова, Виктор Филинковның ("Сети" эше) әнисе Наталья Филинкова, Дмитрий Пчелинцевның ("Сети" эше) әнисе Светлана Пчелинцева һәм башкалар бар.

Узган ел ахырында Русия мәхкәмәләре "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшен туктату турында карарлар чыгарган иде.

Быел гыйнвар ахырында "Мемориал" халыкара тарихи-агарту җәмгыяте Русия югары мәхкәмәсенең оешманы ябу турындагы карарына апелляция шикаяте бирде.

"Мемориал" "ят агентлар" реестрына кертелде.

"Сеть" – террорчы оешмаларның федераль исемлегендә.

"Хизб ут-Тәхрир" Русиядә террорчы оешма дип табылды, аның эшчәнлеге тыелды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG