Бер ел эчендә Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре, депутатлар арасында ришвәтчелеккә бәйле канун бозу очраклары ике тапкырга арткан. Бу хакта 12 апрельдә Татарстан президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Сүз дәүләт хезмәткәрләренең керем һәм чыгым, милек хисапларын тикшерү турында бара. 2021 ел һәм 2022 елның беренче өч аенда барлыгы 641 тикшерү үткәрелгән.
"Тикшерү үткәрелгән 641 очракта 580 канун бозу факты ачыкланды. Ришвәтчелек канунын бозган өчен 425 кеше җаваплылыкка тартылды. Әгәр дә без аңа кадәрге ел белән чагыштырып карасак, тикшерү очраклары артканын да (2020 елда 315 тикшерү үткәрелгән), канун бозуның да үсүен күрәбез. Керем, чыгым турында дөрес булмаган белешмә бирмәүчеләр ике тапкырга күбәйде", диде ул.
Рәхимов сүзләренчә, дүрт тикшерүнең һәр өчесендә түрәләрне дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Болар арасында кисәтү, шелтә бирү очраклары бар. Шул ук вакытта Татарстанда ышанычны югалту сәбәпле эштән алу фактлары да нык үскән.
"Ышанычны югалтып эштән алучылар ике тапкырга артты. Бу бездә борчу уята. 2020 елда 3 кеше эшеннән алынган булса, узган ел алар 6 кешегә җитте. Бу җирле депутатлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре", диде ул.
2018 елда Русиядә ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алынган түрәләр исемлеге эшләнде. Бу реестрга кертелгән кешеләр киләчәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә эшли алмый. Әлеге исемлектә бүген 3 меңнән артык кеше бар, шуларның 29ы Татарстаннан.
Иң күп ришвәтчелеккә бәйле канун бозу очраклары Дәүләт алкоһол инспекциясендә һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгында ачыкланган. Кызыл зонага кергән районнар арасында Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки районнары бар.
2022 елның өч аенда Татарстанда 14 тикшерү үткәрелгән. 13 очракта ришвәтчелеккә бәйле канун бозу ачыкланган, 6 кеше җаваплылыкка тартылган.
Быел Чаллы парламентында 5 тикшерү үткәрелгән. Һәр очракта да канун бозу очрагы ачыкланган. Мисал өчен, бер депутат машинасын һәм 200 мең сум акчасы булган ике банк хисабын күрсәтмәгән. Хатыны хисабындагы 8 банк исәп-хисабын күрсәтергә "оныткан" һәм 700 мең сум кереме турында белешмә бирмәгән. Икенче депутат 12 банк хисабы хакында язмаган. Хатынының 8 млн сумга милек сату турында әйтүне кирәк тапмаган. Биш депутат эше турында Татарстан президентына җиткергәннәр. Аларны җаваплылыкка тартачаклар.
Лаеш районының башкарма хакимият җитәкчесе муниципаль милекне үз исеменә күчергән булуы ачыкланган.
Бүген Татарстанда керем, чыгым, милек турындагы декларацияне 10 меңнән артык кеше тапшыра. Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре, җитәкчеләр, җирле һәм Дәүләт шурасы депутатлары.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!