Accessibility links

Мэри Поппинс – татарча (Памела Трэверс)


Мировая сказка впервые на татарском! Предлагаем почитать сказочную повесть Памелы Трэверс о необыкновенной няне Мэри Поппинс. Текст сокращён и адаптирован, мы записали к нему аудио, перевод ключевых слов и тест по лексике и содержанию.

Мэри Поппинс – татарча
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:06 0:00

Беренче бүлек

Мистер һәм миссис Бэнкс балалары Джейн, Майкл һәм игезәкләр Джордж һәм Барбара өчен яңа тәрбияче ялладылар. Аның исеме – Мэри Поппинс иде.

Аның бу гаиләгә килүе гаҗәеп булды. Бэнксларның элекке тәрбиячеләре хушлашмый китте. Аның урынына тиз арада яңасын табарга кирәк иде. Миссис Бэнкс газеталарга белдерүләр язарга утырды. Ул аларны әле тапшырырга өлгермәде, ә тәрәзәдән бакчада инде бер ханым күренде. Балалар аның бакчадан ишек төбенә кадәр очып килгәнен күрделәр. Бу Мэри Поппинс иде инде.

Сезне безгә җил алып килдеме әллә? – дип сорады Майкл.

– Әлбәттә, – диде Мэри.

Аннан ул киемнәрен элгечкә элде һәм сумкасын ачты. Сумкада берни дә юк иде.

– Сумка буш бит, – диде тәрбиячегә Джейн.

– Ничек инде "буш"? – дип үпкәләп дәште Мэри. Шунда ук сумкадан крахмалланган ак алъяпкыч, сабын, теш щёткасы, хушбуй, урындык һәм йөткерүдән бер тартма дару чыгарды. Джейн һәм Майклның күзләре дүрт булды.

– Ә хәзер – йокларга! – дип әмер бирде Мэри Поппинс һәм балаларны чишендерә башлады. Ул моны элекке тәрбияче сыман озак эшләмәде. Төймәләр Мэриның карашыннан үзләре чишелде.

Балалар бер минут эчендә караватта иделәр. Алар яңа тәрбиячене күзәттеләр. Тәрбияче исә сумкадан башка әйберләрен чыгарды: берничә күлмәк, домино, туфлиләр, кулчатыр һәм башкалар... Кулчатырның тоткасы тутый кош формасында иде. Һәм ниһаять, Мэри Поппинс сумкасыннан җыела торган карават чыгарды! Караватта инде җәймә дә җәелгән, мендәре дә, юрганы да бар иде... Балаларга шунысы гына аңлашыла иде: Чияле тыкрыгының 17 нче номерлы йортында ниндидер могҗиза башланды...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тәрбияче ялладылар –наняли няню
гаиләгә килүе гаҗәеп булды появление в семье было удивительным
хушлашмый китте –ушла не попрощавшись
белдерүләр язарга – писать объявления
тапшырырга өлгермәде – не успела отослать
бакчадан ишек төбенә кадәр – с сада до порога
җил алып килде – ветер принёс
киемнәрен элгечкә элде – повесила одежду на вешалку
алъяпкыч, сабын – фартук, мыло
хушбуй – духи
йөткерүдән бер тартма дару – коробку таблеток от кашля
күзләре дүрт булды – глаза округлились
чишендерә башлады – начала раздевать
Кулчатырның тоткасы тутый кош формасында иде. – Рукоятка зонтика была в форме попугая.
җәймә дә җәелгән – и простыня постелена
мендәр, юрган – подушка, одело
Чияле тыкрыгы – Вишнёвый переулок
ниндидер могҗиза башланды – началось какое-то чудо

Икенче бүлек

Иртән Джейн һәм Майкл туган көнгә киттеләр. Көн буе өйдә тынлык һәм тынычлык булды.

Мэри Поппинс балалар бүлмәсендә камин каршында керләр киптерә иде.

Джон һәм Барбара бүлмәдә йоклыйлар иде. Бүлмәгә иртәнге кояш керде һәм малайның йөзен яктыртты.

– Нәрсәгә көн саен яктыртасың син! Йокларга ирек бир! – диде Джон кояш нурына.

– Минем эшем шул, – дип җавап бирде кояш нуры. – Мин көн саен бер юлдан – көнчыгыштан көнбатышка – барам.

– Ә миңа ошый! – диде Барбара һәм кулларын кояшка сузды.

Шулвакыт таныш булмаган тавыш ишетелде:

– Монда бертуктаусыз сөйләшәләр, сөйләшәләр, сөйләшәләр! Мондый бытбылдыкларны күргәнем юк иде әле!

Джон һәм Барбара башларын күтәрделәр.

Каршыларында сыерчык утыра иде. Бу аларның өй түбәләрендә яшәүче сыерчык иде.

– Юк, миңа бу һич тә ошамый! – диде ачуланып Мэри Поппинс. – Башта үзеңне карасаң булмасмы? Көн-төн түбәдә, чыбыкта сикерә, улый, чыркылдый. Чыпчыктан да катырак!

Сыерчык башын иде.

– Ярар инде, минем эшләрем күп. Конференцияләр, әңгәмәләр, киңәшмәләр... Болар барысы да бик кирәк...

Мэри Поппинс сыерчыкны печенье ярдәмендә генә тынычландыра алды.

Гаҗәеп! Әти-әниләре Мэри Поппинсны ялламаса, балалар кошлар белән сөйләшә алыр иделәрме әле!

– Без инде кошлар белән сөйләшә башладык. Ә әти-әнине мин бер дә аңламыйм, – дип тагын сүз башлады Джон.

Барбара да аның белән килеште.

– Джейн белән Майкл булса да аңларга тиеш бит, – диде.

Балаларның әңгәмәсенә Мэри Поппинс белән Сыерчык кушылдылар.

– Кайчандыр алар сөйләшә белгәннәр, – диде тәрбияче.

– Нәрсә? – дип гаҗәпсенде балалар? – Алар Сыерчыкны да, Җилне дә...

– Әйе, агачны да, кояш нурын да, ерак йолдызларны да аңлаганнар.

– Ә ник соң алар боларның барысын да онытканнар?

– Алар үскәннәр, – диде Сыерчык.

Балалар бу җаваптан көлделәр генә.

– Үскәнгә онытмаганнар алар, юләр булганга онытканнар. Менә без беркайчан да онытмаячакбыз!

– Онытачаксыз, – дип аңлатты Мэри Поппинс. – Үзегез моны сизмәячәксез, әлбәттә, әмма җил агачка нәрсә сөйләгәнен аңламый башлыячаксыз.

Балалар елый башладылар. Тавышка аларның әнисе керде. Ул балалары тешләре чыкканга елыйлар дип уйлады. Ул да бит инде зур, ул да олылар телен генә аңлый. Ә балалар һаман да: "Без онытмыйбыз! Онытырга теләмибез!", – дип елый иделәр.

Сыерчык:

Койрыгымның иң матур каурые белән ант итәм! Иң күбе ике ай узар – минем исемемне дә белмәсләр! – диде дә тәрәзәдән очып чыгып китте...

Озак вакыт узмады, игезәкләрнең беренче туган көннәре җитте. Аларны котларга дип, Сыерчык та килде. Аның кәефе бик яхшы иде.

– Сәлам! Сәлам! Менә мин дә килдем! Хәлләрегез ничек? – дип балаларга дәште ул.

Ә җавап алмады. Джон белән Барбара бәбиләрчә генә эндәштеләр.

Сыерчык аларга озак карап торды. Мэри Поппинс аның канаты белән күзләрен сыйпаганын күрде һәм:

– Син нәрсә, елыйсыңмы әллә? – дип көлде.

– Минме? Елыйммы? Әлбәттә, юк! – диде кошчык. – Минем... борыным тыгылды.

Ул тәрәзә төбендә бераз утырды да очып китте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тынлык һәм тынычлык – тишина и спокойствие
киптерә - сушит
йөзен яктыртты – осветило лицо
Йокларга ирек бир! – Дай возможность поспать!
кояш нурына(н.ф. – кояш нуры – солнечный луч) солнечному лучу
көнчыгыштан көнбатышка – от востока до запада
бытбылдык – перепел, перепёлка
(так говорят про очень болтливых людей)
сыерчык – скворец
Башта үзеңне карасаң булмасмы? - Может, сначала будешь за собой следить?
Көн-төн түбәдә, чыбыкта сикерә, улый, чыркылдый. – Целыми днями прыгает на крыше, на проводах, воет, чирикает.
чыпчык – воробей
әңгәмәләр, киңәшмәләр – беседы, совещания
кушылдылар – присоединились
сизмәячәксезне заметите
аңламый башлыячаксыз – перестанете понимать
тешләре чыкканга елыйлар – плачут оттого, что зубы выходят
Койрыгымның иң матур каурые белән ант итәм! - Клянусь самым красивым пером своего хвота!
игезәкләр – близнецы
борыным тыгылды – нос заложен

Өченче бүлек

Көннәрнең берсендә, бар гаилә дә бакчада йөргәндә, Майкл йөгереп килде. Аның кулында компас бар иде.

– Джейн, кара, Джейн! Бу Мэри Поппинсның компасы. Ул аны миңа бирде һәм: "Ул хәзер мәңгегә синеке", – дип әйтте һәм кинәт елап җибәрде.

Бу хәл чыннан да сәер иде. Мэри Поппинсның балаларга беркайчан да бүләк биргәне булмады бит.

Мэри ул көнне үзен чыннан да сәер тота иде. Элекке сыман бер тапкыр да беркемне дә ачуланмады. Бу аңа бер дә охшамаган иде.

Тәрбиячеләре һәрвакыттагыча кичке ашны китерде, савытны юды, бүлмәне җыештырды. Боларны эшләгәндә бер сүз дә дәшмәде. Эшләп бетергәч кенә:

– Ә хәзер мин беренче катка төшәм. Ә сез тыныч кына утырыгыз, бүлмәдән чыкмагыз, – диде һәм чыгып китте.

Балалар кузгала алмадылар. Аларны ниндидер көч тарта иде сыман. Алар Мэрины көттеләр. Вакыт уза, ә ул юк иде. Балалар үзләрен тынычландырдылар:

– Без бигрәк юләр инде, – диде Джейн. – Кая китсен инде ул? Менә ишек ачылыр да, Мэри керер...

Кинәт ишек тавышы чыкты. Балалар сикереп тордылар да тәрәзәгә бардылар.

Аста Мэри Поппинс тора иде. Бер кулына сумкасын алган, икенчесенә – кулчатырын. Аның тирәсендә көчле җил уйный иде. Ә Мэри елмая иде, әйтерсең, җил аны аңлый.

Мэри бераз басып торды. Аннары кинәт кулчатырны күтәрде. Кулчатыр астына җил керде дә Мэри Поппинсны һавага менгерде.

Балалар игезәкләрне тизрәк тәрәзә янына алып килделәр. Мэри йортлар, бакчалар өстеннән оча иде. Хәзер инде аңлашылды: Мэри Поппинс бөтенләйгә китә иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ул хәзер мәңгегә синеке - он теперь навсегда твой
бүләк биргәне булмады – подарки не давала
һәрвакыттагыча кичке ашны китерде, савытны юды, бүлмәне җыештырды – беренче катка төшәм – как обычно, принесла ужин, помыла посуду, убралась в квартире
тыныч кына утырыгыз, бүлмәдән чыкмагыз – сидите спокойно, из квартиры не выходите
кулчатыр астына җил керде – под зонтик влетел ветер
һавага менгерде – поднял в воздух

*****

Как вам сказка, понравилась? Надеемся, что текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Мэри Поппинс

Тест: Мэри Поппинс

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG